Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ромео һәм Джульетта — Уильям Шекспир


Читаем и слушаем одно из самых известных в мире произведение на татарском языке – "Ромео и Джульетта" Уильяма Шекспира. Перевод Ильдуса Ахметзянова. Предлагаем отрывок из произведения: вечернюю встречу возлюбленных на балконе Джульетты. Аудио, перевод ключевых фраз и тест прилагается.

Больше интересных текстов можно читать и слушать здесь!

Ромео һәм Джульетта (Уильям Шекспир)
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:00 0:00

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Икен­че кү­ре­неш

Ка­пу­лет­ти­лар бак­ча­сы. Ро­мео ке­рә.

Ро­мео

Кө­ле­гез, көл, ди­мәк, җә­рә­хәт­нең
Нәр­сә икән­ле­ген бел­ми­сез сез.
Чү! Тә­рә­зә ни­дән бал­кып кит­те?
Джуль­ет­та, аһ, ул син икән­сең,
Ко­яш­тан да би­тәр нур си­бә­сең!
Тә­рә­зә­дән ка­рап үтәр ай­ны,
Бо­лай да аның әнә тө­се кит­кән,
Си­нең шу­лай бал­ку­ың­ны кү­реп
Бәгыре көя тә­мам көн­че­лек­тән.

Тә­рә­зә­дән Джуль­ет­та кү­ре­нә.

Та­бын­ма син саф­лык ал­ла­сы­на.
Са­лып ат тиз гыйф­фәт пәр­дә­сен.
Ки­леш­ми ул си­ңа, ар­тык төс­сез,
Әнә Ди­а­на үзе бөр­кән­сен.
Аһ, сө­ек­лем, хә­ят, шат­лы­гым син!
Әнә бит ул, хәт­та үзе­нең
Кем икә­нен бел­ми ба­сып то­ра.
Ни­дер сөй­ли, сү­зе ише­тел­ми.
Ише­тел­мә­сә, күз­ләр бе­лән дә бит
Аң­ла­шыр­га мөм­кин үза­ра!
Ах­мак­тыр мин! Аның бе­лән әнә
Сөй­лә­шә­ләр икән баш­ка­лар.
Ике йол­дыз күк­тән күз кы­са­лар
Кит­мәк­че­ләр икән ка­я­дыр.
Шул ара­да күк­не як­тыр­ту­ны
Күз­лә­рен­нән со­рый­лар аның.
Ай, чын­лап та аның күз­кәй­лә­ре
Зәң­гәр күк­тә тор­са җе­мел­дәп,
Кош­лар сай­рап җи­бә­рер­ләр иде
Ка­ра төн­не ал­су таң ди­еп.
Ба­сып то­ра. Ти­рән уй­да үзе.
Нә­фис ку­лын куй­ган ияк­кә.
Ме­нә хә­зер аның пер­чат­ка­сы,
Пер­чат­ка­сы бу­лал­саң икән!

Джуль­ет­та

Аһ, нин­ди зур хәс­рәт!

Ро­мео

Ни­дер әйт­те.
Исе ки­теп җир­дән кү­зә­тү­че
Ке­ше­ләр­нең баш тү­бә­сен­дә,
Үре­леп буй җит­мәс би­ек­лек­тә
Очып йөр­гән фә­реш­тә сы­ман,
Син дә ме­нә ми­нем баш өс­тен­дә
Ка­раң­гы­лык ер­тып сал­мак кы­на
Тал­пы­на­сың, нур­лы фә­реш­тәм.

Джуль­ет­та

О, Ро­мео, ни­гә си­нең исем
Ро­мео бул­ган? Ваз кич ан­нан.
Әти­ең­нән ваз кич, бул­мый икән,
Ха­ты­ның ит ми­не, ул ча­гын­да
Ка­пу­лет­ти бул­мас ми­нем исем.

Ро­мео

Тың­лар­га­мы, җа­вап би­рер­гә­ме?

Джуль­ет­та

Исе­мең ге­нә ба­ры дош­ман ми­ңа.
Син бит ул син, юк, Мон­тек­ки тү­гел.
Мон­тек­ки ни? Нәр­сә аң­ла­та ул?
Аяк-кул­ны, каш­ны, йөз­не-баш­ны
Кем дә бул­са шу­лай атый­мы­ни?
Баш­ка исем бет­кән­ме әл­лә си­ңа?
Исем нәр­сә? Ро­за гө­лен әнә
Исе­ме бе­лән ата, ата­ма,
Ул ба­ры­бер исен җуй­ма­я­чак.
Си­нең дә бит исем үз­гәрт­кән­нән
Ка­мил­ле­гең һич­бер зы­ян күр­мәс.
Үте­неп со­рыйм: ваз кич бу исем­нән,
Ә ал­маш­ка ме­нә ми­не ал син,
Бө­тен­лә­ем бе­лән си­не­ке мин!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
җә­рә­хәт­ – рана
син икән­сең – ты, оказывается
Ко­яш­тан да би­тәр нур си­бә­сең! – Будешь излучать свет ярче солнца!
тө­се кит­кән – побледнела
бәгыре көя – душа болит
гыйф­фәт пәр­дә­се – пелена невинности
үзе бөр­кән­сен – пусть сама облачиться
хә­ят – жизнь
ах­мак­ – глупец
күз кы­са­лар – подмигивают
тор­са җе­мел­дәп – если будут мигать
ал­су таң – алый рассвет
ти­рән уй­да – в глубоком раздумье
куй­ган ияк­кә – опёрлась на руку
нин­ди зур хәс­рәт – какое большое несчастье
үре­леп буй җит­мәс би­ек­лек­тә – на высоту, до которой не достать
фә­реш­тә сы­ман – словно ангел
ваз кич – отрекись
шу­лай атый­ – так называет
исен җуй­ма­я­чак – не потеряет аромата
ка­мил­ле­к – совершенство

Ро­мео

Бир ку­лың­ны! Ди­мәк, мин – си­не­ке?!
Шу­лай ди­сәң исе­мем үз­гә­рә­чәк,
Ро­мео бу­лып кал­мас өчен.

Джуль­ет­та

Кем ул ан­да шу­шы ка­раң­гы­да,
Үтеп ке­рә тат­лы хы­я­лы­ма
?

Ро­мео

Исе­мем­не си­ңа кем дип әй­тим?
Юк, әй­тал­мыйм, ул җи­рән­геч хә­зер.
Ул исем­не хат­та күр­сәм дә мин
Мең ки­сәк­кә ер­тып таш­лар идем.

Джуль­ет­та

Биш-ал­ты сүз хәт­та әйт­мәс бо­рын
Та­вы­шың­нан си­не та­нып ал­дым.
Син Ро­мео? Ягъ­ни Мон­тек­ки бит?

Ро­мео

Аһ, сө­ек­лем, си­ңа оша­ма­гач
Ике­се дә хә­зер ты­ел­ган исем.

Джуль­ет­та

Үтә ал­мас­лык би­ек кой­ма аша
Ни­чек кер­дең? Нәр­сә ки­рәк мон­да?
Ту­ган­на­рым әгәр кү­реп ал­са,
Үте­рә­чәк­ләр си­не шу­шы урын­да.

Ро­мео

Мә­хәб­бә­тем алып кер­де ми­не
Таш кой­ма­лар аша ка­на­тын­да.
Үз ди­гә­нен ит­ми кал­мый сөю,
Ту­ган­на­рың алар нәр­сә ми­ңа!

Джуль­ет­та

Оч­рат­са­лар әгәр, үте­рә­чәк­ләр.

Ро­мео

Үтер­сен­нәр, си­нең күз ка­ра­шың
Мең хән­җәр­дән
мең кат кур­кы­ныч­рак.
Бер ягым­лы ка­раш таш­ла, зин­һар,
Сак­ла­ныр­га кал­кан бу­лыр ми­ңа!

Джуль­ет­та

Күз­ләре­нә бе­рүк ча­лы­на күр­мә!

Ро­мео

Төн пәр­дә­се ми­не кап­лап то­рыр,
Тик син ге­нә мин­нән йөз чө­ер­мә.
Бул­мый ди­сәң, үтер­сен­нәр әй­дә.
Си­нең наз­дан мәх­рүм яшә­гән­че,
Мин үлем­не ар­тыг­рак кү­рәм.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
шу­шы ка­раң­гы­да – в этот темень
үтеп ке­рә тат­лы хы­я­лы­ма – проникает в сладкую мечту
җи­рән­геч – противно
ты­ел­ган исем – запрещённое имя
үз ди­гә­нен ит­ми кал­мый сөю – любовь всегда делает своё
күз ка­ра­шың – взгляд
мең хән­җәр­дән – тысячи кинжалов
кур­кы­ныч­рак – страшнее
кал­кан – щит
Күз­лә­ре­нә бе­рүк ча­лы­на күр­мә! – Не смей показаться им на глаза!
төн пәр­дә­се кап­лап то­рыр – пелена ночи будет закрывать
йөз чө­ер­мә – не отрекайся
наз­дан мәх­рүм яшә­гән­че – чем жить лишённым нежности
үлем­не ар­тыг­рак кү­рәм – лучше умереть

Джуль­ет­та

Би­ре­гә юл­ны си­ңа кем күр­сәт­те?

Ро­мео

Мә­хәб­бә­тем аны үзе тап­ты.
Мин диң­гез­че тү­гел, әм­ма лә­кин
Җир чи­тен­дә бул­саң әгәр дә син,
Бу хә­зи­нә өчен диң­гез ярып
Юл­га чы­гар идем мин хә­зер үк.

Джуль­ет­та

Йө­рә­гем­не ач­тым си­нең ал­да,
Оя­тым­нан хә­зер кая ке­рим?
Ярый әле төн пәр­дә­се кап­лый
Дөр­ләп ян­ган ике бит ал­мам­ны.
Әдәп сак­лап сүз­лә­рем­не ки­ре
Ал­мак­чы да идем, тик соң ин­де.
Ни­гә ки­рәк ике­йөз­ле­лә­нү?
Син шу­ны әйт: ми­не сө­я­сең­ме?
"Ә­йе" ди­я­сең­не бе­леп со­рыйм.
Тик ашык­ма. Ял­ган­ла­вың мөм­кин.
Юпи­тер бит әнә га­шыйк­лар­ның
Вәгъ­дә сүз­лә­рен­нән тик кө­лә, ди.
Ял­ган­ла­ма. Бу бит уен тү­гел.
Бәл­ки, си­нең ал­да ыша­ну­чан
Һәм бер­кат­лы бу­лып кү­ре­нәм­дер
?
Ул ча­гын­да си­нең бу фи­кер­не
Үз­гәр­тер­гә ми­ңа ту­ры ки­лер.
Тәкъ­ди­мең­не ки­ре ка­га­чак­мын.
Тик бу эш­не үз ире­гем бе­лән
Эш­ли­ ал­мас идем бер­кай­чан да.
Ми­не, әл­бәт­тә, ша­шып сөй­гән өчен
Бер җил­бә­зәк ди­еп уй­лый­сың­дыр.
Лә­кин бел син: тыш­тан гы­на тый­нак,
Саф кыз бу­лып йөр­гән бик күп­ләр­дән
Ми­нем на­мус күп­кә чис­та­рак.
Хис­лә­рем­не чә­чеп сал­мас өчен
Са­быр­рак бу­лу ки­рәк бул­ган.
Ка­раң­гы­да шу­лай ка­ча-по­са
Тың­лап йө­рер­ләр дип кем уй­ла­ган.
Ки­чер ми­нем кай­нар хис­лә­рем­не,
Ә ри­я­сыз әйт­кән сүз­лә­рем­не
Җи­ңел ге­нә яу­ла­ныр­га ти­еш
Йом­шак­лык дип ка­бул ит­мә бе­рүк.

Ро­мео

Агач­лар­ны кө­меш нур­га күм­гән
Ай­ның
үзе бе­лән ант итә­мен...

Джуль­ет­та

Ул ай са­ен йө­зен үз­гәр­тә бит,
Ай бе­лән, юк, зин­һар, ант ит­мә син.
Мә­хәб­бә­тең юк­са тиз үз­гә­рер.

Ро­мео

Ни бе­лән итим?

Джуль­ет­та

Бер­ни бе­лән ит­мә.
Ант итә­сең кил­сә, ул ча­гын­да
Ант итәр­гә ла­ек иң бө­ек зат
Үзең бе­лән ант ит. Ыша­ныр­мын.

Ро­мео

Ант итә­мен, йө­рә­гем тип­кән чак­та...

Джуль­ет­та

Бул­ды, бул­ды, баш­ка ки­рәк тү­гел.
Мин ыша­нам. Бик нык ярат­сам да,
Кур­кам ник­тер. Бар да бик тиз бул­ды,
Ашык-по­шык бул­ды, кыз­ган баш­тан.
"Я­шен" ди­еп әй­теп өл­гер­гән­че,
Яшь­нәп сүн­гән ел­гыр яшен сы­ман.
Хә­ер­ле төн! Яңа бө­ре­лән­гән
Бә­хе­те­без
тиз­рәк чә­чәк ат­сын.
Кү­ңе­лем ту­лы дөнья ак­лык­ла­ры,
Тат­лы төш­ләр бу­лып кер­сен шу­лар.
Хә­ер­ле төн си­ңа! Ты­ныч йо­кы!

Ро­мео

Ни­чек хә­зер си­не кал­ды­рып ки­тим?

Джуль­ет­та

Йә, әйт, си­ңа та­гын нәр­сә җит­ми?

Ро­мео

Мин ант ит­тем, ин­де җа­вап кө­тәм.

Джуль­ет­та

Мин бе­рен­че бу­лып ант ит­тем һәм
Ки­лә­чәк­тә тү­гел, ә үт­кән­дә
Ка­лу­ы­на шу­ның хә­зер үке­нәм.

Ро­мео

Әл­лә ан­тың­ны ки­ре ал­мак­чы­мы?

Джуль­ет­та

Әйе, лә­кин ка­бат би­рер өчен.
Кү­ңе­лем­дә ят­кан саф хә­зи­нәм
Ми­нем ка­ра­мак­та тү­гел күп­тән.
Сөю хи­сем олы диң­гез ке­бек
Ик­сез-чик­сез үзе, үзе ти­рән.
Күп­ме бү­ләк ит­сәм, ул шул­ка­дәр
Ар­та гы­на ба­ра.

Арт­тан Тәр­би­я­че­нең ча­кыр­ган та­вы­шы ише­те­лә.

Тәр­би­я­че (сәх­нә ар­тын­нан)

Кү­гәр­че­нем!

Джуль­ет­та

Хуш. Дә­шә­ләр.
Ке­рәм, ке­рәм. Йә, бар, тик оныт­ма.
Тук­та, бәл­ки, та­гын чы­гар­мын.

(Ки­тә.)

Ро­мео

Ила­һи төн, из­ге ила­һи төн!
Ә бәл­ки, бу тат­лы төш­ ке­нә­дер?
Ик­сез-чик­сез зур икән ул шат­лык.
Әки­ят­тә­ге сы­ман мог­җи­за бу!

Джуль­ет­та ка­бат ке­рә.

Джуль­ет­та

Ике ге­нә сүз әй­тим­че та­гын.
Ан­нан хуш­ла­шыр­быз, сө­ек­лем.
Чын­лап то­рып ми­ңа өй­лә­нер­гә
Ни­я­тең бар
икән әгәр дә,
Кай­да, кай­чан ни­ках бу­ла­ча­гын
Хә­бәр ит син ми­ңа ир­тә­гә.
Ир­түк си­ңа шу­ны бе­лер өчен
Мин­нән ке­ше ки­лер. Ки­рәк­сә,
Бө­тен бар­лы­гым­ны си­ңа баг­лап,
Си­нең арт­тан ки­тәм, син дәш­сәң.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
би­ре­гә – сюда
бит ал­масы – щёки
әдәп сак­лап сохраняя воспитанность
ике­йөз­ле­лә­нү – быть двуличным
вәгъ­дә сүз­лә­реобещания
ыша­ну­чан һәм бер­кат­лы бу­лып кү­ре­нәм­дер? – И, наверно, кажусь доверчивой и наивной?
Тәкъ­ди­мең­не ки­ре ка­га­чак­мын. – Отвергну твоё предложение.
җил­бә­зәк – ветреная
тыш­тан гы­на тый­нак – скромный только внешне
на­мус күп­кә чис­та­рак – совесть намного чище
хис­лә­рем­не чә­чеп сал­мас өченчтобы не расплескать чувства
ри­я­сыз әйт­кән – сказанное без притворства
кө­меш нур­га күм­гән ай­ның – самой луной, покрывшей серебряным светом
ант итәр­гә ла­ек иң бө­ек зат – самый великий человек, достойный клятвы
кыз­ган баш­тан(фраз.) – на горячую голову
Яшь­нәп сүн­гән ел­гыр яшен сы­ман. – Словно ловко сверкнувшая молния.
яңа бө­ре­лән­гән бә­хе­те­без – только что проклюнувшееся счастье
ила­һи төн – божественная ночь
тат­лы төш­ – сладкий сон
өй­лә­нер­гә ни­я­тең бар – есть намерение жениться

Тәр­би­я­че (сәх­нә ар­тын­нан)

Кү­гәр­че­нем!

Джуль­ет­та

Хә­зер! Бер ге­нә ми­нут!
Ал­дау уе бе­лән йөр­сәң әгәр,
Ул ча­гын­да, зин­һар...

Тәр­би­я­че (сәх­нә ар­тын­нан)

Кү­гәр­че­нем!

Джуль­ет­та

Ки­леп йөр­мә бү­тән, кал­дыр ми­не.
Ә ир­тә­гә ке­ше җи­бә­рер­мен.

Ро­мео

Мин ант итәм...
Джуль­ет­та
Хә­зер сау­бул­ла­шыйк.
Йөз мең ка­бат хә­ер­ле төн те­лим.

(Ки­тә.)

Ро­мео

Ка­ра­шың­нан си­нең мәх­рүм кал­гач,
Са­гы­шым­нан йөз мең аһ орыр­мын.
Сөй­гән яр­лар яны­на мәк­тә­бен­нән
Кач­кан ба­ла сы­ман ашы­га­быз.
Ае­рыл­гач исә, ки­ре­сен­чә,
Кыш мәк­тәп­кә бар­ган ба­ла ке­бек
Сал­мак­ла­на без­нең ады­мы­быз.

(Ки­тә баш­лый.)

Джуль­ет­та яңа­дан бал­кон­га чы­га.

Джуль­ет­та

Ро­мео! Аһ, кош­лар ал­дый тор­ган
Сы­быз­гы да юк бит кул­ла­рым­да,
Ла­чы­ным­ны ча­кы­рып алыр идем.
Кыч­кы­ра ал­мыйм, чөн­ки мин тот­кын­да.
Юк­са хә­зер мес­кен кай­та­ваз­ны
Бер­тук­тау­сыз та­вы­шы кар­лык­кан­чы,
"Ро­мео, бәгъ­рем, син кая?" дип,
Кыч­кы­рыр­га мәҗ­бүр итәр идем.

Ро­мео

Ка­бат ча­кы­ра ми­не йө­рәк па­рәм.
Кө­меш моң­нар бу­лып яң­гы­рый икән
Га­шыйк­лар­ның та­вы­шы төн­лә бе­лән.
Джуль­ет­та
Ро­мео!

Ро­мео

Бәгъ­рем!

Джуль­ет­та

Әйт, ир­тә­гә
Сә­гать ни­чә­ләр­гә си­нең ян­га
Ке­ше җи­бә­рер­гә?

Ро­мео

Ту­гыз­лар­га.

Джуль­ет­та

Аңа ка­дәр егер­ме ел әле!
Кө­тү – га­зап... Нәр­сә әйт­мәк­че идем?

Ро­мео

Син хә­тер­лә, ә мин кө­теп то­рам.

Джуль­ет­та

Ал­ла­рым­да си­не то­тар өчен,
Мин бит аны та­гын оны­та­чак­мын.

Ро­мео

Хә­тер­лә дә оныт, шул ара­да
Үз-үзем­не он­тып ба­сып то­рыйм.

Джуль­ет­та

Таң сы­зы­ла. Ин­де кит­сәң икән.
Тик әйт, син­нән ни­чек ае­ры­лыр­га?
Ефәк җеп­кә та­гып очы­ра тор­ган
Асыл­кош­тан без­нең ни аер­ма?
Җеп­не бе­раз бу­ша­ту­га, кош­чык
Оча баш­лый. Лә­кин аны шун­дук
Тар­тып ала үзе­нә җеп ху­җа­сы.
Без­ дә си­нең бе­лән нәкъ шу­лай ук.

Ро­мео

Нәкъ шун­дый ук ко­шың бу­лыр идем.

Джуль­ет­та

Мин үзем дә си­ңа шу­ны те­лим.
Ко­ча­гым­да си­не үтер­гән­че
Наз­лар идем ул чак. Йә, ярый, хуш.
Хуш дип әй­тәм, үзем ки­тә ал­мыйм.
Си­нең ян­да шу­лай мең ел буе
Ты­ныч йо­кы те­ләп то­рыр идем.

(Ки­тә.)

Ро­мео

Хуш, сө­ек­лем! Тат­лы төш­ләр күр син,
Күк­рә­ге­ңә шун­нан шат­лык иң­сен.
Ты­ныч йо­кы си­ңа те­ләп ка­лам.
Үзем исә хә­зер ки­ңәш со­рап
Из­ге ата хөҗ­рә­се­нә ча­бам.

(Ки­тә.)

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Кү­гәр­че­нем! – Голубка!
ал­дау уе – мысль об обмане
йөз мең ка­бат – сто тысяч раз
аһ орыр­мын – буду мучиться
сы­быз­гы - свистулька
Ла­чы­ным­ны ча­кы­рып алыр идем. – Вызвала бы сокола.
Бер­тук­тау­сыз та­вы­шы кар­лык­кан­чы,- Непрестанно до того, как голос сядет.
йө­рәк па­рәм – сердце моё
Таң сы­зы­ла. – Расссветает.
син­нән ни­чек ае­ры­лыр­га – как с тобой разлучиться
ефәк җеп­кә та­гып очы­ра тор­ган – та, которая летает, будучи привязанной к шёлковой нитке
җеп­не бе­раз бу­ша­ту­га – как только немного освободишь нить
из­ге ата хөҗ­рә­се­нә ча­бам – бегу в обитель святого отца

***

Как вам звучание известного произведения на татарском? Понравилось? А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Ромео һәм Джульетта

Тест: Ромео һәм Джульетта

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG