Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков Украинага каршы сугышта катнашучы тоткыннарны ярлыкауны Русия кануннары рөхсәт итә дип белдерде 


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Украинага каршы сугышкан тоткыннарны аклау – Русия кануннарына ярашлы башкарыла дип белдерде.  

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Украинага каршы сугышкан тоткыннарны аклау – Русия кануннарына ярашлы башкарыла дип белдерде.
"Ачык фәрманнар да, яшерен грифлы фәрманнар да булуын беләсез. Шуңа күрә фәрманнар турында берни әйтә алмыйм, әмма тоткыннарны аклауның Русия кануннарына ярашлы башкарылуын чынлап та раслый алам", дигән ул.

Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә итәләр.

5 гыйнварда Путинга якын эшмәкәр, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы һәм аны иганә итүче Евгений Пригожин Украинадагы сугышта катнашкан тоткыннарның ярты еллык килешүләре тәмамланды, аларның хөкем ителү карарлары юкка чыгарылды диде.

"Вагнер"ның ярлыкау алган хәрбиләре арасында җинаятьчел төркем оештыручылар, үтерүчеләр булуы да ачыкланды.

Шулай ук алар арасында 87 яшьлек әбисен үтергән Татарстан кешесе дә бар иде.

"Русь сидящая" фонды җитәкчесе сугышта катнашкан тоткыннарны ярлыкау процедурасы "зур сер" дип атады.

Шул ук вакытта Русиядә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып, Украинага сугышырга китеп, шунда һәлак булган ирләрне каһарман итеп күрсәтә башладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG