Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социолог Искәндәр Ясәвиевне өч тәүлеккә кулга алганнар 


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Сәбәп итеп "Idel.Реалии"да чыккан язма китерелә.

Бүген, 6 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиевне өч тәүлеккә административ сак астына алу турында карар чыгарган. Бу хакта аның адвокаты Рим Сабиров хәбәр итте.

Аны былтыр 19 июньдә "Idel.Реалии" басмасында чыккан "Егетләрчәме, советчамы: Русия нигә сугыша?" исемле язмасы өчен "нәфрәт яки домшанлык уяту, кеше абруен кимсетү" маддәсе нигезендә гаепле дип тапканнар. Бу язмасында ул Украинадагы сугышның башлану сәбәпләре турында фикер йөртә.

Ясәвиевкә эш ачылуы турында гыйнвар ахырында хәбәр ителгән иде.

Бүген "Сетевые свободы" хокук яклау проекты Ясәвиевнең узган ел июньдә чыккан, Русия җәмгыятенең үсеш юллары турында фикер йөрткән мәкаләсен прокуратура тикшерүен һәм анда экстремизм табуын хәбәр иткән иде.

"Эш материалларын әзерләү өчен экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре Чаллы дәүләт педагогия университетындагы филология фәннәре кандидаты Радик Галиуллинга мөрәҗәгать иткән. Галиуллин Ясәвиевнең "сәясәт эшлеклеләре" төркеменә карата тискәре мөнәсәбәте булуын ачыклаган, диелә хәбәрдә.

Ясәвиев гаебен танымаган. Сабиров бу карарны шикаять итәчәген белдерде.

Иртәгә, 7 февральдә Ясәвиев Югары икътисад мәктәбенең (НИУ ВШЭ) Петербур филиалыннан эштән җибәрүләрен шикаять итү белән бәйле мәхкәмә утырышында катнашырга тиеш иде.

  • Искәндәр Ясәвиев – социологик фәннәр докторы. 2000-2015 елларда Казан федераль университетында социология кафедрасы доценты иде, әмма элекке ректор Илшат Гафуров белән низаг сәбәпле университеттан китте. Эшеннән киткәч ул Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең Петербур филиалында эшләде.
  • 7 сентябрьдә Искәндәр Ясавиев ят агент дип игълан ителде. Аны эш урыныннан җибәрделәр.
  • 17 августта куәт хезмәткәрләре "террорчылыкны аклау" җинаять эше кысаларында социолог, җәмәгать эшлеклесе, Азатлык, "Idel.Реалии" белән хезмәт итүче Искәндәр Ясәвиев фатирында тентү уздырды.
  • 7 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиев өендә тентү үткәрү карарын канунлы дип тапты, аны Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG