Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары сайлаулар турындагы кодекска "ят агентлар" белән бәйле үзгәреш кертмәкче 


Константин Толкачев
Константин Толкачев

Агитация материалында “ят агент” фикерләре урын алуы турында кисәтү булырга, ул язманың 15 процентын алып торырга тиеш. Аудиоматериалларда исә кисәтүнең “яхшы ишетелүе зарур” булачак. 

Башкортстан депутатлары сайлаулар турынагы кодекска үзгәрешләр канун өлгесен кабул итмәкче. Бу хакта республика Дәүләт җыены матбугат хезмәтенә сылтама белән Mkset хәбәр итә.

Әлеге үзгәрешләр агитация язмаларында "ят агент"лар исемлегенә кертелгән затларның әйткән сүзләрен куллану белән бәйле. Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев "бу хактагы мәгълүмат ачык күрсәтелгән булырга тиеш" дип белдергән.

Ул агитация материалында "ят агент" фикерләре урын алуы турындагы кисәтү язманың 15 проценты кадәр булырга тиеш, "әгәр аудиоматериал икән, яхшы ишетелүе зарур", дигән.

Толкачев әйтүенчә, бу үзгәреш Русия эчендә барган иҗтимагый-сәяси процессларга чит ил йогынтысын киметүгә юнәлдерелгән.

Канун өлгесен 26 гыйнварда ук кабул итүләре бар, узган елның декабрендә беренче укылышта ул депутатлар тарафыннан хупланган иде инде, дип яза басма.

• Моңа кадәр Татарстанда да "ят агент"лар белән бәйле берничә чикләүләр кертелгән иде. Әйтик, бу исемлектәге затларга сайлау комиссияләрендә, референдум комиссияләрендә әгъза булу тыелачак, шулай ук дәүләт хезмәтендә эшләргә ярамаячак.

• Татарстанда моңарчы кабул ителгән карар нигезендә ят агентлар Тукай премиясен, шулай ук Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләрне ала алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG