Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышта Башкортстанның 33 депутаты катнаша


Алар арасында авыл җирлекләре депутатлары да, республика парламенты вәкилләре дә бар.

Былтыр көз игълан ителгән "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм үз ихтыярлары белән Башкортстаннан Украинадагы сугышка 33 депутат киткән. Бу хакта Башкортстан Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачёв җиткерде, дип яза "Башинформ".

Алар арасында авыл җирлекләре депутатлары да, республика парламенты вәкилләре дә бар диелә.

"Депутатлар даими рәвештә һуманитар ярдәм җыюда катнаша, безнең хәрбиләр һәм медицина хезмәткәрләре урнашкан урыннарга бара", дигән Толкачёв.

Узган ел декабрьдә Башкортстанның адвокатлар пулаты президенты, Корылтай депутаты, 61 яшьлек Булат Юмадиловның башка ихтыярилар белән бергә, Уфаның хәрби чакырылыш пунктыннан хәрби әзерлек урынына китүе хәбәр ителгән иде.

Депутат үзе Украинага каршы сугышта катнашырга "йөрәк кушуы" белән китүен әйтте һәм моны Конституциядәге бурыч дип атады.

  • Гаскәрдә хезмәт итмәгән Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов та Украинадагы сугышка китте, аны анда лейтенант итеп җибәрделәр.
  • Былтыр 7 ноябрьдә Украинадагы сугышка Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев киткән иде. Ул үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый. Украинадагы сугышны хуплау, басып алынган төбәкләргә һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан белән Татарстан алдынгы төбәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG