Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат милләтләр лигасы активистлары Русия халыкларының хокукларын яклап АКШ һәм Литвада пикетлар оештырды


Филадельфиядәге чарада катнашучылар
Филадельфиядәге чарада катнашучылар

Азат милләтләр лигасы активистлары Русиядәге җирле халыкларның ирексез хәленә халыкара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен АКШ һәм Литвада пикетлар оештырды. Бу чаралар турында активистлар Азатлыкка үзләре хәбәр итте.

Филадельфиядәге чараны оештыручы, милләте белән калмык булган Альберт Шарапов сүзләренчә, алар мондый урам чараларын даими үткәрергә җыена.

"Безгә үз фикеребезне челтәрдә тарату гына түгел, ә фикердәшләребезне урамнарга чыгару да мөһим. Башта монда — эмиграциядә. Шулай ук чит ил кешеләре арасында да ярдәм эзләячәкбез", ди ул.

Бурят журналисты Раджан Дугар-ДеПонте чарага Бурятия байрагы тотып килгән. Украинадагы сугышны ул Мәскәүнең башка халыкларга карата империячел сәясәтенең бер чагылышы итеп күрә.

"Бурятларның тавышы сугышка каршы чара контекстында гына яңгырарга тиеш түгел. Украинага каршы агрессия - ул Русиянең империячел сәясәте нәтиҗәсе. Бурятлар башкаларның мәнфәгатьләре өчен һәлак булудан кайчан туктаячак? Сугыш туктатлгач түгел, ә илебез – Бурятия бәйсез булгач! Бу калмыкларга да, эрзяннарга да, Русиянең башка халыкларына да кагыла. Русия бу халыкларны ресурс буларак кына куллана" ди ул.

Эрзя активисты Виталий Ромашкин Кливлендта узган чарага эрзя байрагы тотып килгән.

"АКШта безнең халыкларның дистәләрчә мең вәкиле яши. Безгә бу чараларны монда Америкада һәм бөтен дөньяда берләшеп үткәрергә кирәк! Бу чаралар - явыз империя җәбере астында калган халыкларны үз хокуклары, бәйсез дәүләтләрен булдыру өчен көрәшкә дәртләндерү ысулы. Соры империя боткасында эреп югалганчы безгә уянырга вакыт!" ди ул.

Литвада узган чара
Литвада узган чара

Литвада узган пикетка ингерманланд активисты Майк Инграм һәм башкорт сәясәтчесе Руслан Габбасов чыккан.

"Евразиядә тынычлыкның бердәнбер формуласы – Русиянең деколонизациясе һәм яңа бәйсез дәүләтләр булдыру", ди Майк. Аның кулында Ингрия байрагы. Ингрия — хәзерге Русиянең төньяк-көнбатышындагы тарихи төбәк.

Руслан Габбасов пикетка инглиз телендә "Явызлык империясен җимерик" дип язылган плакат тотып чыккан. Литвалар безнең янга килеп, без кем һәм нәрсәгә ирешергә телибез, дип сораша, хуплау белдерәләр, ди ул.

"Безнең өчен идеяләребезне җиткерү мөһим - без бу империянең таркалуы һәм илебезнең, халыкларыбызның азатлыгы өчен. Тавышыбыз ишетелүе мөһим - шуңа күрә без монда" дип аңлата ул.

Габбасов диаспора вәкилләрен дә, битараф булмаган литваларны да киләсе чарага чакырды. Ул 25 февраль Литва башкаласының кафедраль мәйданында узачак.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG