Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан эшмәкәрлек "үлү" күрсәткече белән Русиядә өченче урынга чыккан


Башкортстан авылларының берсендә кибет
Башкортстан авылларының берсендә кибет

Былтыр Башкортстанда 3,9 мең яңа ширкәт теркәлгән, 9,6 мең ширкәт ябылган. Ә Татарстанда теркәлгән һәм ябылган ширкәтләрнең саны бертигез диярлек, икесе дә 10,2 шәр мең булган, ябылганнары 23 кә генә артык.

2022 ел нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда 3,9 мең яңа ширкәт теркәлгән, 9,6 мең ширкәт ябылган. Шул рәвешле эшмәкәрлекнең бетә баруы күрсәткече ягыннан Башкортстан Русиядә өченче урынга чыккан. Ул бары тик Воронеж өлкәсеннән һәм Коми республикасыннан гына калыша, дип хәбәр итә федераль салым хезмәте мәгълүматларына таянып FinExpertiza.

Русиядә узган ел барлыгы 242 мең яңа ширкәт теркәлгән, 280,2 мең ширкәт ябылган диелә.

Шул ук вакытта эшмәкәрлек бетә бару күрсәткече ягыннан Башкортстанны Идел буе төбәкләре арасында Самар өлкәсе белән генә янәшә куеп була. Анда узган ел 4,6 мең сәүдәгә корылган оешма ачылган, 10,2 меңе ябылган.

Ә Татарстанда теркәлгән һәм ябылган ширкәтләрнең саны бертигез диярлек, икесе дә 10,2 шәр мең булган, ябылганнары 23 ширкәткә генә артык.

Шулай да Башкортстан эшмәкәрлек һәм туризм министры Рөстәм Афзалов Украинага һөҗүме өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне телгә алып, бу "санкцияләр басымына" бирешмәүләрен искәрткән иде. Түрә әйтүенчә, республикада кече һәм урта ширкәтләрнең саны 0,7 процентка арткан, ә кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүчеләр 11,6 процентка күбәйгән.

Моңарчы белгечләр Русиягә кертелгән чикләүләр сәбәпле Башкортстан икътисадын алга таба төрле яклап проблемнар чолгап алачагын әйткән иде. Русиякүләм әһәмиятле ширкәтләргә дә, урта һәм кече эшмәкәрләргә дә зур авырлыклар киләчәге фаразланды. Белгечләр логистик чылбырлар өзелүе һәм чит илдән кирәкле компонентларның килми башлавы сәбәпле күп кенә тармакларда җитештерүнең түбән тәгәрәве котылгысыз диде.

Ул проблемнарның кайберләре турында Азатлык язып та чыкты. Әйтик былтыр июль уртасында Башкортстан эшмәкәрләре сыра һәм куас агызып сату өчен күмер серкәсе җитмәүгә зарланды.

Шулай ук Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән чикләүләр аркасында, Башкортстанда кәгазь һәм катыргы җитештерүче ширкәтләрнең продукциясенә ихтыяҗ 10-15 процентка кимүе, бу ширкәтләрнең үз продукцияләрен сатуда проблемнары булуы хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG