Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләренә 38 миллион сумга яңа байрак һәм тугралар сатып алачаклар 


Татарстан, Русия һәм Казан байраклары
Татарстан, Русия һәм Казан байраклары

Дәүләт символларын республиканың 275 белем бирү оешмаларына кайтартачаклар. Байраклар, тугралардан торган бер җыелма 70 мең сум тирәсе тора. Моңа акчаларны федераль һәм республика бюджетларыннан бүләчәкләр. 

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләр өчен 38,4 миллион сумга Русия һәм Татарстанның дәүләт символларын сатып алачак. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан.

Татарстан мәктәпләрендә байраклар һәм туграларны "Русия ватандашларына патриотик тәрбия бирү" федераль проекты кысаларында яңартачаклар.

Дәүләт символларын республиканың 275 белем бирү оешмаларына кайтартачаклар. Һәр мәктәпкә Русия һәм Татарстанның берешәр байрагын һәм бу байракларны күтәрү өчен урамга куела торган колгалар, берешәр данә бүлмәгә куела торган Русия һәм Татарстан байрагы, 10шар данә өстәлгә куелга торган Татарстан һәм Русия байрагы, шулай ук бер зур һәм бер кечкенә Русия һәм Татарстан туграсы сатып алыначак.

Мәктәп өчен сатып алыначак дәүләт символларының бер җыелмасы 70 мең сум тирәсе тора. Бүлмәләргә эленә торган байраклар 9,5 мең сум, урамга эленә торганы – 1,7 мең сум, зур тугралар – 5,6 мең сум ә иң кыйммәтле әйбер – әләмне күтәрә торган колга, аларны урнаштыру 42 мең сумга төшәчәк диелә.

Моңа акчаларны федераль һәм республика бюджетларыннан бүләчәкләр. Мәктәпләргә дәүләт символлары 2023 ел ахырына кадәр кайтырга тиеш.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы илнең мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертелде.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов илнең барлык мәктәпләрендә яңа уку елында һәр атна башында гимн җырланачак һәм Русия байрагы күтәреләчәк, дип белдерде.

Бу тәкъдимне кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда да тиз арада тормышка ашыра башладылар.

Былтыр 18 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә Русия байрагын күтәрергә кушты, бер атна вакыт бирде.

Татарстанда һәм Башкортстанда, шулай ук Мари Илендә мәктәп линейкаларында дәүләт гимнын гына түгел, республика гимннарын да яңгырату тәкъдиме каралды.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты әгъзасы Ркаил Зәйдулла "әгәр республикада Русия гимнын уйнатсалар, аның артыннан Татарстан гимны да башкарылырга тиеш", дип белдерде.

"Татарстан – милли республика. Зур илгә мәхәббәт кече ватанга мәхәббәттән башлана. Әгәр кеше кече ватанын, үз халкын, шәһәрен яратмаса, ул үзенең зур ватаны язмышы турында ничек уйлый алачак? Ике гимнны да җырлау күп вакыт алмаячак – Русия гимнының бер строфасын, соңыннан Татарстан гимнын. Яки киресенчә. Якында безнең сессия булачак, бу мәсьәлә турында Дәүләт шурасында фикер алышырбыз", дигән иде Зәйдулла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG