Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина татары: "Кол илдә яшәүчеләрнең фикерләве дә колларныкы кебек"


Камил Гыймадутин
Камил Гыймадутин

47 яшьлек Украина татары Камил Гыймадутин Бахмутта яралы солдатларны эвакуацияләү белән шөгыльләнә. Биш бала атасы үзе теләп сугышка кушылган. "Минем ватаным – Украина, мин ант бирдем", ди ул. 

12 гыйнварда Русия саклану министрлыгы Украинаның Донецки өлкәсе Соледар шәһәрен алуы турында белдерде. Украина кораллы көчләре бу белдерүне кире какты. Украина милли гвардиясенең "Свобода" хәрби батальоны җитәкчесе урынбасары Владимир Назаренко "Настоящее время"га әйтүенчә, чыннан да Русия хәрбиләре Соледарны юк иткән диярлек, әмма Русия бу сугышта үзенең бик күп сугышчысын югалткан. "Алар анда ашлама булып яталар", ди ул.

Соледар басып алынса, Русия гаскәрләре турыдан-туры Бахмутка керергә тырышачак, ди Украинаның 17нче танк батальоны хәрбие.

Моңа кадәр берничә ай дәвамында Бахмут өчен каты сугышлар барды. Украина хәрби экспертлары әйтүенчә, Русия аны басып ала алмагач, Бахмуттан җиде тапкыр кечерәк булган Соледарга күчкән.

"Русия хәрби җитәкчеләре аны тиз генә кулга төшерергә өмет итсә дә, бу авыр булып чыкты. Русия хәрби пропагандистлары Соледар тулысынча Русия армиясе контролендә дип берничә тапкыр ышандыруга карамастан, бу мәгълүмат дөрес түгел. Сугыш дәвам итә. Күрәсең, Путинга нинди дә булса җиңү күрсәтергә кирәк", диде Азатлыкның урыс редакциясенә Украина хәрби көчләре полковнигы, запастагы офицер Владислав Селезнев.

Бахмут юнәлеше сугыштагы иң кайнар нокталарның берсе санала. Майның икенче яртысыннан башлап Русия гаскәрләре Бахмутны куәтле ракет һөҗүмнәренә тотты. Бахмут өчен каты сугышлар барды.

Декабрьдә Бахмутта Украина президенты Владимир Зеленский да булып китте. Шәһәрдә яшәүче 70 меңләп кешенең күбесе сугыштан качып киткән, нигездә өлкән яшьтәгеләр генә калган.

Бахмут үзәгендәге бина
Бахмут үзәгендәге бина

"Шәһәрдә кибетләр, банклар эшләми, берни юк", ди Бахмутта яраланучы солдатларны коткару, эвакуацияләү белән шөгыльләнүче Украина татары Камил Гыймадутин.

Камил әфәнде тумышы белән Донецкидан. Әнисе Мордовия якларыннан, әтисе Украинада туган.

"Донецки өлкәсендә Куйбышев шәһәрендә яшәдек. Анда татарлар күп, мәчет тә бар. Белмим ул мәчет хәзер нихәлдә икән. Фронтта булгач сорашкан да юк", ди ул.

Биш бала атасы 2014 елны гаиләсен алып Донбасстан Украинаның үзәгенә чыгып киткән, әмма күпмедер вакыттан соң кире әйләнеп кайтканнар.

"Инде хәл яхшыга таба бармаганны күргәч 2019 елны бөтенләйгә киттек", ди ул. Гаиләсе белән Киев янына килеп урнашканнар. Олы улына 26 яшь, төпчек кызына - 14. "Дүрт улым, бер кызым бар. Әтием-әнием вафат", ди ул.

Русия Украинага басып кергәндә ул Буча шәһәрендә булган. Хатынының үтенеченә карамастан сугышка китәргә карар иткән.

"Ничек инде ватанны сакламаска, дидем. Бу - бузнең бурыч. Минем өчен Мордовия дә, Татарстан да, Русия дә түгел ә Украина - ватан. Армиядә хезмәт иткәндә Украина халкына ант бирдем. Украина дәүләтенә түгел, ә нәкъ Украина халкына. Дәүләт - ул бер нәрсә, ә халык - бөтенләй башка. Антны тотмау ул инде ватанга хыянәт дип саныйм. Мондый кешеләр Украина ватандашы булырга лаеклы түгел. Шуңа сугышка китәргә булдым.

24-25 февральдә Сәид Исмәгыйлев (Украинаның элекке мөфтие - ред.) белән Киевка киттек, соңрак ихтыярилар буларак кешеләрне эвакуацияләү эшенә алындык. Ирпень янында Романовкадан бик күп кешеләрне эвакуацияләү эшендә катнаштык. Бүгенге көндә үзебезнең төркем белән Бахмуттан яраланган кешеләрне эвакуациялибез. Бик күп тапкыр пуля астында кешеләрне коткарырга туры килде. Гел догада. Әлбәттә, җүләрләр генә курыкмый. Сугышта куркыта, әмма Аллаһ - саклаучы. Мин үзем итче, шуңа каннан курыкмыйм. Медиклар нинди йомыш куша, барысын да эшлим. Операциядә дә катнашырга туры килде. Ә болай без яралы солдатларга беренче ярдәм күрсәтеп, аларны хастаханәләргә илтәбез", ди ул.

Камил әфәнде әйтүенчә, ул ихтыяри буларак алынган, шуңа 2-3 ай саен ике-өч атнага ял алу хокукы бар. Ул вакытта үзе урынына кеше калдырып гаиләсе янына кайтып килә.

"Әлбәттә гаилә янда булмагач авыр. Әмма нишлисең. Менә тиздән тагын ял вакытым җитә", ди ул.

Ата кеше сугышта булганда, гаиләдә уллары хуҗа булып кала.

"Анда бөтенесе бер-берсенә ярдәм итеп яши. Гаиләмә кыенлык килми", ди ул.

Камил әфәнденең татарларның сугышны яклавына йөрәге әрни. Андый татарларның Донбасста да күп булуын әйтә.

"Мин алар белән аралашмыйм. Хатынымның әнисе аралаша. Русиядә дә туганнар бар, әмма алар белән сугыш хакында сөйләшмәскә тырышабыз. Ирекле халык ирекле фикер йөртә, кол халыкларның фикерләве дә колларныкы кебек була. Без Украинада ирекле яшәргә ияләшкән", ди ул.

Камил әфәнде мөмкинлек булганда җәмәгать белән намаз укуларын әйтә.

"Сугыш каты булганда мәчеткә бара алмыйбыз, тынычрак булганда җомгага барабыз. Бахмутта мәчет бар. Сәид хәзрәт Коръән укыган видеоны күрдегезме? Шул мәчет. Аның сул ягына бераз зыян килгән.

Җәмәгать намазларына Украина ягында сугышучы чеченнар да килә, 15ләп кеше җыела. Әле сугыштагы мөслимәләр дә була. Бу нигездә ислам кабул иткән украин хатын-кызлары.

Әсирләр арасында да мөселман булганы бар. Үлгәннәр арасында да берсенең мөселманча татуировкасы бар иде. Гәрчә исламда татуировка ярамаса да, мөселман икәнен шуннан белдек. Ә болай Русия солдатлары арасында үлүчеләр бик күп", ди Украина татары Камил Гыймадутин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG