Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан IT өлкәсендә белгечләргә кытлык кичерә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда IT белгечләргә кытлык барлыкка килгән. Уку йортларында бу юнәлештә белем алучылар санын ике тапкырга арттырырга кирәк диелә. Мобилизация вакытындa күпме белгечнең чит илгә качып киткәне әйтелми. Республикада "Дигиталлаштыру елына" йомгак ясадылар.

Татарстанда IT белгечләр кытлыгын киметү өчен уку йортларында бу юнәлештә белем алучылар санын ике тапкырга арттырырга кирәк. Бу хакта 25 гыйнварда Татарстан Дәүләт идарәсенең дигитал үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада узган ел игълан ителгән "Дигиталлаштыру елына" йомгак ясау киңәшмәсендә белдерде.

Airat Khairullin
Airat Khairullin

"Кадрлар кытлыгы бар. Бу мәсьәләне хәл итү - безнең алда торган бурычларның берсе. Ел саен республикада кимендә 10 мең IT белгече кирәк. Узган ел бу юнәлештә уку йортларын 4 464 студент тәмамлап чыкты. Аларның санын ике тапкырга арттырырга кирәк", диде министр.

2022 елда республиканың 11 югары уку йортын 3 063, 29 урта һөнәри уку йортын - 1 401 IT белгеч тәмамлаган.

Министр белгечләрне мәктәп яшеннән әзерли башларга кирәк дип саный. Белем бирү йортларында 616 "дигитал дәресләр" үткәрелгән. IT әсбаплар ясарга өйрәтүче бәйгедә 30 мең бала катнашкан. Ул бу санны 200 меңгә җиткерү бурычы куелуын әйтте.

Моннан тыш, Хәйруллин бюджет оешмаларында эшләүче 88 мең хезмәткәрнең "дигитал трансформация" курсын узуын сөйләде. Киләчәктә алар бюджет эшчеләренең 100 процентын укытып чыгарырга тели.

Шул ук вакытта Айрат Хәйруллин Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, аеруча мобилизация вакытындa IT белгечләрнең чит илгә качып китәргә мәҗбүр булуын телгә алмады.

Моңа кадәр Русиянең дигитал үсеш министры Максут Шадаев ел башыннан илнең барлыгы 10 процентка якын IT белгече читкә киткән һәм кире кайтмаган дип белдергән иде. Аның әйтүенчә, Русиянең 100 меңләп IT-белгече чит илдә кала бирә.

Русия электрон коммуникацияләр ассоциациясе бәяләмәсенә күрә, бу тармакта эшләүче 50-70 мең кеше чит илгә күчкән. Ассоциация фаразынча, тагын 100 меңләп IT-белгеч Русиядән апрельдә күчеп киткән.

"БИЗНЕС Online" басмасына биргән әңгәмәсендә Айрат Хәйруллин Татарстаннан күпме белгеч китүе билгеле түгел дип белдергән.

Русия саклану министрлыгы IT белгечләр, элемтә операторлары хезмәткәрләре, медиа һәм банк эшчеләре мобилизациядән азат ителәчәк дигән иде. Әмма шуңа карамастан, Мәскәүдән чакырылган IT белгеч Тимур Измайловның сугышта үлүе билгеле булды.

Сугыш шартларында 2022 елда Татарстанда киберһөҗүмнәр 10 тапкырга арткан ди министр.

"Киберһөҗүмгә каршы үзәк" үз вакытында 380 мең очракны ачыклап туктата алды. Бу 2021 елдагыдан 10 тапкырга күбрәк. Әйтергә кирәк, үз вакытында кабул ителгән карарлар республиканың мәгълүмати инфраструктурасына нык торырга ярдәм итте", диде ул.

Узган ел республикада махсус оператив-тактик төркем оешкан. Бу республикаларның сәнәгать оешмаларын алдан кисәтеп эшләргә ярдәм итә ди ул.

  • Русия Украинага бәреп кергәч тә икенче көнне үк Anonymous халыкара аноним һакерлар төркеме Русия хөкүмәтенә кибер-сугыш игълан итте. Шул вакыттан бирле берничә зур кибер-һөҗүм ясалды: һакерлар Русиядәге зур мәгълүмат чараларының, дәүләт оешмаларының һәм арбитраж мәхкәмәләрнең сайтларын җимерде.
  • Европа берлеге, АКШ, Британия һәм Канада Русияне Украинага каршы кибер һөҗүм ясауда гаепләп чыккан иде. Бу 24 февральдә сугыш башланган көнне эшләнгән диелде. Русиянең максаты – Viasat ширкәте идарә иткән KA-SAT спутник челтәрен эштән чыгару булган дип хәбәр иттеләр. Кибер һөҗүм Украинада дәүләт органнары һәм оешмаларының, җирле кулланучыларның элемтәсен бозган, шулай ук Европа берлегенә кергән берничә дәүләтне дә читләтеп узмаган дип әйтелде.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG