Татарстан Дәүләт шурасы "ят агент"ларга өстәмә чикләүләр кертте. Канун өлгесен парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әзерләгән. Депутатлар канунны бер тавыштан кабул итте, каршы чыгучы булмады.
Депутат Николай Рыбушкин аңлатканча, әлеге төзәтмәләр федераль канунга кергән үзгәрешләр белән бәйле. Аерым алганда, Татарстанның "Яшьләр сәясәте турында", "Референдум турында", "Җирле референдум турында", шулай ук республиканың сайлау һәм муниципаль хезмәт кодексларына "ят агент"ларга кагышылы чикләүләр расланды.
Татарстанда "ят агент"лар сайлау һәм референдум комиссияләрендә әгъза була алмаячак. Әгәр дә сайлау комиссиясе әгъзасы "ят агент" дип табылса, ул шунда ук комиссиядән чыгарылачак. Моңа кадәр "ят агент" дип табылган юридик затларга сайлауда катнашучы намзәтләрнең фондына һәм референдум фондына акча күчерү тыелган булса, хәзер бу чикләүләр "ят агент" дип игълан ителгән физик затларга да кертелә. Аларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтендә эшләргә рөхсәт ителмәячәк.
• Былтыр октябрьдә Татарстанда ят агентларны Габдулла Тукай премиясенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр иде. Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.
• Сентябрь уртасында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләрне "ят агентлар"га бирмәү турындагы карарны имзалаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум