Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сугышта һәр намаз соңгысы дип укыла". 2022 ел мине ничек үзгәртте? Мөфти Сәид Исмәгыйлев тарихы


Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев бүген эвакуация бригадасында яраланучыларны коткара
Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев бүген эвакуация бригадасында яраланучыларны коткара

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлевнең дә тормышын астын өскә китерде. Аның кулында хәзер Коръән түгел, ә корал, чапан урынына – гаскәр киеме, әмма ул тыныч тормышта да, хәзер дә кешеләрне коткару эшендә.

Сәид Исмәгыйлев тумышы белән Украинаның Донецки якларыннан, әти-әнисе дә шунда туган, ә бабалары Пенза якларыннан. Кайчандыр бирегә бәхет эзләп шахталарга эшкә урнашкан татарлар нәселеннән ул. Сәид татарча да, урысча да, украинча да белә. Шул телләрдә 20 ел буена Украинада исламны тарату эше белән мәшгуль булды. Башта үзе дин нигезләрен өйрәнә, югары уку йортларында белем ала, аннары башкаларга ислам нигезләрен өйрәтә. Мәчет имамыннан мөфти дәрәҗәсенә җитә, 13 ел дәвамында Украина мөселманнарының "Умма" диния нәзарәте мөфтие вазифасын үти.

Әмма 2022 елдан ул мөфтилектән китә, бу – аның үз карары. Вәгазь сөйләү урынына ул Украинаның тероборонасында, эвакуация бригадасында яраланучыларга беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү, аларны коткару эше белән шөгыльләнә. Ул – машина йөртүче. Әлеге вакытта ул каты бәрелешләр барган Бахмут шәһәрендә, сугыш кырында.

Исмәгыйлев 2022 ел барысын да үзгәртте, шул исәптән мине дә дип сөйләде Азатлыкка. 2022 ел дәвамында көн саен үлем, яралану, югалту, фаҗига кичерү бер яктан йөрәктә коточкыч канлы яралар калдырса, икенче яктан бу елдагы вакыйгалар үсәргә, чыныгырга мөмкинлек бирде диде ул.

Гаилә белән аерылышу һәм корал алу

— Мин сугыш буласын белә идем һәм аңа алдан әзерләндем. Инде 2021 елның декабрендә үк Украинаның тероборонасына язылдым, корал белән эш итәргә өйрәндем. Гаиләмне дә моңа әзерләдем, аларга рәхмәт, барысын да тыныч, аңлап кабул иттеләр, кыю булдылар. 24 февральдә Русия һөҗүм иткәч, курку юк иде, әмма күңелдә шомлык, борчылу. Бу зур сугыш икәне көн кебек ачык иде. Мондый вазгыятьтә паникага бирелергә ярамый, югалып калу да рөхсәт ителми. Мин алдан өйрәтелгән инструкция нигезендә эш иттем. Беренче чиратта гаиләмне коткардым, аларны имин җиргә чыгаруны оештырдым. Шул ук көнне машинамны бензин белән тутырдым һәм җыелыш урынына килеп тә бастым, кулыма корал, гаскәр киемнәрен алдым.

Аллаһның безгә ярдәм иткәнен сизәм, күрәм һәм җиңүгә таба барабыз икәнен аңлыйм

Гаиләм имин җирдә, Европада качаклар хәлендә яши, ә мин сугышта. Мөмкинлек булганда хәбәрләшәбез. Бу сынауны риза булып кабул итәбез һәм лаеклы узарбыз бу аерылышуларны дип ышанам. Исән-имин килеш очрашу турында хыялланам, — дип сөйли Сәид әфәнде. — Сугыш башланганнан бирле 300дән артык көн узды һәм мин үземне башкача хис итәм. Мин Аллаһның безгә ярдәм иткәнен сизәм, күрәм һәм җиңүгә таба барабыз икәнен аңлыйм. Тиз ирешеп булмас аңа, әле мин кардәшләр белән фронтның иң авыр сызыкларының берсендә. Ни барганын үз күзебез белән күрәбез, әмма безнең рухыбыз күтәренке. Сугыш башланганда халыкта паника иде, хәзер бу юк.

Бертуктаусыз ракет уты астында кешеләрне коткару

— Иң авыры беренче көннәр иде. Киев һәм Киев өлкәсенә һөҗүм ясалгач, халык бик нык курыкты. Билгесезлек. Дошман бик тиз хәрәкәт итте һәм авыл, бистә, шәһәрләрне басып алуын күргәндә курку зур булды. Бу арада безгә көчне йодрыкка төйнәп, тәвәккәл булып тиз хәрәкәт итәргә кирәк. Икенче авыр вакыт – ул Луһански өлкәсе Лисичанскида булган бәрелешләр, — дип искә ала ул. — Июнь-июль айларында мин үз бригадам белән Личисанскидан яраланучыларны коткару, эвакуацияләү белән шөгыльләндек. Мин машинамда парамедикларны йөртәм, без эвакуация бригадасы буларак эш итәбез. Яраланучыларны табып ашыгыч ярдәм ноктасына алып барып җиткерергә тиешбез. Хәрбиләрне дә, сивил кешеләрне дә коткардык. Шәһәр камап алынган, көне-төне атыш, бертуктаусыз ракет, пуля яңгыры. Шушы вазгыятьтә эшләргә, кешеләрне коткарырга туры килде. Теләсә кайсы вакытта үзебезне дә шартлата алалар иде. Бик авыр, бик куркыныч иде. Әмма Аллаһ миңа көч бирде, сабыр, тиз эш итәргә юлларын ачты, янымда бик ышанычлы кешеләр, шуңа да куанам. Бу да бәрәкәт. Сугыш башлаганнан бирле без бергә, иңгә-иң иң катлаулы хәлләрне башыбыздан кичердек.

Сугышта, экстремаль вазгыятьтә мин үземне тыныч, аек акыл, төгәллек белән эш итә алуымны күрдем

Бүген дә шул эштәмен, Бахмуттан яраланган кешеләрне эвакуациялибез. Монда да каты бәрелешләр. Менә кичә генә башы яраланган хатынны, аяклары яраланган ирне коткардык. Тагын бер ирнең ике кулында да яра иде... Моңа күнегеп булмый. Арыта, дөрес, әмма бу вакыт эчендә бер тапкыр да төшенкелеккә бирелмәдем. Бер кеше дә үзен ниләр эшли алганын, нинди көчкә ия булганын чамалап бетерми. Аллаһ кешегә яңа сыйфатлар ачарга ярдәм итә. Кемдер уңай сыйфатларын ача, кемдер тискәреләрен. Кеше куркып кача да ала. Бу да табигый. Куркусыз баһадирга әйләнгән күп кешеләрне күрдем. Алар арасында ирләр дә, хатыннар да бар. Мин бит хәрбилектән ерак торган кеше, берни аңламый идем, бөтен коралым сүз, Коръән булды, ә сугышта, экстремаль вазгыятьтә мин үземне тыныч, аек акыл, төгәллек белән эш итә алуымны күрдем. Бу көч, әлбәтә, Аллаһтан.

Сугыштагы намаз һәм хәләл ризык

— Бахмутка көне-төне төрле яктан һөҗүм ителә, бу авыр. Кешеләр иза чигә, шәһәр җимерелә. Әмма бу вакытта да Аллаһ белән аралашырга мөмкинлек табыла. Гел булмый, әмма җомга намазына җыела алсак, бу чын бәхет һәм сөенеч. Узган атнаны Бахмуттагы мәчеттә җомга намазын укырга мөмкинлек таптык. Бермәл ике ай җомга намазына эләгә алмадым, йә мәчет, йә җәмәгать, йә мөмкинлек булмады,— дип сөйли Исмәгыйлев. — Сугышта кайчак туктап тәһәрәт алырга да, намаз укырга да мөмкинлек булмаслык хәлләр еш була, хәтта эчәрлек су да, аны эчәргә вакыт та булмый. Сугышта һәр намаз шулкадәр кыйммәтле, шулкадәр кадерле, чөнки син кайчан, нинди мизгелдә һәлак булуыңны белмисең. Һәр тәтегән намаз ул соңгысы кебек укыла. Булды шундый хәлләр, көн дәвамында каядыр йөгерәсең, кемнедер өстерисең, күтәреп барасың, яраланучылар төяләгән машина белән тизрәк операция өстәленә салсыннар да ярдәм итсеннәр дип ашыгып элдертәсең, ракетлардан качасың... Кием, куллар канлы, су эчәргә вакыт та юк. Башны күккә күтәрсең, ә инде төн җиткән. Бөтен намазлар калган булып чыга.

Украина гаскәрендә кырымтатарлар, азәрбайҗан, чечен, Идел-Урал татарлары да бар

Минем коллектив зур түгел, без төрле, әмма араларында ике мөселман да бар. Башка бригадаларда да мөселманнар бар. Очрашсак, кайчак күбәеп тә китә алабыз. Әле булган җирдә, фронтта дистәләгән мөселманны беләм. Мин монда дәгъват кыла алмыйм, өлгермим, сугышта аңа вакыт та калмый, әмма сораулар бирәләр, ислам теге яки бу күренешкә ничек карый икәнен аңлатырга тырышам. Хәләл ризык мәсьәләсе бар. Аны үзебез хәл итәбез, якында авыллар булса, сарык, кәҗә, тавык сатып алабыз, үзебезчә чалып итне әзерлибез. Кайчак Украина гаскәрләренә мөселманнарның волонтерлык оешмалары әзерләгән ризыклар да килеп җитә. Украина гаскәрләрендә кырымтатарлар да, азәрбайҗан, чечен, Идел-Урал татарлары да бар. Алар гаскәр башлыкларына да билгеле, шуңа хәләл итне булдырырга тырышалар.

Русия мөселманнарына мөрәҗәгатьләр һәм сатлык муллалар

— Был, гомер булмаганны, Украина мөселманнары белән түгел, ә Русия мөселманнары белән эшләргә туры килде, дөресрәге мин аларга дистәләгән мөрәҗәгатьләрем белән чыктым. Чечня мөфтие Салах Мәжыев җавап итеп видео яздырды, мине ялганчы дип атады. Аның мөнәсәбәте мөһим түгел, димәк тыңлыйлар, ишетеләр, җавап кайтарырга кирәк дип саныйлар – менә монысы кыйммәтле. Кемдер янап яза, кемдер килешми, куркыталар. Моңа да игътибар итмәскә тырышам. Русия мөселманнары курка, ә менә Русиядән басым ясаудан качкан мөселманнар миңа ачыктан-ачык теләктәшлек күрсәтә. Алар Русия дәүләтенең репрессив машинасын үзләрендә татыган кешеләр, шуңа күрә алар минем фикерләрне, тезисларны аңлый, — дип аңлата Русия руханилары, мөселманнарына булган мөнәсәбәтен. — Мин рәсми дин әһелләренең позицияләренә аптырамадым. Алар белән моңа кадәр дә сокланганым булмадым, әле дә аларның агрессияне яклауларын ишетеп йөрәгем сыкрады дип әйтә алмыйм. Русиядәге дини структураларны беләм, рәсми дин әһелләре ФСБ күзәтүендә эшли, андагы руханилар йә куәт хезмәтенең штатлы хезмәткәре, йә алар тарафыннан куркытылып, алар белән хезмәттәшлек итүчеләр.

Русия мөселманнары курка, ә менә Русиядән басым ясаудан качкан мөселманнар миңа ачыктан-ачык теләктәшлек күрсәтә

Мин аларга түгел, беренче чиратта гап-гади мөселманнарга мөрәҗәгать иттем, аларның күңел кылларын кыймылдатырга тырыштым. Алар ишеттеме, фикерләрен үзгәрттеме? Юктыр. Әмма көчемнән килгәнчә тырыштым, кайда явызлык икәнен аңлаттым. Гамәлләрем, фикерләрем өчен Аллаһ каршында һәр кеше үзе җавап бирә. Мин Аллаһ каршында барысын да эшләдем дип аклана алырмын кебек. Ышанмадылар, кабул итмәделәр, әмма болары – кешеләр ихтыярында.

Русиядәге мулллар дине сатты. Путин режимын, сугышны хуплап, исламны эшкә җигүләрен аңламыйм, кабул итә алмыйм. Әмма алар белән дискуссиягә керергә вакыт юк, Украинаны коткару эше мөһимрәк. Ислам берничек тә башка дәүләтне басып алуны, кешеләрне үтерүне хуплый алмый. Ислам – тынычлык дине.

Сугыштан соң булган хыяллар

— Марттан бирле мин мөфти түгел, башка кеше сайланды. 24 февральдән алып мин Ватанымны, Украинаны, аның кешеләрен, шул ук мәчет һәм мөселманнарны яклау эшенә күчтем. Сагынаммы элекке эшемне? Юк, — дип аңлата Исмәгыйлев. — Миллионлаган кешенең тормышы үзгәрде, кемдер баласыз, ирсез, әнисез калды, кемдер йортын югалтты, кемгәдер туган ягыннан китәргә туры килде. Һәр көн фаҗига, һәр көн сынау, һәр көн югалту. Кешеләргә кыен: кемгәдер ныграк, кемгәдер кимрәк кайгы килде. Башта мин Донецкидагы йортымны югалттым, аннары Русия оккупантлары безнең Бучадагы йортыбызны талап чыкты, минем медальләремә, улымның уенчыклары, планшетларына кадәр урлап киттеләр. Бучадан Русия гаскәре киткәч, юл уңаеннан кереп чыктым мин анда. Йөрәгем сыкрыймы үзем өчен? Юк. Чөнки башка кеше минем таланган йорттан да куркынычрак афәт кичерде һәм һаман да кичерә.

Минем эшем үзгәрмәде, рухи гыйбадәтемә өстәмә бурычлар гына өстәлде

Мәчет кешесенең максаты – кешеләрне коткару, аларның күңелләрен коткару. Сугыштагы кешенең максаты – кешеләрне физик яктан да, рухи яктан да коткару. Минем эшем үзгәрмәде, рухи гыйбадәтемә өстәмә бурычлар гына өстәлде. Мәчеттәге 20 ел эшчәнлегем соңгы 10 ай дәвамында башкарган эшемнән берни белән дә аерылмый.

Сугыш бетәр, әмма мәчеткә кайтырмынмы – әйтә алмыйм. Белмим. Сугышта кеше бер көн, бер сәгать белән генә яши, мин дә шулай, шуңа берни планлаштыра алмыйм. Кайда, кемгә файдалы булырмын – карарбыз. Сугыш кына бетсен, Украина җиңсен.

Сәид Исмәгыйлев — чыгышы белән Донецкидан, дин әһеле, Украинага каршы сугыш башлангач, Украина гаскәренә кушылды һәм кулына корал алып Ватанын саклый башлады. Русиядә дин әһелләре агрессив сугышны яклап чыкканда, ул Русия мөселманнарына берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп, диннең сугышка каршы булуын аңлатты. Мөрәҗәгатьләре Украина һәм Русия мөселманнарында киң таралды, дискуссияләр тудырды. Азатлыкта 2022 ел шәхесен сайлауда намзәтләрнең берсе.

Белешмә: Сәид Исмәгыйлев

Сәид Исмәгыйлев (Сергей Валерий улы Исмәгыйлев) — Украина дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе. Украина мөселманнарының "Умма" диния нәзарәте мөфтие.

  • 1978 елның 9 августында Донецки шәһәрендә татар гаиләсендә туган (әтисе — Казан татары, әнисе — Пенза татары).
  • 1985 елдан Донецки шәһәренең 60нчы урта мәктәбендә укыган.
  • 1993-1997 елларда Донецки политехника техникумында, техник механика факультетында укый. Техник-механик белгечлеге ала.
  • 1997-2001 елларда Мәскәү югары дини көллиятенең (хәзер — Мәскәү ислам институты) теология факультетында белем ала. Көллиятне имам-хатыйб исеме алып, кызыл диплом белән тәмамлый.
  • 2002—2007 елларда Донецки дәүләт ясалма интеллект институтының фәлсәфә һәм дин белеме факультетында укый.
  • 2002-2009 елларда "Дуслык" мөселман җәмгыяте имамы.
  • 2009 елдан Украина мөселманнарының диния нәзарәтләре шурасы әгъзасы.
  • 2009 елның 25 гыйнварында Киевта Украина мөселманнарының "Умма" диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана.
  • 2011 елдан Коръәнне украин теленә тәрҗемә итү төркеме әгъзасы.
  • 2017 елда Корреспондент.net журналы тарафыннан иң абруйлы 100 украин исемлегенә кертелде.
  • Өйләнгән, улы бар.
  • Украин, рус, татар һәм гарәп телләрен белә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG