Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда водород җитештерүче атом станциясе төзүләре бар 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төзеләсе станциянең Кама аланындагы төзелә башлап ташланган атом станциясе белән бернинди уртаклыгы да юк, диелә. 

Татарстанда "Росатом" яклавы астында водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта "Реальное время" яза. Әлеге станцияне шул ук вакытта Мәскәү өлкәсендә дә төзергә мөмкиннәр диелә.

Басма язуынча, әлеге белдерүне "Татнефтехиминвест-холдинг" ширкәте мөдирләр шурасы утырышында "ОКБМ Африкантов" оешмасы баш мөдиренең беренче урынбасары Виталий Петрунин ясаган.

Петрунин сүзләренчә, оешма елына 400 мең тонна чисталыгы югары дәрәҗәдә булган водород (яшел водород) эшләп чыгарачак.

Беренче реакторны 2032 елда эшләтә башламакчылар, ә станция үзе тулысынча 2035 елга кулланылышка керер дип көтелә. Ул бер үк вакытта атом энергиясе дә чыгарачак, диелә.

Виталий Петрунин әйтүенчә, төзеләсе станциянең Кама аланындагы төзелә башлап ташланган атом станциясе белән бернинди уртаклыгы да юк, әмма аны да көн тәртибеннән төшереп калдырмыйлар.

Кама Аланындагы атом электростанциясе 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелеге төзелешкә протест сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә.

Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте атом станциясе республика экологиясенә зур зыян сала дип саный. АЭСка альтернатив буларак алар җил белән эшләүче электр станцияләре төзүне тәкъдим итә һәм бу җил белән эшләүче станцияләрнең потенциал көче Түбән Кама ГЭСы мөмкинлекләреннән 27 тапкыр артыграк булуын белдерә.

Алар Татарстанда җитештерелгән энергия Татарстанга җитәрлек, дигән фикердә.

Русия хөкүмәтенең Кама Аланы шәһәрендә Татар атом станциясе төзелешен яңарту карарына татарстаннар берничә мәртәбә каршы чыкты.

Шул ук вакытта Татарстанның Яшел Үзән районы Яңа Николаевка авылында чүп яндыру заводы төзелә. Аны 2023 елның декабрендә тапшырырга тиешләр. Бу төзелешкә халык нык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG