Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлегенең яңа чикләүләре Татарстаннан Татьяна Ларионова һәм Башкортстаннан Ленара Ивановага каршы кертелде


Казан боралак заводы, архив фотосы
Казан боралак заводы, архив фотосы

Исемлектә Татарстаннан берничә ширкәт, Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат, Башкортстан министры бар.

Европа берлегенең рәсми журналында Украинага һөҗүме өчен Русиягә каршы унынчы чикләүләр пакеты чыкты. Бу чикләүләр 24 февраль кичендә, Русиянең Украинага сугыш башлауга бер ел тулганда кабул ителде. Аларның эчтәлеге бүген чыкты.

Чикләүләр шул исәптән Татарстанның да берничә ширкәтенә: Казан җайланмалар төзү конструкторлык бюросы, Казан боралак заводы, КАМАЗ, Яшел Үзән заводы, "Казан боралак заводының ремонт хезмәте"нә каршы кертелде. Документка ярашлы, чикләүләр "Русиянең Украинадагы вазгыятьне тотрыксызландыру гамәлләре" сәбәпле кертелә.

Моннан тыш исемлекттә Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат Татьяна Ларионова, Татарстанның элекке сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, 90нчы танк дивизиясе җитәкчесе Рамил Ибатуллин бар.

Башкортстаннан чикләүләргә республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова эләкте. Азатлык моңарчы язганча, Европа берлеге аны украин балаларын Русия җирләренә мәҗбүриләп сөрүгә ярдәм итүдә һәм аларны Русия гаиләләренә уллыка бирүгә булышуда гаепли.

Европа берлеге шулай ук Русиянең 3 зур банкына каршы чикләүләр кертте. Исемлектә Альфа-банк, Тинькофф һәм Росбанк бар. Бу банкларның Европа берлеге илләрендә булган активлары туңдырылачак, алар SWIFT-тан сүндереләчәк. Европа оешмаларына бу банклар белән эш итү дә тыелачак.

Альфа-банк белән Росбанк 2022 елда АКШның чикләүләр исемлегенә керде. Тинькофф исә моңарчы бернинди чикләүләргә эләкмәгән иде.

Чикләүләр кертелгән физик затлар арасында Путинга якын дип саналган спортчы Алина Кабаева, "Россия сегодня" медиа төркеме мөдире Кирилл Вышинский, Россотрудничество башлыгы Евгений Примаков, хирург Леонид Рошаль, Русия кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москалькова, Русия президенты каршында Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев һәм башкалар бар.

  • 24 февральдә Русиянең Украинага һөҗүм башлавына 1 ел тулды.
  • Бу көнне дөньяның алдынгы илләре Русия түрәләре һәм эшкуарларына, ширкәтләренә каршы чикләүләр кертте.
  • Австралия һәм Яңа Зеландия чикләүләр исемлегендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров да бар. Хәбиров Украинадагы сугышны иң актив хуплаучы төбәкләре башлыкларының берсе.
  • Британия чикләүләр исемлегенә исә Алинә Кабаеваның әнисе Любовь Кабаева өстәлде. Кабаеваны күпсанлы тикшеренүләргә нигезләнеп, Русия президенты Владимир Путин балаларының анасы дип атыйлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG