Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуга каршы җыен узды


Уфадагы җыен
Уфадагы җыен

Җыенда катнашучылар Радий Хәбировтан җылылык өчен бәяләрне күтәрмәү буенча башкарылган эшләр турында хисап таләп итте.

Уфада "СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте активистлары 4 февральдә халык җыены уздырып, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуга каршы чыгыш ясады.

'СтопБашРТС хәрәкәте лидеры Альберт Рәхмәтуллин сүзләренчә, җылылык сатучы оешма ел саен миллиардлаган табыш ала, бәяләрне ул кадәр күтәрмәсә дә ярый иде.

"Узган декабрь һәм гыйнвар айларында Уфа халкына былтыргы квитанцияләр ике-өч тапкырга артып килде. Шул ук вакытта коммуналь хезмәт күрсәтүче ширкәтләрнең финанс хәле начар түгел. Мәсәлән, "БашРТС"ны тоткан "Башкирская генерирующая компания"ел саен 5-7 млрд сум чиста табыш алуы турында хисап бирә. Димәк, алар халык өчен бәяләрне күтәрми дә инфраструктурага тиешле ремонт ясый ала. Ә халыкның андый мөмкинлеге юк. Хезмәт хаклары уфаларныкына караганда ике тапкырга артык булган мәскәүләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен ни өчек ике тапкыр кимрәк түли? Без россяиннар түгелемни?" ди Рәхмәтуллин.

Җыенда кабул ителгән резолюциядә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка кисәтү дә бар. Хәбиров ике ел элек җылылык өчен бәяләр күпкә артмаячак дип вәгъдә биргән иде. "СтопБашРТС" хәрәкәте 3 мартка кадәр бу уңайдан башкарылган эшләнгән хисабын таләп итә.

"Әгәр таләпләр үтәлмәсә, без Хөкүмәт йортына килеп хисапны сезнең эш кабинетында таләп итә алабыз", диелә Башкортстан башлыгына җибәрелгән резолюциядә.

Җыенда тоткарлаулар, полиция белән низаглар булмады, ул тыныч узды.

2021 елның гыйнварында Уфада 200ләп кеше коммуналь түләүләр артуга чик куюны таләп итеп Хөкүмәт йорты янына җыелган иде. Рәхмәтуллинны моннан соң 10 тәүлеккә сак астына алдылар.

Яңа елга чыккач Русия халкы декабрь өчен торак-коммуналь хезмәтләренә түләү кәгазьләре алды. Бәяләр уртача 9 процентка артты, бу федераль хакимият карары белән башкарылды.

Ләкин күпләр арту болай гына булмады ди, 20 процентка кадәр җитте дип хәбәр итүчеләр дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG