Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украин ягыннан БТР куып алып китүе белән "танылган" Фәнис Хөсәенов исемен мәңгеләштергәннәр


Фәнис Хөсәенов
Фәнис Хөсәенов

Аның исеменә ике мемориаль такта һәм укыган мәктәбендә "Каһарман партасы" куелган диелә. 

Башкортстанда Украинадагы сугышта һәлак булган, янәсе БТР куып алып киткән дип танылган Фәнис Хөсәеновның исемен мәңгеләштергәннәр. Бу хакта Mkset җиткерә.

Тәтешле районының Яңа Кайпан авылында, укыган мәктәбендә Хөсәеновның рәсеме белән "Каһарман партасы" урнаштырганнар.

Партадан тыш, Тәтешле районында егет хөрмәтенә ике мемориаль такта барлыкка килгән. Аларны Яңа Кайпан авылы мәктәбенә һәм Бүл-Кайпан авылындагы Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллиятенә куйганнар.

Фәнис Хөсәеновның сугышта һәлак булуы 6 гыйнварда хәбәр ителде.
Сугышта булырмын дип уйламаган идем. Әни безне шуның өчен тапкан бит инде. Ир булып өйдә ятар өчен түгел", дип сөйләгән иде ул.

Украин ягыннан БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәенов һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

Вафатыннан соң егетнең элек карак булуы һәм урлашуларга яшүсмерләрне дә җәлеп итүе турында билгеле булды. Хөсәеновны урлашулар, милекне юк итү һәм зарарлау өчен биш мәртәбә хөкем иткән булганнар, диелде.

  • Фәнис Хөсәеновка 24 яшь иде, ул БРның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылыннан. Авыл хуҗалыгы көллиятендә тракторчы булырга укыган. 2016-2017 елларда мәҗбүри хәрби хезмәттә булган.
  • 2022 елның июнендә сугышка китәргә теләк белдергән, ләкин хөкем ителгән булу сәбәпле аны башта алмаганнар, соңрак бер батальонга язылган.
  • Хөсәенов Украинада "Барс 17" батальонында сугышкан. Бәрелешләрнең берсендә украин БТРын куып алып китеп анда яраланган генералны чыгарган дип хәбәр ителгән иде. Бу хәбәр социаль челтәрләрдә киң таралды, якташлары аны бүләкләргә сорап имзалар җыйды, ә Уфадагы хакимияткә якын рәссам Камил Бузыкаев Фәнис турында комикс ясады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG