Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Әхмәтов туган телләрне саклау комиссиясе утырышын урыс телендә алып барды


Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Татарстан президенты каршындагы Татар теле комиссиясе үзгәртелгәннән соң, аның рәисе Марат Әхмәтов утырышларны урыс телендә алып бара башлады. Яңартылган комиссиянең бүгенге утырышында, татар теленнән тыш, чуаш теленең торышын да тикшерделәр.

Бүген, 1 июльдә, Татарстанның Норлат шәһәрендә узган утырышта татар теленнән тыш, чуаш теленең торышын да тикшерделәр. Очрашуда Татарстанның 9 район вәкиле катнашты.

Элегрәк Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды, татар теле комиссиясе исә башка туган телләр белән берләштерелде. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов фәрманга кул куйды. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды.

Марат Әхмәтов чуаш телендә алып барылучы студия, Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге мәгариф үзәге белән танышкан.

Очрашу вакытында Әхмәтов мәктәп мөдирләренә, район җитәкчеләренә урысча мөрәҗәгать итте. Элегрәк ул утырышларны нигездә татар телендә алып барды һәм татарча чыгыш ясарга өндәде.

"Аеруча мәктәп һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән дөрес итеп эшләргә кирәк. Алар алга таба үзләре дәвам итәчәк. Җирлектә туган телләрне саклау өчен шартлар тудырылырга тиеш", диде ул.

Соңгы елларда татар теленнән дәүләт имтиханы тапшырган районнарның күрсәткече аталган. 9 район арасында иң яхшы нәтиҗәләр Әлки районында. Анда укучыларның 28,46 проценты татар теленнән сынау биргән. Аксубайда – 12,4 процент, Яңа Чишмә – 10,1, Алексеевски – 6,67, Чистай – 1,05 һәм Норлат районында 0,75 процент тәшкил итә. Норлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белдерүенчә, бүген районда 10 татар мәктәбе һәм 1 мәктәп филиалы татар телендә белем бирә. Татар милләтеннән булган балаларның 53 проценты туган телдә укый. Чуаш укучыларының 32 проценты исә үз телендә белем ала. Киләсе уку елыннан 7 мәктәптә татар телле башлангыч сыйныфлары ачылачак.

Утырышта тәкъдим ителгән рәсми саннарга караганда, бүген Татарстанда 629 мәктәптә 79 673 бала татар телендә белем ала. Моннан тыш, урыс телендә белем бирүче 86 мәктәптә татар телендә белем бирүче 278 сыйныф эшли, 364 мәктәпнең 2675 сыйныйфында исә тәрбия татар телендә алып барыла.

Татарстан президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе 2020 елда төзелде. Аның рәисе Марат Әхмәтов татар телендә чыгыш ясамаган министрларга карата административ ысул кулланырга кирәк дип белдергән иде. Шулай ук ул татар телле белгечләргә күбрәк түләүне кире кайтарырга тәкъдим итте.

Бу елның 11 маенда Татарстанда урыс теле өчен яңа комиссия төзеп, ә татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "Татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясен булдыруны җәмәгатьчелек татар теле позициясен көчсезләндерү буларак күрде.

Комиссия акчасы (бер елга 150 миллион сум дип хәбәр ителә) хәзер дәүләт теле булган татар теленә генә түгел, башка милли телләргә дә тотылачак. Төп мәсьәлә дә татар теленең дәүләт теле буларак үсешенә түгел, милли телләрнең бүгенге торышы һәм аларны саклау чараларына юнәлүе ихтимал.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG