Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятләре берьюлы өч җәмәгать эшлеклесенә Борис Немцов истәлегенә чара уздырырга рөхсәт бирмәгән


Борис Немцов
Борис Немцов

Киңкүләм пикетны 26 һәм 27 февральдә уздырырга теләгәннәр. Чара уздыруның максаты буларак төрле сәбәпләр күрсәтелгән, әмма мэрия бөтенесенә дә бер сәбәп белән рөхсәт бирмәгән: чараның максаты “Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар турындагы” федераль канунга туры килми дигәннәр.

Казан хакимиятләре берьюлы өч җәмәгать эшлеклесенә Борис Немцов истәлегенә чара уздырырга рөхсәт бирмәгән. Бу хакта түрәләрнең җавабын күрсәтеп, "Республикасы" Telegram-каналы һәм "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе хәбәр итә.

Чара уздырырга рөхсәтне "Яблоко" фиркасе һәм тагын ике активист сораган булган. Чара уздыруның максаты буларак төрле сәбәпләр күрсәтелгән, әмма мэрия бөтенесенә дә бер сәбәп белән рөхсәт бирмәгән: чараның максаты "Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар турындагы" федераль канунга туры килми дигәннәр.

"Яблоко"ның Татарстандагы бүлекчәсе Руслан Зиннәтуллин пикетның максатын "Үтерелгән сәясәтчеләргә һәм журналистларга багышланган истәлек чарасы үткәрү, сәяси репрессия һәм цензура белән килешмәүне белдерү", дип язган булган, мэрия баш тарткан.

Калган документларда чараларның максаты – "Русия сәясәтчесе Борис Немцов истәлеген хөрмәтләү", "Борис Немцов һәм гомумән һәлак булган сәясәтчеләр истәлегенә чара уздыру" дип язылган.

  • Узган ел Казанда Борис Немцовны искә алу чарасы 27 февральдә үткән иде, берничә кеше тоткарланды.
  • Русиянең 2014 елда Кырымны аннексияләвенә һәм Донбассны көч белән тартып алу тырышлыгына каршы протест чаралары оештырган Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү Кремле янындагы күпердә атып үтерелгән иде.
  • 2017 елның җәендә Мәскәү хәрби мәхкәмәсе Борис Немцовны үтерүдә гаепле дип танып, эчке эшләр министрлыгының Чечнядагы "Север" батальоны офицеры Заур Дадаевны 20 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем итте.
  • Шул ук эш нигезендә Анзор һәм Шадид Губашевлар 19 һәм 16 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем ителде. Хәмзәт Бахаев 11 еллык җәза алды. Үтерүне "Север" батальонының элекке офицеры Руслан Мөхединов оештырган дип санала, ул эзләүгә бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG