Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова Русия мәдәниятен Көнбатыш йогынтысыннан якларга чакырды


Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

Аның сүзләренчә, Русия дәүләтенә идеологик һәм санкция басымы барганда мәдәниятнең роле һәм әһәмияте арта.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Көнбатыш мәдәниятен тәнкыйтьләп, Русия дәүләтенә басым бара дип белдерде. Бу хакта ул 31 гыйнварда Казанда узган министрлыкның еллык киңәшмәсендә әйтте.

"Без бөтен ил белән үзебезнең тарихи рухи-әхлакый матрицаны, гореф-гадәтләребезне саклау өчен суверен хокукыбызны якларга керештек. Рухи төшенкелеккә, "әхлакый җирәнү" дәрәҗәсенә төшмәүдән безне мәдәни кыйммәтләр системы саклый. Беренче һәм икенче санлы ата-аналар барлыкка килгәндә, ватан туклыкка һәм гөнаһларга тугрылыкка карап сайланганда, тормыш кыйммәте хайп белән билгеләнгәндә, иреклек сылтавы белән җәмәгатьчелек каршында Коръән яки изге китапны яндырып булганда… Русия дәүләтенә идеологик һәм санкция басым барганда мәдәниятнең роле һәм әһәмияте арта", диде ул.

Очрашуда Русия президенты идарәсенең иҗтимагый проектлар бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Журавский "көнбатыш урыс мәдәниятен гамәлдән чыгарырга тели" диде һәм "урыс мәдәнияте" дигәндә башка халыкларны да истә тотуы әйтте. Украинадагы сугышка каршы чыккан мәдәният әһелләре азчылыкны тәшкил итә дип белдерде.

Узган ел Татарстанда мәдәният тармагы инфраструктурасы үсеше өчен 2,5 млрд сум акча бүленгән. Татарстан мәдәният оешмаларының бюджеттан тыш кереме 55 процентка артып, 1,8 млрд сум тәшкил иткән.

Русия 24 февралдә Украинага каршы сугыш башлаганнан соң мәдәният өлкәсенә көчле басым башланды. Сәнгать әһелләренең бер өлеше Русия хакимиятен тәнкыйтьләп илдән чыгып китте. Шул ук вакытта мәдәният өлкәсендә цензура кертелде, ә аннексияләнгән украин җырларын тыю башланды.

Татар мәдәнияте өлкәсендә тынлык хөкем сөрсә дә, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Русиядә әлеге барган процесслар татар сәнгатенә тискәре йогынты ясаячак, чөнки иреклектә генә кызыклы, тарихта кала торган иҗат әсәрләре туа ала дип белдергән иде Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG