Accessibility links

Мәскәүдә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресенә кермәгән укучы гаиләсен полициядә исәпкә куйганнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Бишенче сыйныф укучысы өстеннән полициягә әләкне мәктәп мөдире язган диелә. 

Мәскәүнең "Школа в Некрасовке" мәктәбе мөдире 10 яшьлек Варвара Галкина һәм аның гаиләсе өстеннән әләк язган. Педагог сүзләренчә, бишенче сыйныф укучысы Варвара "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") дәресләренә бер айдан артык кермәгән, социаль челтәренә "Украинага дан" дигән язулы рәсем куйган һәм сыйныфташлары белән аралаша торган чатта Украина президенты Владимир Зеленский турында сораштыру уздырган. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә.

Мәктәпкә полиция килгән, кызны әнисе белән машинага төртеп керткәннәр һәм "ачыклау өчен" бүлеккә алып киткәннәр, дип яза басма. Шулай ук аларның өенә балигъ булмаганнар эшләре инспекциясе белән полиция килүен, аларның үзләрен "тентү уздырган вакыттагы кебек тотулары" әйтелә.

Бишенче сыйныф укучысын һәм аның гаиләсен полициядә исәпкә куйганнар диелә.

Былтыр октябрьдә Башкортстанда да "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресенә кермәгән өчен мәктәп психологы укучыга "проблемнар һәм штрафлар" белән янады. Ә аңарчы укучының ата-анасына мәктәп җитәкчелегенең опека белән янавы хәбәр ителде.

  • Бу уку елыннан Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес кертелде. Ул 1-11 сыйныфларда класстан тыш дәрес буларак уза. Атнасына бер тапкыр уздырылган дәрестә укучыларга Русиянең Украинада ни өчен сугышуы аңлатыла.
  • Шул ук вакытта адвокатлар баланың бу дәресләргә йөрүе мәҗбүри түгел ди.
  • Әмма Русия мәгариф министрлыгы "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресенә йөрү мәҗбүри булуын әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG