Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремльдә мобилизация турындагы фәрманның гамәлдә калуын таныдылар


Мобилизацияләнгәннәр "Казан Экспо"да
Мобилизацияләнгәннәр "Казан Экспо"да

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков моны "юридик үзенчәлек" дип атаган.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Владимир Путинның мобилизация турындагы фәрманы гамәлдә кала бирүен "юридик үзенчәлек" дип атаган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Элегрәк Псков депутаты Артур Гайдук Путиннан мобилизация тәмамлануы турында фәрман чыгаруын сорап язган булган, аның мөрәҗәгатенә президент хакимиятеннән килгән җавапта президентның "өлешчә мобилизация" турындагы фәрманы гамәлдә кала бирә, дип белдергәннәр. Журналистлар белән очрашуда Песковтан әлеге җавапка фикерен сораганнар.

Песков мобилизация турында президент әйткән сүзләргә генә игътибар итәргә кирәк дип кабатлаган. Фәрманның гамәлдә кала бирүе нәрсәне аңлата дигән сорауга исә Кремль сүзчесе: "Миңа төгәллек кертергә кирәк булачак. Бу мөгаен шундый юридик үзенчәлектер, дип уйлыйм. Сезгә төгәл җавап бирергә әзер түгелмен. Төгәлләштергәч, вазгыятьне аңлатырмын. Әмма монда иң мөһиме: тагын бер тапкыр президент Путинның бу хактагы белдерүенә игътибар итәргә чакырам", дигән ул.

Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның сентябрь ахырында игълан ителгән иде. Ноябрь башында Русия хакимиятләре мобилизациянең төгәлләнүен әйтте, әмма моны шул хакта фәрман чыгарып рәсмиләштермәделәр.

Шул вакыттан бирле Русиядә мобилизациянең "икенче дулкыны" булырга мөмкин дигән хәбәрләр берничә мәртәбә күренеп алды. Кремльдә бу ниятләрне имеш-мимешләр дип атадылар һәм Русия хакимиятләренең рәсми белдерүләренә генә колак салырга чакырдылар.

Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас та мобилизация төгәлләнүе турындагы фәрманның ни өчен кирәкмәвен аңлаткан иде. "Безнең илдә президент сүзеннән дә куәтлерәк көч юк", диде ул.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG