Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Андрей Боряшиновны 18 мартка кадәр сак астында калдырдылар


Андрей Боряшинов
Андрей Боряшинов

Активист былтыр 29 марттан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе активист Андрей Бояршиновны сак астында калдыру вакытын 18 мартка кадәр озайткан. Бу хакта "Idel.Реалии"-га аның адвокаты Рим Сабиров хәбәр иткән.

Бояршиновны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр. Җинаять эшен Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 18 мартта ачты.

Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. (Бу көннәрдә Казанда сугышка каршы чаралар узган иде – ред.). Ул үз гамәлләренең җинаятьчел характерда булуын аңлаган килеш, "кешеләрнең акылына һәм ирегенә йогынты ясау, аларны канунсыз гамәлләр кылырга этәрү" максаты белән хәбәрләр чыгарган, лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау, террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга өндәү билгеләрен ачыклаган диелде.

Адвокат Рим Сабиров бүгенге утырышка Бояршиновның әнисеннән башка бер тыңлаучыны да кертмәүләрен әйткән.

Активист былтыр 29 марттан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аны сак астында калдыру вакытын берничә тапкыр озайттылар.

Бояршинов җинаять эше ачуларын "сәяси" гамәл дип атый, ул "бу сугышка каршы булдым, каршымын һәм каршы булачакмын да", дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG