Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Татарстанда террорчылык турында 26 җинаять эше ачылган


Куәт оешмасы вәкиле республикада "Правый сектор" тарафдарларын тотуын да белдерде.

Узган ер Татарстанда 26 террорчылык, 22 экстремистик җинаять ачыкланган. Бу хакта 22 февральдә Татарстан эчке эшләр министрының урынбасары Алексей Соколов Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

Моннан тыш, 91 очракта прокурор кисәтүе ясалган. Аларның 66сы яшьләр экстремизмына, 25 - дини экстремизмга кагыла.

Узган ел барлыгы 267 физик һәм юридик зат административ җаваплылыкка тартылган.

"Канунсыз миграциянең ике каналы туктатылды. Аннан 2 800дән артык чит ил кешесе кулланган. Шуларның 17се халыкара террористик оешма тарафдары иде", диде ул.

Русия оккупацияләгән Украина төбәкләреннән китерелгән качаклар арасында ике кешенең "Правый сектор" тарафдары булуы ачыкланган. Аларны Русиядән кире җибәргәннәр. Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләр арасында да аларның тарафдарлары бар.

"Казан һәм Чаллыда яшәүче ике кешенең "Чит ил легионы" һәм "Правый сектор"ның канунсыз хәрби берәмлектә катнашырга китүе туктатылды", диде ул.

2022 елда Татарстанда барлыгы 202 кешене үтерү, 95 талау, 580 урлау очрагы теркәлгән. IT өлкәдә барлыгы 2 817 җинаять тикшерелгән, 1 793 очракта канун бозуны ачыклый алганнар. Барлыгы 3 млрд сумга зыян килгән. Татарстан IT җинаятьләр саны буенча бүген Мәскәү һәм Краснодар краеннан соң Русиядә өченче урында бара.

Республикада оешкан җинаятьчел төркемнәр (ОПГ) кылган 8 җинаять теркәлгән, 714 кешене җаваплылыкка тартканнар. Яшүсмерләр арасында җинаять кылулар 2,3 процентка арткан.

Ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов куәт оешмаларына протест белдерүчеләргә һәм милләтчеләргә юл куймаска өндәде. Ул "күмәк көнбатышның агрессив сәясәтен" һәм "Киев режимының ачык провокацион-террористик төсмердәге гамәлләрен" куркыныч яный торган мәсьәлә дип атады. Миңнеханов бу шартларда халыкның каршылык күрсәтүен бастырып килергә чакырды.

Миңнеханов Татарстанда яшеренү урыннарын әзерлеген контрольгә алырга кушкан иде. Ул Украина тарафыннан һөҗүм ясалуда республика "искәрмә булырбыз дип әйтү дөрес түгел" дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG