Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөснуллин Кырым күперендәге барлык юлларны вакытыннан бер ай алданрак ачуларын җиткерде


“Төзекләндерү эшләрен күпердә хәрәкәт туктатмаслык итеп оештыра алдык. 5 декабрьдә – ике атнага алданрак итеп күпернең иң нык зыян килгән уң ягын ачтык”, дигән ул.

Кырым күперенең бөтен юллары да машина белән хәрәкәт итү өчен ачылды, күперне төзекләндерү эшләрен вакытыннан 39 көнгә иртәрәк тәмамладылар, дип белдерде Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин.

"Төзекләндерү эшләрен күпердә хәрәкәт туктатмаслык итеп оештыра алдык. 5 декабрьдә – ике атнага алданрак итеп күпернең иң нык зыян килгән уң ягын ачтык", дигән ул.

Хөснуллин әйтүенчә, төрле көннәрдә төзелештә 500 гә кадәр кеше һәм 50 берәмлек техника катнашкан, бу исә төзелеш эшләрен тәүлек әйләнәсе алып барырга мөмкинлек биргән.

  • Кырым күперендә шартлау 8 октябрь иртәсендә булды. Русия террорчылыкка каршы дәүләт комитеты күпердә йөк машинасы шартлатылган дип белдерде. Нәтиҗәдә күпернең бер өлеше җимерелде һәм ягулык тутырылган цистерналы поездга ут капты.
  • Русия президенты Владимир Путин шартлауны теракт дип атады һәм аңа заказ бирүчеләр, аны оештыручылар – Украинаның махсус хезмәтләре диде.
  • Киев берничә тапкыр бу күперне хәрби һәдәф дип белдерде, әмма андагы шартлауга рәсми фикер белдермәде, җаваплылыкны үз өстенә алмады.
  • Кырым күпере шартлаганнан соң, Русия куәт оешмалары вәкилләре бер атна эчендә сигез кешене кулга алды.
  • ВВС-ның урыс хезмәте бу кешеләрнең кемнәр булуы турында җентекләп язып чыкты. Басма Кырым күперен шартлатуда очраклы кешеләрне гаеплиләр дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG