Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хоккей Доминаторы Путин яклы Голиафка каршы көрәшә. Доминик Һашек белән эксклюзив әңгәмә


Доминик Һашек
Доминик Һашек

Танылган чех хоккейчысы, НХЛ уенчысы Доминик Һашек русия спортчыларын халыкара ярышларга кертү - Путин режимына реклам ясау дип саный. Ул Путинга каршы чыккан спортчыларга демократик илләр сыену визасы бирергә, аннан соң гына алар ярышларда катнашырга тиеш дип саный.

Чех хоккейчысы, капкачы Доминик Һашек Чехиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган — озак еллар ул НХЛда уйнады, берничә ел дәвамында лиганың иң яхшы капкачысы дип танылды, ике тапкыр Стэнли Кубогына ия булды, ә җанатарлардан аңа "Доминатор" кушаматы тагылды. 2010-2011 елларда Һашек хәтта Мәскәүнең "Спартак" такымы капкасын да саклаган иде. Чехиядә ул ХХ гасырның иң яхшы хоккейчысы буларак танылган. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Һашек көрәш кырын алыштырды — ул спорт һәм русия спортчыларын Владимир Путинның авторитар режимын пропагандалау өчен куллануга каршы актив көрәшә.

Доминик Һашек ни өчен бу эшкә алынуы, ниләр тәкъдим итүе турында Азатлыкка да сөйләде.

— Күптән түгел сез Твиттерда НХЛда уйнаучы танылган чех хоккейчысы Давид Пастрнякның (David Pastrňák) башка танылган уенчы Александр Овечкин белән төшкән фотосы астында тәнкыйть сүзләре калдырдыгыз. Овечкин үзенең Путинны хуплавы турында ачыктан-ачык белдереп килә. Сез Пастрнякны кискен тәнкыйтьләдегез һәм башка спортчыларны Путин режимы тарафдарлары булган чараларда катнашмаска чакырдыгыз. Әлеге хәлдән соң Пастрняк белән аерым сөйләштегезме, үз фикерегезне белдерә алдыгызмы?

— "Кискен тәнкыйтьләде" дию — бераз арттыру инде. Кем дә кем үзенең Instagram-ында Путин режимын хуплаучы кеше белән фотосын элә, моны империалистик сугыш һәм Русия җинаятьләрен хуплаучы кешеләр һәрвакыт кулланачак дип яздым мин. Тәнкыйтьтән соң (аңа башкалар да язды), Давид фотоны алып куйды. Шулай да аның ни өчен бу фотоны элүен һәм ни өчен соңыннан алып куюын аңлатмавы кызганыч. Әлбәттә, миллионлаган җанатарларның моны беләсе килә. Мин, мәсәлән, бик телим. Ә болай ниндидер фаразлар гына кыла алам.

— НХЛда уйнаучы башка чех спортчыларының реакциясе нинди булды?

— Мин белмим. Күпләр Пастрнякны моның өчен тәнкыйтьләде, ләкин спортчылар ягыннан бер реакция дә күрмәдем. Фотоның Путинның җинаятьчел максатларында кулланылачагын Давид аңламагандыр дип уйлыйбыз. Хәзер менә белә һәм бүтән беркайчан да алай эшләмәячәк. Бу фаразлар гына инде.

— Сез Твиттерда НХЛның русия спортчыларын һаман уйнатуы турында еш язасыз. 2022 елның декабрендә НХЛ җитәкчелегенә һәм спорт лигаларына хат язып, русия уенчыларыннан баш тартырга чакырдыгыз. Алар өчен миллиардлаган доллар тотып Русиянең агрессив сәясәтен рекламлыйсыз дидегез. Сез бөтен русия спортчыларын бөтен ярышлардан, шул исәптән Олимпия уеннарыннан да читләштерү кирәк дисезме, әллә Овечкин кебек Путин сәясәтен яклаучыларны гынамы?

Һәр русияле Русия сугышы һәм Русия җинаятьләренең рекламы булып тора.

— Бөтен русия спортчылар турында әйтәм. Кызганычка, бүгенге көндә "безнең" ярышларда катнашучы һәр русияле Русия сугышы һәм Русия җинаятьләренең рекламы булып тора һәм бу күпме украин гомерләре дигән сүз. Кызганычка, хәтта Путинны тәнкыйтьләүче яшь русия спортчылары да Русия рекламы булып тора.

— Моңа нинди аргументлар китерә аласыз?

— Аргументлар? Һәр Русия ватандашы — ташчымы ул, укытучымы, фермер яки спортчымы — барысы да үз илләре вәкилләре һәм бу ил әлеге кешене һәм аның уңышларын үз максатларына ирешер өчен куллана. Бу бөтен илләргә дә кагыла, моның бер начарлыгы да юк. Кызганычка, Русиянең бүгенге максатлары — импералистик сугыш һәм Украинаны юк итү яки әсир итү. Һәм моның белән бик күп җинаятьләр бәйле. Шуңа күрә һәр русия спортчысының уңышлары (Путинны яклыймы ул, юкмы) менә шушы җинаятьләр өчен кулланыла. Халыкара ярышларда безнең белән катнашучы русия спортчылары Путин режимының, җинаятьләренең, сугышының иң шәп рекламы.

Әгәр бу спортчыларны ярышлардан читләштерсәләр, барысы да тамырдан үзгәрер иде. Ә аннары — бик кырыс шартлар белән — Путин режимын ачыктан-ачык тәныйтьләгән һәм тиешле рәвештә үзен тоткан спортчыларга демократик илләр качак визалары бирә ала. Һәм бу спортчылар 50 ел элек тоталитаризм чорындагы кебек монда сыену алыр иде. Һәм шул вакытта инде алар безнең ярышларда катнашып, күрсәткән нәтиҗәләренә карап, Олимпиадага да бара алыр иде. Мондый яшь һәм кыю спортчылар безнең ярдәмгә мохтаҗ! Русиядә мыскыллауларга дучар була алган бу спортчылар һәм аларның гаиләләре моңа лаек. Кызганыч, безнең демократик илләр, Халыкара олимпия комитеты (ХОК) һәм башка спорт оешмалары әлеге спортчылар өчен берни дә эшләми, бу бик аяныч. Мин мондый ярдәм күрсәтү турында сугыш башланганнан бирле сөйлим, ә ХОК һәм башкалар моңа төкереп карый. Бу бик начар.

— Сезнең оппонетлар "Соң, Доминик НХЛда элекке вакытта уйнады, хәзер башка яшь спортчылар әлеге мөмкинлектән файдаланырга тели һәм үз юлларында сәясәтнең киртә булуын теләми" дип әйтергә мөмкин. Сез моңа ни дип җавап бирер идегез?

Русия спортчылары, телиләрме, юкмы, әлеге сугышның пропагандачыларына әйләнде

— Аларның юлларында бернинди киртә булмавын телим мин дә. Сүз, беренче чиратта, уенчының сыйфаты турында барырга тиеш, аның куәте, бу куәтне такымы өчен куллану мөмкинлеге турында. Кызганыч, хәзерге вакытта русия спортчылары юлында Русия режимы һәм аның империалистик сугышы һәм җинаятьләре тора. Алар Русия ватандашлары буларак автоматик рәвештә, телиләрме, юкмы, әлеге сугышның пропагандачыларына әйләнде. Без, бу русия спортчыларына безнең арага тизрәк кайтыр өчен ярдәм итәргә тиеш. Ләкин сугышны тәнкыйть итүчеләргә генә һәм бик кырыс шартлар белән генә аларга сыену бирергә тиеш. Шул вакытта бу кыю спортчылар сугышка һәм Путинга каршы илче була ала. Бу сугышны тизрәк туктата һәм меңләгән, бәлки, миллионлаган гомерләрне коткара ала. Ә сугыш тәмамлангач, беркем дә беркемнең дә юлында киртә булмас. Хәтта Путин да. Минем өндәүләр баштан ук ачык иде. Әйдәгез, башны комга тыкмыйк һәм Русиягә түгел, ә русия спортчыларына ярдәм итик.

— Русия спортчылары арасында сезне һәм сезнең бу сүзләрне хуплаучы булдымы?

— Белмим. Минем русия спортчылары белән дә, Русиянең башка ватандашлары белән дә элемтәләрем юк.

— Сез әлеге мәсьәләне бер ел элек, сугыш башлану белән күтәрдегез. Аннары ачык хат булды. Ләкин берни үзгәрмәде, НХЛ сезнең сүзләр белән килешми. НХЛның кереме 5 млрд доллар икәнен исәпкә алганда, ул сезнең тәкъдимнәрне кабул итә алыр дип уйлыйсызмы? Мораль акчадан өстен була алырмы?

— Бу алардан [НХЛ] тора. Русия ватандашларына уйнарга рөхсәт итеп, сугышны рекламлауларын алар бик яхшы белә. Алар Украинага салынган зыян, үтерелгән украиннар өчен җаваплы. Минем максат — НХЛны мондый мөнәсәбәте өчен түләргә мәҗбүр итү. Әлбәттә, сүз миллиардлаган долларлар турында бара. Кызганычка, кеше гомерләре өчен Гэри Беттмэн җитәкчелегендәге НХЛ тоткан җаваплылык акчалата үлчәнә алмый.

— Америка һәм Канада матбугат чаралары Русиянең Украинага басып керүен киң яктырта, АКШ һәм Канада хакимиятләре Украинаны яклый. Сезнең бу матбугат чаралары вәкилләре белән аралашкан булдымы?

— Әйе, ләкин күп түгел. Бу вазгыятьне минем кебек үк күрүче журналистлар. Белүемчә, әлеге журналистларның сорауларына НХЛ җавап бирми.

— Шулай да ниндидер уңышлар да бар — 4 февральдә НХЛ комиссары Гэри Беттмэн сезнең сүзләргә җавап бирде. Ул сезне Чехия хөкүмәте яки Чехия халкы исеменнән чыгыш ясамыйсыз диде. Чехия Украинаның төп беректәшләренең берсе, сез хөкүмәт белән бергә эшләргә теләмисезме?

— Әйе, Беттмэннан реакция булу әйбәт! Минем ачык хатка җавап бирмәде, ләкин ул Европада гына түгел, Төньяк Америка җәмәгатьчелегенә барып җиткән минем башка тәнкыйди сүзләремә җавап бирергә мәҗбүр булды. Моны яхшыга юрарга була, димәк, минем тавышны ишетә башлыйлар һәм минем анда яңа тарафдарларым барлыкка килә. Мин аның бу твитына җавап бирдем, ул хаклы түгел, безнең илнең күпчелек халкы, күпчелек сенаторлар, булачак президент һәм бүгенге премьер-министр минем кебек үк уйлый дидем.

— Ә Чехия олимпия комитеты (ČOV) бу хакта ни ди?

— ČOV Олимпия хартиясе белән бәйле һәм үзенең һәр белдерүен юристлар белән килештерә. Бу аларның сүзләре мәхкәмәләрдә Русия юристлары тарафыннан шикаять ителмәсен өчен эшләнә. Күптән түгел мин Кейвал әфәнде (Jiří Kejval - Чехия олимпия комитеты президенты) белән сөйләштем. Русияләргә карата белдерүләрегез катырак булсын иде дидем.

— Сезнең бу көрәшне күзәтеп, Библиядәге Давыт һәм Голиаф каршылыгын искә төшерергә мөмкин. Бу очракта Доминик яки Доминатор һәм Голиаф көрәше диик. Сезнең көндәш көчле һәм зур. Ахыр чиктә аны җиңә алуыгызга сезгә нәрсә ышаныч һәм илһам бирә?

— Миңа иң мөһиме — гамәлләрем дөрес булуы, хак эш өчен көрәшүем һәм бу миңа эшне дәвам итәргә этәргеч бирә. Каршы якның никадәр сан ягыннан да, акча ягыннан да көчле булуы мөһим түгел. Минем дә тарафдарларым бар һәм аларның саны тиз арта. Сүз кеше гомерләре, дөресрәге аларны коткару турында бара, бу минем өчен дөньядагы иң матур уеннан да мөһимрәк.

  • Быел гыйнвар ахырында Халыкара олимпия комитеты Украинадагы сугышны яклап чыгыш ясамаган русия һәм беларус спортчыларын уеннарга кертү тәкъдиме белән чыкты. Комитет белдерүенчә, бер генә спортчы да үз паспорты аркасында гына ярышларда катнашудан мәхрүм булырга тиеш түгел. ХОК тәкъдименә ярашлы, уеннарга кертелгән очракта русия һәм беларус спортчылары нейтраль байрак астында чыгыш ясаячак.
  • Февральдә 35 илдән торган коалиция, шул испәтән Балтыйк буе илләре, Британия, АКШ һәм Австралия Русия һәм Беларустан булган спортчыларны 2024 елда Парижда узачак Олимпия уеннарына кертмәү таләбе белән чыгачагы билгеле булды. Мондый карарны 35 илнең тышкы эшләр министрлары онлайн-очрашу вакытында кабул иткән.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG