Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда берничә кеше торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуны прокуратурага шикаять иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк чаллылар бәяләр артуга каршы петиция башлаган иде.

Чаллыда яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләргә (ЖКХ) бәяләр артуны прокуратурага шикаять итә башлаган. Chelny-biz.ru язуынча, инде дүрт шикаять тапшырылган. Тикшерү башланган.

Шулай ук чаллылар тарафыннан бәяләр артуга каршы 9 гыйнварда башланган петицияне берничә көндә сигез мең кеше имзалаган.

"Чаллы шәһәре коммуналь хезмәтләргә вәгъдә ителгән 9% урынына 30-40% ка күтәрде. Халыкта ул кадәр акча юк. Кешеләрнең уртача хезмәт хакы 20-30 мең сум, пенсионерлар, балалы гаиләләр, ялгызы гына балаларын тәрбияләүче әниләр күп. Кешеләр ничек яшәргә, азык-төлек бәяләре күтәрелде, 10 гыйнвардан җәмәгать транспортына бәя күтәреләчәк, коммуналь түләүләрне бер елга инде өченче тапкыр күтәрәләр. Безнең хакимият кайчан халык турында уйлый башлар икән!", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Русия коммунистлары"ның Чаллы бүлекчәсе дә шәһәр җитәкчелеге һәм Татарстан президентына мөрәҗәгать әзерләгән.

  • Узган елның 1 декабреннән Русиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр уртача тугыз процентка кыйммәтләнде, әмма кайбер җирлекләрдә 12 процентка кадәр дә җитте.
  • Бәяләрне арттыру Русия хөкүмәте карары белән башкарылды, тарифларны быел икенче тапкыр күтәрделәр.
  • Татарстанда тарифлар уртача 9 процентка артты, әмма 29 муниципаль берәмлектә 9-12 процентка кыйммәтләнде: әйтик, Алексеевски, Балык бистәсе, Яңа Чишмә бистәләрендә. Быел 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгына бәяләр 6,2 процентка арткан иде.
  • Түрәләр 2024 елның 1 июленә кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башка арттырылмаячак дип ышандыра.
  • Русия төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура коммуналь хезмәтләргә тарифларны халыкның түләү мөмкинлеген исәпкә алып арттырырга тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG