Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Русиянең 10 процентлап IT белгече илдән киткән һәм кире кайтмаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дигитал үсеш министры әйтүенчә, Русиянең 100 меңләп IT-белгече чит илдә кала бирә. Шул ук вакытта аларның 80ләп проценты дус булган илләрдә яши һәм Русия ширкәтләренә эшләвен дәвам итә, дигән ул. 

Ел башыннан Русиянең барлыгы 10 процентка якын IT белгече илдән киткән һәм кире кайтмаган. Бу хакта Русия думасындагы хөкүмәт сәгатендә илнең дигитал үсеш министры Максут Шадаев җиткерде. Аның әйтүенчә, Русиянең 100 меңләп IT-белгече чит илдә кала бирә. Шул ук вакытта аларның 80ләп проценты дус булган илләрдә яши һәм Русия ширкәтләренә эшләвен дәвам итә, дигән ул.

Forbes хисаплауларына күрә, Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, ике атна эчендә 700 мең кеше чит илләргә киткән. Аларның 200 меңләбенең Казакъстанга килүе әйтелгән иде. Алар арасында ничәсе IT белгеч булуы билгеле түгел.

Русия IT-белгечләренең илдән китүенең беренче дулкыны Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач күзәтелде. Русия электрон коммуникацияләр ассоциациясе бәяләмәсенә күрә, бу тармакта эшләүче 50-70 мең кеше чит илгә күчкән. Ассоциация фаразынча, тагын 100 меңләп IT-белгеч Русиядән апрельдә күчеп киткән.

  • Җәй башында Эчке эшләр министры урынбасары, статс-сәркатиб Игорь Зубов Русиягә якынча 170 мең IT-белгеч кирәк дип белдергән иде.
  • Русиядә IT-тармакка төрле өстенлекләр бирелүгә карамастан, Украинага бәреп керү нәтиҗәсендә Русиягә каршы санкцияләр кертелә башлаганнан бирле мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләрнең илдән китүе дәвам итә. IT тармагында эшләүче белгечләр Русиянең бу өлкәдә киләчәге томанлы дип саный. Барысы да дәүләт карамагына күчерелү һәм ирекләр кысылуның зыян китерәген әйтәләр. Кемдер моңа түзеп тора алмый, китә, ә кемдер әлегә калып тора, чөнки чит илләрдә яшәргә әзер түгел.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланган иде. "Өлешчә мобилизация" исә 21 сентябрьдә игълан ителде.
  • Русия саклану министрлыгы IT- белгечләр, элемтә операторлары хезмәткәрләре, медиа һәм банк эшчеләре мобилизациядән азат ителәчәк дигән иде. Әмма шуңа карамастан, Мәскәүдән чакырылган IT-белгеч Тимур Измайловның сугышта үлүе билгеле булды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG