Беларуста алты елга колониягә хөкем ителгән русияле Софья Сапегаганың ярлыкау үтенече кире кагылган.
Сапега 2022 елның июнендә ул үзе тотылган Гомель шәһәре 4нче тикшерү колониясе җитәкчелегенә ярлыкауны сорап мөрәҗәгать тапшырган иде.
Ул мөрәҗәгатендә Беларус президенты Александр Лукашенкадан аны алты ел төрмәдән азат итүне яки аны җиңелрәк җәза белән алыштыруны сорады.
"Минем гаиләм белән якын буласым килә ... Иркен сулыйсым килә ...", - диелә аның мөрәҗәгатендә.
Сапега 2021 елның 23 маенда Беларус хакимиятләре Афиннан Вильнюска барган очкычны Минскида төшеп утырырга мәҗбүр иткәннән соң кулга алынды. Соңрак очкычны блогер Роман Протасевич белән Сапеганы кулга алу өчен төшеп утырырга мәҗбүр итүләре ачыкланды.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, Сапега Беларус куәт структуралары хезмәткәрләре турында мәгълүмат җыюга багышланган сайтны модерацияләгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум