Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда белгечләр кытлыгы сизелә


Республикада кайсы оешмага нинди белгечләр җитмәвен ачыкларганнар. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин махсус документны имзалаган.

Исемлеккә 35 предприятие кергән, алар арасында Казанның "Электроприбор", Казан мотор төзелеше, Горбунов исемендәге Казан авиация, дары, Казанкомпрессормаш, Казан синтетик каучук, "КАМАЗ", Ремдизель, "Кориб" , Түбән Кама механика, Алабуга аккумулятор, А.Горький исемендәге Яшел Үзән заводлары бар.

Бу заводлар 58 төр һөнәр ияләренә кытлык кичерә. Инженер, инженер-конструктор, технологчы, тимер-штампчы, буяучы, биек кран идарәчесе, тимер кисүче, токарь, эретеп ябыштыручы, тегүче һәм башка белгечеләр дефициты бар дип аңлашылар Песошин имзалаган документта.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. 21 сентябрьдә президент Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр. Юристлар "мобилизация тәмам" дигән телдән әйтелгән бу сүзләр бернинди юридик көчкә дә ия түгел һәм хакимиятләр сугышка алуны теләсә кайсы мизгелдә яңадан башларга мөмкин ди.
  • Путинның һәм саклану министрлыгының мобилизация "төгәлләнде" дигән белдерүләреннән соң да Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне сугышка алулары турында хәбәрләр даими килеп тора.
  • Кремль мобилизация тәмамланды дип ышандырса да, бу кышта ук Русиядә мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин, дип язган иде чыганакларына сылтама белән "Вёрстка". Басма чыганаклары фикеренчә, президент хакимияте Яңа елга кадәр чорны халык эмоциональ яктан бераз ял иттерү өчен кулланырга уйлый.
  • Британиянең Times газетасы Көнбатышның төрле күзләү хезмәтләренә таянып, Русиядә шушы атналарда тагын якынча 500 мең кешене мобилизацияләргә мөмкин дип язды. Яңа елдан соң мобилизация булачагын Украина күзләве дә белдергән иде.
  • Азатлык алып барган хисапларга караганда, Татарстаннн Украинада һәлак булучылар 243 кешене тәшкил итә, әмма бу да рәсми саннар, һәлак булучылар тагын да күп була ала.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG