Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы мәхкәмә контрактчы Юрий Сергеевны хәрби бүлектән рөхсәтсез кайтып китүе өчен хөкем итте 


Ул Русия гаскәрендә хәрби килешү нигезендә хезмәт иткән. 2021 елның ноябрендә ялда булганнан соң, хезмәт иткән урынына кире кайтмаган. Хәрбигә 1,5 ел колония җәзасы бирелгән. 

Уфа гарнизон хәрби мәхкәмәсе гаскәрдә килешү нигезендә хезмәт иткән хәрби Юрий Сергеевны рөхсәтсез хәрби бүлекне калдырып китүдә һәм хезмәт иткән урынына җитди сәбәпләрсез, вакытында кире килмәүдә гаепле дип тапкан. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

2021 елның ноябрендә ул ялыннан соң хәрби бүлекчәсенә кире кайтмаган. Узган елның сентябрь ахырында аны полиция хезмәткәрләре тапкан.

Тикшерү Юрий Сергеевны мобилизация чорында хәрби бүлекчәне ташлап китүдә гаепләде, моның өчен биш елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Сергеев үзе "өлешчә" мобилизациядән качарга ниятем юк иде, чөнки ул 2022 елның сентябрендә генә игълан ителде, дигән. Мәхкәмәдә гаепләүне шул ук маддәнең башка өлешенә үзгәрткәннәр, ул исә җиде елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Хәрби гаебен таныган, аны 1,5 елга колония-яшәүлеккә хөкем иткәннәр.

  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG