Русия һәм Иран хакимиятләре Татарстанның Алабуга шәһәрендә Shahed-136 иран дроннары җитештерә торган завод төзү ихтималын карый, дип яза The Wall Street Journal.
Басма чыганаклары мәгълүматынча, 5 гыйнварда Татарстанга Ираннан делегация килгән, алар төзелеш булачак буш мәйданны карап чыккан.
Хәзерге вакытта Мәскәү һәм Тәһран Shahed-136 дронының камилләштерелгән төрен ясау өстендә эшли, ул тизрәк һәм ераккарак оча алачак, дип ышандыра басма әңгәмәдәшләре. Тарафлар Татарстан заводында елына кимендә алты мең пилотсыз очкыч җитештереп чыгарырга ниятли диелә.
- 2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен язган иде. Язмада әйтелгәнчә, иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә".
- Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
- Хәрби белгеч Роман Свитан ни өчен ракетлары була торып та, Русиянең Украинага каршы дроннар куллануына аңлатма бирде. "Русияләрнең ракетлары дроннарга караганда азрак. Ракетлар дроннардан кыйммәтрәк тә - дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкырга. Шуңа күрә финанс ягыннан да, идарә системы ягыннан да дроннар куллану кулайрак. Аларда дроннар юк, шуңа күрә Ираннан сатып алырга туры килә", диде Свитан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум