Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин юлламасы: озак сугышка әзерләнүме?


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Федераль җыенга беренче еллык юллама белән чыкты. Узган ел мондый чыгыш ясалмады. Аерым белгечләр алдан зур белдерүләр ясалачак дип фаразласа да, чынлыкта Путин Көнбатышны гаепләү белән чикләнде, Стратегик һөҗүм коралын киметү (СНВ) килешүен бер яклы туктатып торуын әйтте. Төбәкләр темасына аерым тукталмады, шул ук вакытта "сатлыкларга" каршы көрәш алып барачагын кабат искәртте.

Путинның бу юлламасы гадәттәгедән озынрак булды. Ул 1 сәгать 46 минут дәвам итте. Алдан көтелгәнчә, көн үзәгендә - сугыш темасы булды. Путин чыгышында Украинага каршы сугыш башлануда Көнбатышны гаепләде. Юлламаның төп өлеше сугышчыларга ярдәм күрсәтү, хәрби сәнәгать җитештерүенә бәйле булды. Русиянең эчке проблемнарына артык игътибар бирелмәде. Азатлык Путин күтәргән төп мәсьәләләргә күзәтү ясый һәм аларның Татарстанга һәм башка милли республикаларга ничек йогынты ясаячагы турында белгечләр фикерен тәкъдим итә.

"Сатлыкларга" янау турында: "Милли активистларга басым артачак"

Путин Русияне эчтән "сатлыклар" кулы белән җимерергә телиләр дип белдерде. "Көнбатыш сатлыкларга өстенлек биреп безнең җәмгыятьне таркатырга тели", диде ул.

Русиянең бөтенлегенә каршы чыгучыларга карата ул кырыс чаралар күреләчәген әйтте. "Сатлык юлына басучылар, безнең җәмгыятьнең иминлегенә, илнең территориаль бөтенлегенә каршы юнәлгән террорчылык һәм башка җинаятьләр кылучылар канун нигезендә җаваплылыкка тартылачак", диде ул.

Сәясәт белгече Руслан Айсин мондый янаулардан соң милли республикаларда да репрессияләр көчәячәк дип саный.

"Милли активистларга басым тагын да көчәячәк. Әле тагын берничә кырыс канун кабул ителәчәк. Бүген милли республикаларда милли сәясәт болай да юк. Шулай да тел, мәдәният активистлары бар. Димәк, аларны да бетерәчәкләр. Русия эчке сәясәттә тоталитар һәм унитар юнәлешкә кереп бара. XIX гасырдагы кебек православ динен, "самодержавие" һәм "народность", ягъни урыс милләтчелеген алга сөрү булачак. Аның әйткән сүзләрендә татарга карата мөнәсәбәт күренә. Кем дә кем милли темаларны күтәрә икән, хыянәтчеләр булачак дип аңларга кирәк. Милли һәм дини үзбилгеләнү идеяләрен алга чыгару мөмкин булмаячак, һәрхәлдә, авыр булачак", диде ул.

Сугышчыларга ярдәм турында: "Бу сугышның озак дәвам итәчәге хакында сөйли"

Путин Украинага каршы һөҗүм алып барган Русия сугышчыларына ярдәм күрсәтеләчәген ышандырды. Аерым алганда, ул сугышта үлеп калганнарның гаиләләренә һәм "махсус операция" ветераннарына булыша торган дәүләт фонды булдырырга кушты. Моннан тыш, сугышчыларга ярты елга 14 көнлек ял биреләчәк. Хәрби сәнәгать заводларында эшләүчеләргә торак арендалауда ташламалар вәгъдә ителде.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов фикеренчә, бу сугышның озак дәвам итәчәге турында сөйли.

"Сугышчыларга һәр алты ай саен ял биреләчәге турында яңалык Украина һәм Көнбатышка юлланды. Безне ардылар дип исәпләмәгез, без озак сугышырга җыенабыз. Бу җәһәннәмнең тизрәк бетүен теләгән русияләргә әлеге тәкъдим ошамаячак, билгеле. Әмма дошманга моны (сугышның озак дәвам итәчәген) җиткерү теләге шул кадәр көчле ки, ул халык фикере белән санлашмаска туры килде. Моны йомшартыр өчен минималь хезмәт хакын (МРОТ) арттырырга булды", диде ул.

Путин 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 18,5 процентка артып, 19 242 сумга җитәчәген әйтте.

Мәскәү-Казан юлы хакында: "Татарстанга моның файдасы юк"

Юлламада төбәкләрдәге социаль-икътисади торыш, милли республикалар турында бернәрсә дә әйтелмәде. Путин чыгышында Татарстанга турыдан-туры бәйле бер генә мәсьәлә - Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомобиль юлы телгә алынды.

Тышкы икътисади элемтәне киңәйтү максатыннан яңа логистика булдырыла диелде. Мәскәү-Казан юлы шуның бер өлеше булып тора. Әлеге магистраль Екатеринбур, Чиләбе, Төмәнгә кадәр дәвам итәчәк. Киләчәктә бу юл Иркутски белән Владивостокка кадәр сузылып, Казакъстан, Монголия һәм Кытай белән тоташачак. Путин бу Көньяк-Көнчыгыш Азия базары белән икътисади мөнәсәбәтләрне киңәйтергә ярдәм итәчәк дип ышана.

"Яхшы юллар булмаганда, түләүле юл төзү генә безнең төбәкләргә ярдәм итмәс, икътисадка йогынты ясамас дип уйлыйм. Киресенчә, тарифлар үсәчәк. Кытайдан тауарларны зур күләмдә ташысалар да, юл чыгымнары барыбер шул бәягә өстәләчәк. Гади халыкның түләүле юлдан йөрергә мөмкинлеге дә юк. Без Ротенбергларның "Платон" системын ничек керткәннәрен хәтерлибез. Ул нәкъ менә гади халыкка, зур йөк машинасын йөртүчеләрнең кесәсенә бәрде. Бер яктан, түләүле юлның чыгымнары зур түгел кебек күренсә дә, ләкин ул шактый суммага җыелачак. Икенчедән, бу акчалар безнең бюджетка кермәячәк. Ә юлны төзекләндерү безнең җилкәгә төшәчәк", дип саный Руслан Айсин.

Элегрәк Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл төзергә теләгәннәр иде. Соңрак Русия хөкүмәте бу идеядән баш тартты. Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моңа шатлануын яшермәде. Чөнки бу республикадан кадрларны югалтуга китерә алыр иде диде ул.

М-12 юлы Башкортстан аша да узачак. Республикада йөзләгән мең кеше бүген читтә "вахта" юлы белән эшләргә мәҗбүр. Статистикага караганда, 2020 елда гына да Башкортстаннан 165,3 мең кеше читкә китеп эшләгән — бу республикадагы бар мәшгуль халыкның 9,2% проценты дигән сүз. Башкортстан вахтачыларының иң зур өлеше Төмән өлкәсендә эшли. 2020 елда анда Башкортстаннан 109 меңнән артык кеше эшләгән. Бу - рәсми саннар. Белгеч әйтүенчә, вахтада теркәлмәгән кешеләр дә күп эшли.

М-12 юлы да милли респбуликалардагы халыкның күпләп китүенә китермәсме?

СНВ килешүен туктату турында: "Бу - АКШка шантаж ясау"

Путин юллама ахырында Русия стратегик һөҗүм коралын киметү турында (СНВ) килешүне бер яклы туктатып торуын белдерде. АКШ атом сынауларын үткәрсә, Русиядә дә яңа атом коралы сынауларын үткәрәчәк, диде ул.

Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүе 2021 елда озайтылган иде. Ул 2025 елга кадәр гамәлдә.

Моңа кадәр аны АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама һәм Дмитрий Медведев 2010 елда имзалады. Ул һәр тараф атом кораллары санын 1550 берәмлеккә кадәр киметүне күз уңында тоттты.

Хәрби эксперт Юрий Федоров сүзләренчә, Путин АКШка шантаж ясый.

"Бу - турыдан-туры атом коралын куллану куркынычы түгел, бу - АКШка һәм Европага шантаж ясау. Атом коралын контроль итүдәге барлык чараларны да Русия кире кага дигән сүз. Әгәр дә Русия атом кораллары авария хәлендә икән, аны сынап карау гына атом коралы мөмкинлегенең әзерлекле булуы турында сөйләми. Без моны белмибез, гәрчә, мондый фикерләр әйтелә", диде ул.

  • Русия президенты Федераль җыенга юллама белән һәр ел чыгыш ясарга тиеш. 2022 елда мондый юллама булмады, белгечләр моны Украинага каршы сугышта аның әйтерлек сүзе булмавы белән аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG