Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына хәрбиләрне мәхкәмәсез кулга алу турында канун өлгесе кертелде  


Белгечләр фикеренчә, әлеге документ сугышудан баш тартучылар өчен идән асларын һәм лагерьләрны канунлаштырачак. Хәрбиләр арасында канәгатьсезлек белдерүчеләр, качып китүчеләр дә артачак, ди алар. 

"Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турындагы" федераль канунга төзәтмәләр кертмәкчеләр. Аларга ярашлы мобилизация яки сугыш хәле чорында мәхкәмә карары булмаган килеш тә хәрбиләр кулга алынырга мөмкин. Бу үзгәрешләр Русия думасына кертелгән. Әгәр документны кабул итсәләр, солдатларны хәрби җитәкчеләре яки хәрби полиция вәкилләре кулга ала алачак. Моннан тыш, дисциплинар кулга алынган вакытта солдатларга тиешле акчалары түләнмәячәк.

Хәзерге вакытта "Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турындагы" канунда дисциплинар кулга алу – "йогынты ясау өчен иң соңгы чара" булып тора, гаеплене гауптвахтада изоляциядә тоталар, диелә. Әмма кулга алу турындагы карарны бары тик гарнизон хәрби мәхкәмәсе генә кабул итә ала.

"Вёрстка" басмасы сораштырган белгечләр фикеренчә, әлеге документ сугышудан баш тартучылар өчен идән асларын һәм лагерьләрны канунлаштырачак. Хәрбиләр арасында канәгатьсезлек белдерүчеләр, качып китүчеләр дә артачак, ди алар.

Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты. Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды.

Бу Башкортстан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды. Моның белән беррәттән, Украинага барып эләккәч, сугышудан баш тарткан русияләрнең хокуклары бозылу турында берничә тапкыр хәбәр ителде. Аерым алганда аларны Донецки һәм Луһански өлкәләрендә идән асларында ябып тотулары әйтелде. Аларның начар шартларда тотылуы, җитәрлек ризык бирелмәве, юристлар һәм медицина ярдәме ала алмаулары искәртелә.

Башкортстанның Шәйморатов батальоны сугышчысы да Азатлыкка сугышта катнашудан баш тартучыларны бер бүлмәдә ябып тотуларын сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG