Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда яшәү рөхсәте булмаган русияләргә ярты елда 90 көннән артык калырга рөхсәт ителмәячәк


Бу кагыйдәне бозучыилгә кире керә алмаячак.

Казакъстан хөкүмәте чит ил кешеләренә илгә керү һәм калуның яңа кагыйдәләрен чыгарды. 27 гыйнвардан, Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган ил - Русия, Беларус, Әрмәнстан һәм Кыргызстан ватандашларына Казакъстанда 180 көн эчендә 90 көннән артык яшәргә рөхсәт ителмәячәк. Бу кагыйдәне бозучы кире илгә керә алмаячак. Яңа тәртип вакытлыча яшәү рөхсәте алучыларга кагылмаячак.

Элегерәк илдә юридик тору вакытын яңарту өчен, аның чикләрен өч айга бер узу җитә иде.

Путин Украинада башлаган сугыш һәм мобилизация аркасында Казакъстанга шактый кеше килде. ФСБ чик хезмәте мәгълүматларынча, 2022 елның өченче кварталында анда 1,3 миллион русияле киткән.

Казакъстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларынча, Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң ук Казакъстанга 400 мең русияле килгән, аларның 150 меңе илдә калган һәм 36 мең кеше вакытлыча яшәү рөхсәте алган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG