Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөннәтче бабай (Суннатчи-бабай) — Гаяз Исхакый


Фрагмент из спектакля "Сөннәтче бабай" в театре имени Г.Кариева
Фрагмент из спектакля "Сөннәтче бабай" в театре имени Г.Кариева

Произведение татарской классики – "Сөннәтче бабай" известного писателя Гаяза Исхаки. Это повесть про татарские традиции и устои, про то, как важно их сохранять. Прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Сөннәтче бабай
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:55 0:00

Авылның картлары, ирләре, яшьләре аны Сөннәтче бабай дип атыйлар иде. Хатын–кызлар елаган улларын туктатыр өчен, "Сөннәтче бабай килә!" дип куркыталар иде.

Аның яшен белгән кеше юк. "Сөннәтче бабай сиксән яшендә, туксан яшендә" дигән сүзләр аларның колагына ят иде.

Сөннәтче бабай – сөннәтче бабай иде. Ул хаҗга барып кайткан Ашаяк Шәрифе бабайның да сөннәтче бабае булган, авыл хәзрәте улының да сөннәтче бабасы иде.

Кечкенә кызлар курчак уйнаганда курчакларының "туе"на, кодалар, кодагыйлар чакырганда, бер курчакны да "Сөннәтче бабай" дип атыйлар.

Аның исеме дә югалган иде. Авылның шаян картлары: "Сөннәтче бабайның метрикәсен кәҗә ашаган икән", – дип cөйлиләр иде. Чынлыкта аның исеме бар. Исеме генә түгел, аның бөтен нәселен язган "Сөннәтче шәҗәрә"се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе белән читтән килүчеләргә бу эшкә хакы барлыгын дәлилли иде. Ә авыл халкы аның үткен пәкесенә шәҗәрәсеннән дә нык ышана иде.

Сөннәтче бабайның өе беркемнекенә дә охшамаган. Бөтен җире, бөтен төсе Сөннәтче бабайга охшаш иде. Түбәсенең кырыйларына солы, борай, алабута үскән үләннәр дә берсе анда, берсе монда тырпайган, нәкъ бабайның сакалы шикелле.

Сөннәтче бабайның яраткан бер шөгыле – миләш үстерү иде. Өй каршында бик матур миләше бар иде аның. Шул үзе белән бергә картайган миләш агачының телен белә сыман иде ул. Һәр көн иртән чыга, аның белән сөйләшә:

– Нихәл, суык булмадымы? Кырау төшмәдеме? Чәчәкләрең өшемәдеме? – дип сорый иде.

Солдат сыман, төз миләш тә аңа җавап кайтара иде сыман. Бабай белән исәнләшә, аны сыйпый иде.

Сөннәтче бабайның кош-корты да бар иде. Ләкин болары, ни өчендер, Сөннәтче бабайныкы дип сөйләнми. Аның карчыгы Гөлйөзем әбинеке дип йөртелә иде. Мәсәлән, аның бүрекле тавыгы, кызыл әтәче – "Гөлйөзем әби тавыгы", "Гөлйөзем әби әтәче" дип йөртелә; аның зур җилемле, мөгезле кәҗәсе дә "Гөлйөзем әби кәҗәсе" дип сөйләнә иде. Кем белсен, өй, бакча, миләш Сөннәтче бабайга никадәр охшаса, тавык, әтәч, кәҗә, бәлки, Гөлйөзем әбигә шулкадәр охшагандыр.

Алар арасында эштә дә аерма бар иде: кәҗә саву, тавыклар ашату, йомырка җыю, самовар кую – Гөлйөзем әбинең эше; миләшкә су сибү, йортны себерү – Сөннәтче бабайныкы. Өй җыештыру да бөтенләй Гөлйөзем әбинең җилкәсендә иде.

Шулай да Гөлйөзем әби белән Сөннәтче бабайның йөзләрендә, гадәтләрендә һичбер аерма юк иде. Алар ике кеше түгел, икедән кушып ясалган бер кеше иделәр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
аларның колагына ят иде – для их ушей было чуждо​
кодалар, кодагыйлар чакырганда – когда приглашали сватов, сватьев
шаян картлары – шутливые старики
бөтен нәселен язган "Сөннәтче шәҗәрә"се – "Семейное древо Суннатче бабая" с полной родословней
нык ышанана – сильно верит/доверяет
солы, борай, алабута үскән – выросшие овёс, полба, лебеда
тырпайган, нәкъ бабайның сакалы шикелле – торчит, в точности как борода
старика
яраткан бер шөгыле – миләш үстерү – любимое дело – выращивать рябину
Кырау төшмәдеме? – Изморозью не покрыло?
Чәчәкләрең өшетмәдеме? – Цветы на замёрзли?
төз миләш – стройная рябина
сыйпый – гладит
кош-корт – домашний скот
бүрекле тавыгы(к) – хохлатая курица
зур җилемле, мөгезле кәҗәсе – рогатая коза с большим выменем
кәҗә саву – доить козу
йомырка җыю – собирать яйца
су сибү, йортны себерү – поливать, убирать дом
гадәтләрендә һичбер аерма юк иде – в привычках не было никаких различий
икедән кушып ясалган бер кеше иделәр – были одним человеком, сложенным из двух

***

Шулай тыныч барды аларның тормышлары. Тик бер көнне иртән Сөннәтче бабай хәзрәтнең ишеген какты һәм хуҗаны уятты. Нечкә тавыш белән, бабай:

– Хәзрәт, карчык авырый. Ясин укырга килмәссеңме? – диде.

Хәзрәт: "Иншалла, кичәр, суык тигәндер",– дип, бабайны юатты. Тиз генә тәһарәтләнде дә бабай белән китте. Гөлйөзем әби яктан-якка сугылып, "Алла, алла!" дип ыңгыраша иде. Хәзрәт бик ихластан ясинны укыды; бик озын итеп дога кылды. Хәзрәтнең остазбикәсе дә Гөлйөзем әбигә каймак белән мәтрүшкәле чәй эчерде.

Ләкин Гөлйөзем әби җиңеләймәде. Ул икенде намазын утырып кына укыды, ахшамда исә утыра да алмады, ятып укыды.

Ястү намазы алдыннан Сөннәтче бабай елаган тавыш белән:

– Хәзрәт, бик авырайды, телсезләнде, – диде. Ә инде икенче көнне иртән хәзрәт янына:

– Карчык дөньяны куйды! – дигән сүзләр белән килде.

Сөннәтче бабай шул сүзне әйткәндә һәм иртән мәчеттә, намаздан соң, халыкка: "Җәмәгать, карчык дөньяны куйды, кабер казырга ярдәм итегезче", – дип мөрәҗәгать итте.

Бөтен авыл кабер казырга китте. Иртән абыстай үлем, кабер газабы, оҗмах, тәмуг хакында вәгазь сөйләде, аннан Гөлйөзем әбигә үзе кәфен кисте. Карт мөәззин хатыны, су коеп, үзе Гөлйөзем әбине юды. Җеназа да өлгерде. Бөтен авылның картлары тәһлилгә җыелды. Мәчет янына җыелган дүрт-биш йөз кеше җеназасын укып озатты.

Менә Сөннәтче бабай өенә кайтты. Илле, алтмыш, җитмеш ел яшәгән карчыгының юклыгын, аның кайтмый торган җиргә киткәнен, аның үлгәнен ачык аңлады. Ул, сандык өстенә утырып, бик озак дога кылды. Аның карт йөзеннән яшь акты. "Ярабби, карчыгымны гафу ит, гөнаһларын кичер!" – дип укыды ул.

Бераздан ишекнең тышкы ягында нидер тырмаша башлады. Бабай: "Гөлйөзем әбинең рухы килде", – дип курыкты, ишекне ачты. Үзләренең соры мәчеләре керде. Ул, "мәү, мәү!" дип, әле анда барып, әле монда килеп, нәрсәдер эзли башлады. Берникадәр вакыттан соң ул Сөннәтче бабай янына килде дә, күзенә карап: "Мәү-ү!"– диде. Сөннәтче бабай мәченең шул кычкыруында: "Әби кайда?" – дигән сүзне аңлады. Сөннәтче бабайның күзеннән тагын яшь ага башлады. Ул мәче белән сөйләште:

– Әбиең үлде, үлде. Оҗмахка китте, дога кыл, – диде.

Мәче, нидер аңлаган кеби, тагын: "Мәү–ү!"– диде.

Сөннәтче бабайга карчыгы төсе – ​шул мәче бик якын кебек тоелды. Ул аның савытына сөт салды. Ләкин мәче ашамады.

Сөннәтче бабай мәченең дә кайгырганын күрде. Авыр хистән котылыр өчен, ишегалдына чыкты. Аның каршына тезелеп ана үрдәк һәм бәбкәләре килде. Ул аларга ярма сибәргә булды. Моны күргәч үрдәкләр тагын: "Бак, бак!.."– дия башладылар. Сөннәтче бабай боларның бакылдауларында да: "Әби кайда?"– дигән сүзне аңлады.

Аннары зур мөгезле карт кәҗәсе кычкырды. Ул аның мөгез арасын кашыды. Ләкин кәҗә: "Савыгыз!" – дип, әбисенә кычкыра башлады. Сөннәтче бабай тагын чыдый алмады: тагын күзеннән яшь акты. Менә кәҗәне күрше килене сауды. Кәҗә бик ямьсез тавыш белән: "Минем сөтемне урлыйлар, әби, кил!" – дигән кебек, кычкыруыннан туктамады.

Ястүгә кадәр вакытны ул ялгыз Коръән укып, дога кылып үткәрде. Гомерендә җәймәгән урынны үзе җәйде. Өе, шул Сөннәтче бабай өйләнгәннән бирле торган өе, үзенеке түгел, кешенеке кебек иде. Ул белгән бөтен догаларын укыды, йокларга теләде. Карчыгы юклыгы аны кабат уятты. Ул бик озак уйлады; үзенең яшьлегеннән алып бүгенге көнгә кадәр уйлады. Көн буе йөреп арыган тән аруына күңел аруы да кушылды. Ул йокыга китә башлады. Менә кәҗә кычкырды. Аның кычкыруында бабай тагын әбине сагынуын ишетте. Тагын йокы качты; тагын уйлар, тагын кайгылар...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
хәзрәтнең ишеген какты һәм хуҗаны уятты – постучался в дверь хазрата и разбудил хозяина​
юатты – утешал
тәһарәтләнде – совершил омовение
ыңгыраша иде – стонала
бик озын итеп дога кылды – очень долго помолился
каймак белән мәтрүшкәле чәй эчерде – напоила чаем со сметаной и душицей
әби җиңеләймәде – бабушке не полегчало
дөньяны куйды(фраз.) умерла
кабер казырга – выкопать могилу
мөрәҗәгать итте – обратился
кабер газабы, оҗмах, тәмуг хакында вәгазь сөйләде – прочитал проповедь о могильных муках, про рай, ад
кәфен кисте – отрезала саван
Җеназа да өлгерде. – Тело было готово.
тәһлилгә җыелды – собрались на тахлиль (произнесение молитвы перед выносом покойного из помещения)
сандык өстенә утырып – сидя на сундуке
яшь акты – текла слеза
гөнаһларын кичер – прости грехи
Бераздан ишекнең тышкы ягында нидер тырмаша башлады.– Вскоре за дверью что-то начало шуршать.
авыр хистән котылыр өчен – для избавления
тезелеп ана үрдәк һәм бәбкәләре килделәр – выстроившись рядком вышла утка с утятами
ярма сибәргә – посыпать зерно
күрше килене сауды – подоила соседская невестка
Гомерендә җәймәгән урынны үзе җәйде. – Постелил постель, которую не стелил никогда.
тән аруына күңел аруы да кушылды – к усталости тела добавилась усталость души

***

Бер төнне Сөннәтче бабай әллә нинди ямьсез төшләр күреп, туңып уянды. "Карчык, карчык!.. Арканы җылыт!"– диде. Үзенең тавышын үзе ишетте. Шул тавыштан курыкты, йокысы качты. Гөлйөзем әби белән бергә узган рәхәт көннәрне исенә төшерде. Уйлый-уйлый "тагын өйләнергә" дигән фикер башына килде.

Башта бабай яучылар җибәрде, соңыннан үзе барырга булды. Күңеленә иң яраган элекке мөәззин хатыны – Миңлесафа әби янына китте. Сөннәтче бабайны күргәч, мөәззин хатынының оныклары: "Кисә, кисә!"– дип качыштылар. Сөннәтче бабай үз нияте турында сөйләде. Аның тәкъдименә әби:

– Минем андый фикерем юк. Ирем мәрхүмгә вәгъдә бирдем. Балаларым да үсте. Менә шуларның балаларын тәрбиялим инде, – диде.

Сөннәтче бабай ачуланып чыгып китте. Ул хәзер сөлгече карчыкны сорарга китте. Ләкин сөлгече карчыкның кызы бабайны куып чыгарды.

Аннары бабай тагын бер әбигә барды. Аның килене артык авыздан котылырга шат иде. Әмма улы рөхсәт итмәде.

Сөннәтче бабай өметсез кайтып китте. Икенче көнне күрше авылларга да барды. Хәзер карчыкларны димләргә үзе янына килә башладылар. Тәкъдим ителгән әбиләр арасыннан берсен сайлады. Былтыргы сөннәттән калган ике капчык арышны сатты, күршедән ат алды да күрше авылга китте. Бераздан никах та укылды.

"Гөлйөзем кеби үк булыр, аның үлгәне сизелмәс тә", – дип өметләнде бабай. Тик карчык белән сөйләшергә сүз табылмады. Сөннәтче бабайны карчык аңламады, карчыкның җеп эрләвеннән бабай бер ләззәт алмады. Карчыкның кардәшләренә кунакка бару да элеке кеби күңелле түгел иде.

Бер көнне бабай тавык суйды һәм шулпа куярга кушты. Кунакка хәзрәтләрне дәшәчәген әйтте.

Вакыт җитте. Хәзрәтләр килде. Аш пеште. Коръәннән соң бабай кунакларга шулпа бирде. Шулпаның өстендә пешмәгән суганнар йөзә иде. Гөлйөзем әбинең шурпасын хәзрәтләр табакның төбенә кадәр ашыйлар иде.

Кунаклар таралыштылар. Кичке намаз вакыты җитте. Ул: "Намаз җитте",– дип, тәһарәткә су сорады. Ни күзе берлән күрсен, комганында лакшәләр йөзеп йөри! Әбигә:

Казанны пакъ тотмаган өйдә бәрәкәт булмый, – дип, чистартырга кушты һәм намазга китте.

Бу хәлләр Сөннәтче бабайга начар тәэсир итте, сәламәтлеге бозылды. Моны ул Гөлйөзем карчыгын тиз онытканы өчен җәза дип уйлады. Бабай көн саен кабер янына барды, Көръән укыды, елады. Кабер өстенә каен утыртты һәм көн саен барып су сибәргә гадәтләнде.

Сөннәтче бабайның кәефе көннән-көн кырылды. Хәзрәткә бар кайгысын аңлатты. Бераз җиңеләйде сыман. Сөйләшүнең азагында кинәт:

– Хәзрәт, тере кешегә кабер казырга ярыймы? – дип, сорады. Хәзрәт мондый очракның булганы барлыгы турында сөйләде. Карт моңа бик шатланды.

Иртән ул карчыгы янында әкрен генә эш башлады. Көннәрен кабере янында каенга су сибеп, догалар укып, кабер казып үткәрде. Менә чират ләхеткә җитте...

Бүгенге эшен тәмамлап, өенә юнәлде. Ишекне ачты. Өй түрендә карчыгы бәрәңге чистартканын күрде. Карчыкның кулында сөннәт пәкесе иде. Бабай пәкене әбинең кулыннан бәреп төшерде һәм елый башлады. Аннан карчыкны куып чыгарды.

Сөннәтче бабайның хәле китте, бите агарды. Ул калтырана башлады. Авызыннан ак күбек акты. Бабай аңсыз егылды. Ап-ак булып авызыннан күбеге агып, хушсыз булып егылды. Икенче көнне беразга гына аңына килде. Хәзрәт өстеннән дога укый иде. Сөннәтче бабай соңгы сулышын алып, "Алла!" дип дәште дә үлде.

Икенче көнне аны үзе казыган кабергә күмделәр. Күрше карты аның өстенә дә каен утыртты. Ике каен бер-берсе белән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар.

Көзге яңгырда җилдә өй дә җимерелде. Усал сыерлар, канауны җимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чыкты. Урам малайлары миләшнең ботакларыны сындырып бетерде. Ул да икенче елны яфрак ярмады. Корыды.

Бер ике-өч елдан Сөннәтче бабайның йорты урынында җанлы тормыштан бернәрсә дә калмады. Ләкин зираттагы ике картайган, черегән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы яшь ике каен үсте. Алар кешеләр аңламый торган тормыш белән яши башладылар.

Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды...

1911

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
йокысы качты – пропал сон​
Ирем мәрхүмгә вәгъдә бирдем. – Дала обещание покойному мужу.
артык авыздан котылырга шат иде – была рада избавиться от лишнего рта
рөхсәт итмәде – не рзрешил
карчыкларны димләргә – сватать старушек
тавык суйды һәм шулпа куярга кушты - заклал курицу и велел приготовить бульон
Казанны пакъ тотмаган өйдә бәрәкәт булмый,– В доме, где казан не содержится в чистоте, благодати не бывает.
сәламәтлеге бозылды – испортилось здоровье
тиз онытканы өчен җәза – наказание за то, что быстро забыл
кәефе көннән-көн кырылды – настроение каждым днём ухудшалось
чират ләхеткә җитте – очередь дошла до могильных досок
Ул калтырана башлады. – Его начало трясти.
ботакларыны сындырып бетерделәр – ветки пообломали
...яфрак ярмады. Корыды – ...листья не проросли. Высохла.
җанлы тормыштан бернәрсә дә калмады – от живой жизни ничего не осталось

***

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Сөннәтче бабай

Тест: Сөннәтче бабай

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG