Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда сәүдә үзәген дроннар җитештерү ширкәте итеп үзгәртүгә каршы петиция чыкты  


Киев өстендә иран дроны, 17 октябрь 2022
Киев өстендә иран дроны, 17 октябрь 2022

Петиция авторлары искәртүенчә, "Италмас" сәүдә-күңел ачу үзәге торак йортлар янында урнашкан. Бу хәрби җитештерү турында инде "бөтен дөньяга кычкыралар", бу исә шәһәр кешеләрен дә куркыныч астына куя, чөнки "Ижауның торак районнары да һәдәфкә әйләнәчәк" дип искәртә авторлар.

Ижауда яшәүчеләр шәһәрдәге "Италмас" сәүдә-күңел ачу үзәген пилотсыз очкычлар җитештерү оешмасы итеп үзгәртүгә каршы имзалар җыя башлаган.
Әлеге петиция Change.org сайтында чыкты. Петициядә әйтелгәнчә, узган елның 30 декабрендә арендалап эшләчеләр сәүдә үзәгенең яңа хуҗасы Александр Захаровтан хат алган. Захаров бер үк вакытта "Калашников" концерны филиалы - Zala Aero-ның баш конструкторы булып та тора.

Захаров аренда вакыты гыйнвар ахырында төгәлләнәчәк дип белдергән. Элегрәк – узган елның августында ул чит ил брендлары белән сәүдә иткән үзәкләрне хәрби дроннар җыя торган оширкәтләргә үзгәртеп җиһазландырырга тәкъдим иткән иде. Шулай да ул вакытта Захаров бу максатларда нинди биналар кулланыла алуын төгәл әйтмәде.

Петиция авторлары искәртүенчә, "Италмас" торак йортлар янында урнашкан һәм ул хәрби объектларның иминлек таләпләренә туры килми торган төзелеш материаллар: пыяла, панельләр кулланып төзелгән.

Моннан тыш, бу хәрби җитештерү турында "бөтен дөньяга кычкыралар", бу исә шәһәр кешеләрен дә куркыныч астына куя, чөнки "Ижауның торак районнары һәдәфкә әйләнәчәк" дип искәртә авторлар. Язма язылган вакытка мөрәҗәгатьне ике мең ярымнан артык кеше имзалаган иде.

  • 2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен язган иде. Язмада әйтелгәнчә, иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә".
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Хәрби белгеч Роман Свитан ни өчен ракетлары була торып та, Русиянең Украинага каршы дроннар куллануына аңлатма бирде. "Русияләрнең ракетлары дроннарга караганда азрак. Ракетлар дроннардан кыйммәтрәк тә - дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкырга. Шуңа күрә финанс ягыннан да, идарә системы ягыннан да дроннар куллану кулайрак. Аларда дроннар юк, шуңа күрә Ираннан сатып алырга туры килә", диде Свитан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG