Accessibility links

Кыргызстанда оешмаларны эшчәнлекләрен кыргыз телендә алып барырга мәҗбүриләүче канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде 


Кыргыз теленнән дәреслек
Кыргыз теленнән дәреслек

Хәзер гамәлдә булган нормаларга ярашлы, Кыргызстанда дәүләт оешмалары һәм башка оешмалар эшчәнлекләрен урысча да алып бара ала.

Кыргызстан парламенты – Жогорку Кенеш депутатлары беренче укылышта "Кыргыз республикасының дәүләт теле турында"гы канун өлгесен кабул иткән. Канунда әйтелгәнчә, хакимият оешмаларының эш теле – кыргыз теле булырга тиеш.

Хәзерге вакытта гамәлдә булган канунда әйтелгәнчә "Кыргыз республикасының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә оешмалары, башка оешмалары эшчәнлеге дәүләт телендә, кирәк булганда – рәсми телдә алып барыла". Кыргызстанда 1989 елның 23 сентябрендә кабул ителгән дәүләт теле турындагы канунга ярашлы, кыргыз теле – дәүләт теле, урыс теле исә – рәсми тел булып санала.

• Былтыр декабрь ахырында Татарстан Дәүләт шурасының бер төркем депутаты республика Конституциясен үзгәртү турында канун өлгесе тәкъдим итте.

• Әйтик, Конституциянең 91нче маддәсенең 1нче өлешенә үзгәрешләр кертелә. Моңарчы Татарстан президенты булып сайланучы намзәткә республиканың дәүләт телләрен белү таләп ителгән булса, яңа төзәтмәдә әлеге сүзләр бетерелә. Шул ук вакытта 92нче маддәнең 2нче бүлегенә Татарстан башлыгы үз вәкаләтләрен башкарганда дәүләт телләрен кулланырга тиеш диелә.

• 2021 елда Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов "Безнең республикада туган телләрне саклау проблемы бар" дип белдергән иде. Татар теленең язмышына йогынты ясаучы сәбәпләрне атаганда ул җитәкчелек, хакимиятнең бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен дә әйтеп узды. "Хәтта Татарстанда да татар теле ике дәүләт теленең берсе булуына карамастан, җитәкчелекнең төрле дәрәҗәсендә бу мәсьәләгә төрлечә караган җитәкчеләр бар", дигән иде Марат Әхмәтов.

• Шул ук вакытта Татарстан президенты каршындагы Татар теле комиссиясе үзгәртелгәннән соң, аның рәисе Марат Әхмәтов утырышларны урыс телендә алып бара башлады.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG