Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәҗип (Назип) – Фатыйх Әмирхан


Читаем произведение Фатиха Амирхана "Нәҗип" о ценности дружбы и умении восхищаться чужим талантом. Текст, написанный очень красивым языком, позволяет взрослым погрузиться в мир детских мыслей. Мы записали аудио, подготовили перевод ключевых фраз и тест.

Нәҗип (Фатыйх Әмирхан)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:13:26 0:00

Минем абыемны бөтен күршеләр мактап сөйли иде. "Булдыклы бала, матур бала, акыллы бала",– диләр иде. Күрше апалар минем апа янына кергәч: "Гомәр кайда соң? Ишегалдында да күренмәде",– дип сорыйлар. Әгәр ул өйдә булса, карчыклар аны чакырып сөяләр, сөйләштерәләр, кызлар аны үз уеннарына катыштыралар, кыстап курай уйнаталар иде. Кайдан өйрәнептер, ул курайны бик моңлы, матур итеп уйный иде.

Башка кешеләрнең аны болай сөюләре, мактаулары мине бик көнләштермәсә дә, Мәрфуга апаның аны миннән артык сөюе борчый иде. Мәрфуга дип без күрше Габдрахман абзыйның кызын йөртә идек. Миңа караганда сигез-тугыз яшь, абыема караганда алты-җиде яшькә олырак иде ул. Әмма безнең ундүрт яшьлек апабыз янына сөйләшергә генә түгел, курчак уйнарга да керә иде. Абый да, мин дә аны сөя идек. Мин аны күзләре зур булганга һәм матур итеп көлгәнгә сөя идем. Мәрфуга апа бик матур тавыш белән сөйләшә иде. Аның тавышы абый уйнаган курай тавышына охшый иде.

Бер көнне абый белән яңа уен уйлап таптык. Абый ат урынына булды, мин кучер булдым. Берничә минут шулай баргач, абый миңа: "Атны җитезрәк чаптыр!",– диде. Мин тыпырчына башладым. Шулчак апа тәрәзәдән: "Гомәр, кер әле монда! Безгә курайда уйнарсың!",– дип кычкырды. Абыйның җавап биргәнен көтмәдем, үзем җавап бирдем:

– Уйныйбыз әле без! Курай-курай, имеш. Тапканнар бер курай. Кермибез без, йөдәтмәгез безне. Шулай бит, абый? Анда кызлар арасында малайларга...

Кызлар арасында Мәрфуга апаның да барлыгын икебез дә белә идек. Араларына абыйны чакырдылар, ә мине дәшмәделәр. Шул минем ачуымны бик китерде. Абыйны кертмәс өчен, мин аякларымны тагын да ныграк тыпырчындырдым. Әмма апа мине юри ачуландырырга теләгәндәй:

– Сине дәшмибез дә без. Синең кирәгең юк. Гомәрне дәшәм бит мин. Гомәр, кер, акыллым!– дип кычкырды.

Апаның ул сүзләренә каршы миңа нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде. Нишлисең? Мин тоттым да апаны үчекли башладым. Иренемне кабарттым, күзләремне акайттым да: "Үә-үә-үә! Гомәр, кер, кер, кер. Үә-үә-үә! Курай-ра-–рай!"– дип кычкырдым. Ачуымнан бөтен кәефем бетте. Ярый әле абый җавап бирмәде.

Апа тәрәзәдән китте. Без уенны дәвам иттек. Тик бераздан тәрәзәдән тагын тавыш ишетелде: "Гомәр!" Тик бу юлы безнең апаның түгел, Мәрфуга апаның матур тавышы иде. Бу юлы аның тавышы миңа шундый ямьсез булып ишетелде. Мин эчемнән генә аны да үчекләдем. Абый тиз арада торды да өйгә кереп китте. Бу хәл мине шундый хурландырды, хәтта күзләремә яшь килде. Кешене мыскыл итәләр! Аны дәшәләр, мине дәшмиләр! Әллә мин әти-әнинең үги баласыдыр? Миңа гына әйтмиләрдер? Менә үзләре кыямәт көнендә җәһәннәм утында янарлар әле! "Үзләре" дигәнем кем булганын үзем дә белмим. Миндә үч алу теләге туды. Әмма кемнән алырга аны: ападанмы, Мәрфуга ападанмы, әллә барысыннанмы? "Анысы ничек туры килер",– дип, апалар янына чаптым.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
мактап сөйли – хвалит
булдыклы – толковый
ишегалды – двор
чакырып сөяләр – приглашают к себе и любя тискают
кыстап курай уйнаталар – умоляюще просят играть на курае
мине бик көнләштермәсә дә – хоть особо и не заставляет ревновать
миңа караганда – чем я
Атны җитезрәк чаптыр! – Гони коня быстрее!
тыпырчына башладым – начал дрыгать ногами
йөдәтмәгез безне – не мучайте нас
араларына – к себе
дәшмәделәрздесь: не пригласили
ачуымны китерде – разозлило
юри ачуландырырга теләгәндәй – словно специально желая разозлить
үчекли башладым – начал дразнить
иренемне кабарттым, күзләремне акайттым – вздул губы, вытаращил глаза
бөтен кәефем бетте – всё настроение упало
хурландырды – унизило
үги баласы – приёмный ребёнок
кыямәт көнендә җәһәннәм утында янарлар – в судный день будут гореть в адском огне
үч алу теләге туды – возникла жажда мести

Бүлмәдә, апа һәм Мәрфуга ападан башка, минем яшьтәрәк ике кыз утыралар иде. Абый курайда уйный иде. Керүгә мин абыйның курай уйнавын үчекли башладым. Апа авызымны кулы белән каплады да: "Шаярма. Тукта! Хәзер әнигә әйтәм!" – диде. Мәрфуга апа да зур күзләре белән карап: "Абау, энем… Син бер дә болай түгел идең бит. Менә бу кунак кызлары үзеңне акылсыз малай дип уйларлар",– диде. Минем ачуым тагын да артты. Абый янын бардым да кураен тартып алдым. Бу гамәлем мине кунак кызлары алдында батыр дип күрсәтер сыман тоела иде. Ләкин эшнең азагы алай булмады. Абый кураен минем кулдан тартып алды да үземне этеп җибәрде. Мәрфуга апа һәм кунак кызлары миңа: "Абау, акылсыз",– диделәр. Мин абый белән сугышырга әзер идем. Апа моны сизде дә күрше бүлмәгә кертеп, бикләп куйды. Мин ишеккә кага башладым. Әнинең тавышын ишеткәч, елап кычкыра башладым:

– Абыйны үзләре янына чакыралар. Ә мин килгәч, куып чыгаралар...

– Абыеңныкы шикелле һөнәрең булса, сине дә чакырырлар иде. Кит аннан! Тавыш чыгарма! – дип әйтте әни.

Бу хурлыктан соң мин бакчада елап утырдым. Мине барысы да җәберлиләр! Әнием дә минем үги анамдыр. Менә кыямәт көнендә һәммәсе дә җәзаларын күрерләр әле. "Һөнәрең булса" дигән булалар. Абый миннән олырак бит ул. Аның яшенә җиткәч, минем дә һөнәрем булыр әле...

Ул көнне йокларга яткач, шул гамәлләрем турында бик озак уйладым. Бер яктан, апалар, абый, әни, кунак кызлары мине мыскыл иткән сыман тоела. Икенче караганда, мин үземне начар тоттым шикелле. Бер ачуым арта, бер оялам. Мәрфуга апа мине акылсыз, көчсез, кыюсыз, елак дип уйлагандыр инде. Абыйны алар һөнәре өчен чакыралар икән. Мәрфуга апа мине һөнәрсез дип уйлагандыр инде.

Икенче көнне мин боларның берсе дә дөрес түгеллеген Мәрфуга апага дәлилләү турында уйладым. Уй туды сыман. Мәрфуга апаның безгә көн саен ничәдә кергәнен белә идем. Шул вакытта өй түбәсенә мендем дә морҗага таяндым. Миңа шул рәвештә унбиш-егерме минут торырга туры килде. Әмма мин чыдадым. Менә бервакыт капкадан Мәрфуга апа керде. Ул инде ишегалдының уртасына җитте, ләкин түбәгә бер генә тапкыр да күз төшермәде. Ул өйгә якын килә дә килә, мине күрми дә күрми. Мин чыдамадым.

– Мәрфуга апа! – дип кычкырдым.

Ул мине күрде, ләкин: "Исәнме, Нәҗип!" – дигәннән башка берни дә әйтмәде. Минем шушындый биек һәм куркыныч урында торуыма бер дә исе китмәгән сыман иде. Мин аның игътибарын тагын җәлеп иттем:

– Мәрфуга апа, мин монда әллә кайчаннан торам бит,– дип кычкырдым.

Ул миңа тагын карады да: "Егылып төшсәң...Төш аннан. Өй түбәсендә каргалар гына йөриләр. Зур егетләр анда менмиләр. Әнә абыең зур булгач, анда бер дә менми",– диде.

Бу сүз минем бөтен кәефемне бозды. Моннан соң түбәдә басып торуның бер кызыгы да калмады. Кәефсезләнеп түбәдән төштем дә, бакчага барып утырдым. Абый шунда менсә, аны мактарлар иде әле. Ул курка, ул менә алмый шул. Аны берсе дә "куркак" дими. Барысы да мине генә җәберли сыман. Мәрфуга апага һәм башкаларга ачуым килде. Ләкин Мәрфуга апага үземнең акыллы һәм һөнәрле икәнемне күрсәтү уен ташламадым. Моның өчен мин аның чыкканын көттем, җитез генә коймага мендем дә тар такта буйлап йөри башладым. Мин йөрим дә йөрим, ә ул мине күрми. Мин тамак кырдым – файдасы булмады. Мәрфуга апа тагын: "Нәҗип, төш, энем. Койма өстендә зур егетләр йөрми, мәчеләр генә йөриләр. Әнә абыең андый җиргә менми, акыллы булгач. Сине дә мактыйбыз без, сине дә күрәбез",– диде.

Бу сүз миңа элеккесеннән дә яманрак тоелды. Мәрфуга апа минем үземне күрсәтергә теләгәнемне сизде. Мине бер дә батыр дип тә, егет дип тә уйламады. Бер аякта торганымны күрмәде, юри генә "күрдем" дигән булды. Эчемнән тагын Мәрфуга апаны үчекләдем. "Аның күзләре дә матур түгел, кечкенә генә. Көлүе дә матур түгел, әбиләр көлүе шикелле",– дип ачуландым. Аннан бераз тынычландым һәм болай әйтүемнең дөрес түгел икәнен үзем дә аңладым. Аның күзләре зур, тешләре ап-ак, көлүе матур бит. Шулай да Мәрфуга ападан үч алу теләге китмәде! Аның күзләре хәзер генә зур бит. Менә икесенә дә арпа чыгар да кеп-кечкенә булып калырлар! Тешләре дә авыртырлар да коелып бетәрләр! Көлүе дә ямьсезләнер әле!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
...дан башка – кроме...
керүгәкак только вошла
шаярмане шути
тартып алдым – вырвал, выдернул
гамәл – поступок
этеп җибәрде – оттолкнул
һөнәр – профессия, специальность, занятие
оялам – стесняюсь
дәлилләү турында – о том, как доказать
көн саен – каждый день
өй түбәсенә мендем дә морҗага таяндым – поднялся на крышу дома и облакатился о дымоход
чыдадым – выдержал
күз төшермәде – не бросила взгляд
игътибарын тагын җәлеп иттем – снова привлёк внимание
җитез генә коймага мендем дә тар такта буйлап йөри башладым – шустро поднялся на забор и начал ходить по узкой доске
мин тамак кырдым – я кашлянул
файдасы булмады – не помогло
арпа чыгар – ячмень вылезет
тешләре коелып бетәрләр – зубы выпадут

Икенче көнне ачу кимегән, үпкә генә калган иде. Ул көнне урамда көчле җил, давыл күтәрелде. Күк йөзе кара болыт кисәкләренә тулган. Бер болыт нәкъ безнең өй өстенә килгән иде. Каты итеп күк күкрәде, яшен яшьнәде, яңгыр ява башлады. Бу көчле яңгыр бөтен ишегалдын суга батырды. Мин балчыкта йөрергә чыгып киттем. Ябышкан кызыл балчык аякларны рәхәтләндерә иде. Балчыктан төрле нәрсәләр ясый башладым. Күмәч, ат булды. Бу "ат" дигәнем атка да, мөгезсез сыерга да охшаган иде. Шуңа, яхшырак аңлашылсын өчен, мин аның аркасына шырпы белән "АТ" дип яздым. Туктале! Башыма яхшы фикер килде. Әйдә әле мин Мәрфуга апаны ясыйм! Башта гәүдәсен ясадым, аннары аякларын өстәдем. Кулларны ясау мәшәкатьлерәк булды. Әмма аларын да тәмамладым. Дөрес, алар бармаксыз һәм берсе икенчесеннән кыскарак булды. Аннан шар кадәр баш ясадым да шырпы белән авыз сыздым. Тукмак сыман борын куйдым, мунчаладан чәч өстәдем. Аңламаган кешеләр өчен моның да аркасына "МӘРФУГА АПА" дип язып куйдым. Хәзер Мәрфуга апаның безгә керүен генә көтәсе калды.

Менә бервакыт Мәрфуга апаның капкадан кергәне күренде. Ул миңа елмайды да: "Исәнме, Нәҗип! Нигә болай пычрандың?" – диде. Мин шунда кичәге ачуны оныттым һәм: "Ул мине дә сөя, абыйны гына түгел",– дип уйладым да Мәрфуга апаны яныма чакырдым. балчыктан ясалган сынны күрсәттем. Мәрфуга апа көлеп:

– Абау җаным, бу бик ямьсез бит. Мин шулай ук ямьсезмени соң? – диде.

Мин аңа моның алай түгеллеген, чәче дә аныкы сыман сары икәнен аңлаттым. Ләкин ул:

– Мин бик үпкәлим инде сиңа, Нәҗип. Андый нәрсәләр ясама, пычранма. Менә абыең акыллы булгач, пычранып йөрими,– диде дә китеп барды.

Көтелмәгән бу сүзләрдән мин нишләргә белмәдем. Хурлануымнан, ачуымнан елыйсым килде. Мәрфуга апаның аркасына: "Абый ясаса, матур дияр идегез әле. Мин ясаганга гына ямьсез дисез. Ул болай ясый белми шул!" – дип кычкырдым. Биш минуттан мин ясалма Мәрфуга апның бер күзен чукып алдым, бер кулын өздем дә өйдәге өстәлгә куйдым һәм:

– Рр-р, Мәрфуга апа нинди ямьсез! Аның күзе дә зур түгел, чукып алынган күз! Авызы да матур түгел, әбиләр авызы шикелле. Кулы да бер генә. Мәрфуга апа нинди ямьсез! – дип кычкырдым. Аннары сынны ишегалдында таптадым.

Бу хәлләрдән соң озак вакыт Мәрфуга апа белән дус була алмадым. Шул елның кышында мәдрәсәдә рәсем дәресләре ала башладым. Яз башында мин рәсемнәрне инде шактый яхшы төшерә идем. Бер көнне абый белән өй яныннан аккан судан көймә җибәрергә төштек. Бервакыт ишектән апа күренде. Ул: "Нәҗип, монда кер әле",– дип чакырды. "Туктале, мин уйныйм әле",– дидем. Бераздан ишектән Мәрфуга апа чыкты: "Нәҗип, әзгә генә кереп чык әле, җаным",– диде. Мәрфуга апа белән әле дус түгел идем. Ләкин керми булдырмадым. Алар минем рәсемнәр төшерә торган альбомымны карап утыралар иде.

– Нәҗип, син миңа шушы зур итеп төшергән чәчәгеңне кечкенә итеп төшермәссеңме? Хәзер булса, яхшы булыр иде. Ярыймы? – дип сорады.

Мин аның өчен чәчәкнең кечкенәсен төшерә башладым. Чәчәк Мәрфуга апага калфакта чигәр өчен кирәк икән. Эшемне тәмамладым.

– Рәхмәт сиңа! Кечкенә генә куллары белән нинди матур чәчәкләр төшерә белә бит,– диде Мәрфуга апа. Моны әйткәндә, аның күзләре дә матур, тешләре дә ап-ак, елмаюы да гүзәл иделәр.

– Мин сиңа, Мәрфуга апа, кирәк булса, тагын да матур чәчәкләр төшерермен,– дидем дә янә уйнарга чыгып киттем. Ниһаять, мин дә һөнәрсез малай түгел икәнемне аңладым.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
көчле җил, давыл күтәрелде – поднялся сильный ветер, метель
Күк йөзе кара болыт кисәкләренә тулган. – Небо было полно тучами.
күк күкрәде – прогремел гром
яшен яшьнәде – сверкнула молния
яңгыр ява – идёт дождь
суга батырды – потопил
балчыкта йөрергә – ходить в грязи
мөгезсез сыер – безрогая корова
аркасына шырпы белән – спичкрй на спине
гәүдәсен ясадым – сделал туловище
аякларын өстәдем – добавил ноги
мәшәкатьлерәк булды – оказалось сложнее
тукмак сыман – будто картошка(нос картошкой)
мунчаладан чәч өстәдем – добавил волосы из мочалки
пычрандың – испачкался
чукып алдым – выколол
судан көймә җибәрергә – пускать лодки по воде
керми булдырмадым – не смог не зайти
зур итеп төшергән чәчәгеңне – большой нарисованный цветок

***

У нас также есть следующие произведения Фатиха Амирхана:

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Нәҗип

Тест: Нәҗип

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG