Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел 17 меңгә якын русияле Европа берлегендә сыену урыны сорап гариза тапшырган, бу алдагы елдагыдан ике тапкыр күбрәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр сыену урыны бирүне 16 920 русияле сораган, шуларның 13,6 меңе беренче тапкыр, ә 3,3 меңе – кабаттан мөрәҗәгать иткән.

2022 елда Европа берлеендә сыену урыны сорап 17 меңләп русияле гариза тапшырган – бу 2021 елдагыдан ике тапкырга күбрәк, диелә Европа берлегенең миграция эшләре агентлыгы белешмәләрендә.

Былтыр сыену урыны бирүне 16 920 русияле сораган, шуларның 13,6 меңе беренче тапкыр, ә 3,3 меңе – кабаттан мөрәҗәгать иткән.

2021 елда барлыгы 6993 гариза бирелгән булган, шуларның 4357се – беренче тапкыр тапшырылган.

Былтыр Европа берлегендә сыену урыны соралган 966 мең гариза кабул ителгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк. Хисапны төзүчеләр фикеренчә, бу коронавирус белән бәйле чикләүләр бетерелү, низаглар һәм азык-төлек иминлеге мәсьәләләре белән бәйле.

Иң күп гаризаны Сүрия (132 мең кеше), Әфганстан (129 мең), Венесуэла (51 мең), Колумбия (43 мең) ватандашлары биргән. Төркия, Венесуэла, Колумбия, Бангладеш һәм Грузиядән моңарчы булмаганча күп гариза килгән диелә.

Украинаның дүрт миллионлап ватандашы вакытлыча яклау сорап гариза тапшырган. Хәзер украиннар Европа берлегенә документларсыз да керә, соңрак вакытлыча сыену урыны сорап мөрәҗәгать итә ала. Моның белән беррәттән гариза тапшыручыларга яшәргә рөхсәт бирелә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр күпләп илдән китә башлады, "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң күчеп китүчеләр саны тагын да артты.
  • Беренче дулкында китүчеләр башлыча Төркия, Грузия, Европа илләрен, Израилне сайлады. Журналистлар, хокук яклаучылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗади интеллигенция – Рига, Вильнюс, Тбилиси, Ереван, Берлин кебек шәһәрләргә күпләп китте. Европа илләре әле ул вакытта Русиядән килүчеләргә капкаларын япмаган иде, кем тели, шулар килә, урнаша алды. Ул вакытта Татарстан белән Башкорстаннан да, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар Русиядән китү ягын кайгыртты. Күп түгел, әмма бар иде. Татар белән башкортның беренче агымы Төркиягә юл тотты.
  • Мөһаҗирлекнең икенче дулкыны исә Путинның "өлешчә мобилизация" игълан итүеннән соң, сентябрь аенда барлыкка килде. Ике-өч көн эчендә сугышка эләгү һәм чикләр ябылу куркынычы татар белән башкортларны Казакъстан, Кыргызстанга китәргә мәҗбүр итте. Китүчеләрнең зур өлеше Төркиягә китүне хуп күрде.
  • Былтыр август азагында Европа берлеге илләре русияләргә гадиләштерелгән тәртиптә виза бирүне туктатуын игълан итте. Бу Русия ватандашларына Европа берлегенә керүне кыенлаштырачак һәм кыйммәтрәк итәчәк, диде Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель. Бу чикләү Русиянең Украинага һөҗүм итүе сәбәпле кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG