Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның яңа һоспиталенә сугыштан 85 яралы хәрби китерелгән


Алар арасында татарстаннар да, Русиянең башка төбәкләреннән сугышта катнашканнар да бар диелә.

Казанның Рауис Гәрәев урамындагы яңа ачылган һоспиталенә Украинадагы сугышта яраланган 85 хәрби китерелгән. Эшелон 22 гыйнварда килеп җиткән, дип яза "Бизнес Online".

Яралылар арасында Татарстаннан булучылар да, сугышка Русиянең башка төбәкләреннән китүчеләр дә бар диелә.

Казанда 150 кешегә исәпләнгән хәрби һоспиталь былтыр август ахырында төзелеп беткән иде. Аңа беренче истәлек ташы 2021 елда салынды, шул рәвешле ул бер ел эчендә төзелеп тә бетте. Башта бирегә һава транспорты белән китерелгән авыруларны дәвалаячаклар, дигәннәр иде.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Американың хәрби диңгез анализы үзәге Русиянең Украинадагы югалтулары (яраланучылар, хәбәрсез югалучылар, үлүчеләр) кимендә 110 мең кеше булырга мөмкин дигән фикердә.
  • Шул ук вакытта журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең кимендә 12 мең хәрбие үлүен, шуларның 800е – мобилизацияләнгәннәр булуын ачыклады. Аеруча һава-десант гаскәрләрендә, ихтыярилар батальоннарында, мотоукчы хәрби бүлекчәләрдә югалтулар күп булуы искәртелә.
  • Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Безнең хисапка күрә, Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында Татарстаннан кимендә 232 кеше, Башкортстаннан – 352 кеше һәлак булган. Бу – ачык чыганаклардан һәм рәсми белдерүләргә таянып тупланган мәгълүмат, чынлыкта үлүчеләр саны күбрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG