Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Мүнһен конференциясендә "Голиафны җиңәргә" өндәде


Украина президенты Владимир Зеленский видеоэлемтә аша чыгыш ясый
Украина президенты Владимир Зеленский видеоэлемтә аша чыгыш ясый

Германиянең Бавария федераль җире башкаласы Мүнһенда иминлек халыкара конференциясе ачылды.

Анда гадәттәгечә күп дәүләтләрнең лидерлары һәм югары дәрәҗәдәге вәкилләре, шул исәптән Германия канцлеры Олаф Шольц, Франция президенты Эммануэль Макрон, АКШ вице-президенты Камала Харрис катнаша.

Русиянең Украинага каршы агрессиясе - быелгы конференциянең төп темаларының берсе. Украина президенты Владимир Зеленский чарада катнашучыларга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте.

Үз чыгышында ул Голиафны җиңгән Давыт турында Библия кыйссасын искә алып, Путин Русиясен Голиаф белән чагыштырды, ә Украинага ярдәм итүче һәм агрессиягә каршы торучы барлык кешеләрне "Давытлар" дип атады.

Зеленский янә Көнбатыш илләрен Украинага бигрәк тә авыр техника белән ярдәмне көчәйтергә һәм тизләтергә чакырды. Украина президенты сүзләренчә, "Голиаф"ны җиңүдән башка альтернатива юк. Зеленский Украинаның халыкара танылган чикләрдә бар территориясендә контрольне кайтарырга омтылачагын раслады. Украина президенты сүзләренчә, ул компромисска бармаячак.

2007 елда бу конференциядә Русия президенты Владимир Путин чыгыш ясаган иде, быел анда Русия хакимияте вәкилләре яисә Кремль белән бәйле эшкуарлар чакырылмады. Аның каравы чарага эмиграциядә яшәүче оппозиционерлар Михаил Ходорковский һәм Гарри Каспаров, шулай ук "Мемориал" оешмасына нигез салучы Ирина Щербакова һәм Борис Немцов исемендәге фонд башлыгы Жанна Немцова чакырылды. Алар катнашында дискуссия шимбә кич узачак.

Русия төбәкләре активистлары конференцияне оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, чарага чакырылган Русия вәкилләренең ничек сайлануын аңлатырга сорады. Хатны татар, башкорт, бурят, якут, калмык, чечен, эрзя, мокша, казакъ, ингерманланд хәрәкәтләре вәкилләре имзалады.

Конференцияне оештыручылар комментар бирүне кирәк тапмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG