Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин җанисәпне сыйфатсыз узды дип белдерде 


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Ул җанисәпнең рәсми документлары алынганганнан соң, әлеге проблем уңаеннан Татарстанда "җитди тикшеренү эше" узачагын җиткерде.  

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика президенты Рөстәм Миңнеханов җанисәп нәтиҗәләре өчен борчыла, чөнки ул сыйфатсыз узды, дип белдерде. Бу хакта ул төбәк парламентының 40нчы утырышында әйтте.

"Кичә Рөстәм Миңнеханов белән бу мәсьәләгә сөйләштек, ул да нык борчыла. Татарлар саны 600 меңгә кимегән, урыслар да әз кимемәгән. Җанисәп сыйфатсыз, җавапсыз рәвештә узды", диде ул.

Дәүләт шурасы рәисе җанисәпне "канәгатьләндермәслек" дип бәяләде һәм җәмәгатьчелекнең борчуын аңлавын әйтте. Ул җанисәпнең рәсми документлары алынганганнан соң, әлеге проблем уңаеннан Татарстанда "җитди тикшеренү эше" узачагын җиткерде.

Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды. Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.

Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.

Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

Татар зыялылары арасында җанисәп нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр күп булды. Әйтик Дөнья татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Русиядә яшәүче татарларның саны кимендә 5,5 миллион дип белдерде. Ул җанисәптәге саннарда хилафлыклар булуын әйтте.

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җанисәптә башкортлар "безнең исәпкә артты" дип белдерде. Шулай ук ул татарлар саны кимүнең төп сәбәбе — балалар аз туу, дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG