Accessibility links

Кайнар хәбәр

Санкцияләр аркасында Татарстанда элемтә операторы станцияләре ике тапкырга азрак төзеләчәк


Германиянең Карлсруэ шәһәрендә 5G элемтә станциясе
Германиянең Карлсруэ шәһәрендә 5G элемтә станциясе

Республика мобиль элемтә өчен чит ил җиһазларына кытлык кичерә башлаган.

Русиягә кертелгән санкцияләр сәбәпле Татарстанда элемтә операторы станцияләре ике тапкырга азрак төзеләчәк. Бу хакта бүген республиканың дигитал үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

Депутат Лотфулла Шәфигуллин министрдан санкцияләрнең IT технологияләргә ничек йогынты ясавы хакында сорашты.

Хәйруллин элемтә операторы станцияләрен төзүдә кыенлыклар булуы хакында әйтте.

"Nokia, Ericsson, Huawei ширкәтләре Русиягә мобиль челтәрләр өчен җиһазлар җибәрүне вакытлыча туктатып торулары хакында игълан итте. Моңа карамастан, быел яңа база станцияләрен төзү програмы дәвам итәчәк. Без элемтә операторлары белән барлыгы 350 станция төзергә җыенабыз. Бу соңгы еллар белән чагыштырганда, ике тапкырга азрак булачак. Без хәзер вакытлыча кыенлыклар белән очраштык. Бу элемтә операторларның булган запасына бәйле", диде ул.

Аныңча, хәзер Казанның "Радиоприбор" заводында 4G мобиль элемтә станциясенең үрнәге булдырылган. Алга таба аны күпләп җитештерү турында сөйләшүләр алып барыла.

  • 2022 елның февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Моңа җавап итеп, АКШ һәм Европа даими рәвештә санкцияләр кертә, алар Русия оешмалары белән хезмәттәшлек итүне чикли яки тулысынча тыя.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң 1200дән артык оешма Русиядә эшчәнлеген туктатты, аларның 372се илдән тулысынча китте.
  • 2022 елда Татарстанда импорт күләме 20 процентка кимеде.
  • Гайдар институты үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә күрә, чикләүләр аркасында Русия оешмаларының 67 проценты Кытай җиһазларына күчкән. Русиянең үзендә җитештерелгән җиһазларны оешмаларның 39 проценты гына куллана диелде.
  • Сугыш шартларында IT белгечләренең бер өлеше Русиядән китте. Бу Татарстанда әлеге кадрларга кытлык тудырды. Рәсмиләр уку йортларында бу юнәлештә белем алучылар санын ике тапкырга арттырырга кирәк дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG