Accessibility links

Русиядәге машина салоннарында LADA Vesta калмаган 


 “АвтоВАЗ” ширкәте ышандыруынча, LADA Vesta-ның яңартылган төре сатуга быел мартта-апрельдә чыгар дип көтелә. 

Русия дилер үзәкләрендә LADA Vesta беткән, узган елның язында компонентлар җитмәү белән бәйле проблемнардан соң, аларны җитештерү туктап торган иде, дип хәбәр итә "РИА Новости".

"Русия машина дилерлары" ассоциациясендә әйтүләренчә, бу төр машиналар бары тик кайбер машина салоннарында, берничәү генә калган булырга мөмкин. "Тулаем алганда, LADA Vesta дилер үзәкләрендә бетте", дигәннәр басмага.

LADA-ның рәсми дилер үзәгендәге чыганагы әйтүенчә, соңгы тапкыр Vesta сатуга 2022 елның июнендә килгән булган. "АвтоВАЗ" ширкәте ышандыруынча, LADA Vesta-ның яңартылган төре сатуга быел мартта-апрельдә чыгар дип көтелә, дигән ул.

Vesta маркасын Ижауда чыгардылар. Августта АвтоВАЗ җитештерүне Тольяттидагы төп заводка күчерергә булды. АвтоВАЗ җитәкчесе Максим Соколов бу модель машиналарны мартта кабат җитештерә башлаячакбыз, бу аның яңартылган төре - LADA Vesta NG булачак дигән иде. Әмма әлегә аның механик тизлек күчергечлеләре генә булачак дип искәртелде.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.

Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.

Былтыр апрель ахырында ук LADA машина салоннарында автоматлаштырылган тизлек күчергечле яңа машиналар калмавы билгеле булды.

Июньдә "АвтоВАЗ", детальләр җитмәү сәбәпле, алга таба Lada Granta машиналарында иминлек өчен мөһим функцияләрнең эшләмәячәген игълан итте. Аерым алганда, машинаны туктатуда блоклаучы систем – ABS һәм иминлек мендәре булмаячак диделәр.

Татарстанда машина базары үзгәрде, халык йә тотылган, йә кытай машиналарына күчте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG