Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Австралия һәм Яңа Зеландия чикләүләренә эләккән


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбироа
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбироа

Шул ук вакытта бу илләрнең санкцияләре Татарстан президентына кагылмаган. 

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына бер ел тулганда дөньяның алдынгы илләре Русия түрәләре һәм эшкуарларына, ширкәтләренә каршы чикләүләр кертә башлады. Беренчеләрдән булып яңартылган санкция исемлекләрен Австралия һәм Яңа Зеландия чыгарды. Ике ил дә Русиянең вице-премьерларына һәм хөкүмәт министрларына, губернаторларга, ширкәтләргә каршы чикләүләр кертте.

Бу чикләүләргә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Петербур губернаторы Александр Беглов, Брянски өлкәсе башлыгы Александр Богомаз, Мурмански өлкәсе губернаторы Андрей Чибис һәм башкалар бар. Шунысы бар: ике исемлектә дә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урын алмаган.

Австралия чикләүләрен 90 кешегә һәм 40 юридик затка, ә Яңа Зеландия 87 русиялегә керткән.

Австралия чикләүләренә "Калашников" концерны, "Адмиралтейские верфи", "Туполев"ширкәтләре, В.П. Макеев исемендәге дәүләт ракет үзәге һәм Курганмашзавод бар.

  • Былтыр май аенда Яңа Зеландия чикләүләренә Башкортстаннан сенаторлар Ирек Ялалов һәм Лилия Гомәрова кертелгән иде. Чикләүләр илгә керүне тыя һәм активларны туңдыруны күз уңында тота диелде.
  • Апрель ахырында Австралия дә 144 сенаторга санкцияләр керткән иде, алар арасында Федерация шурасындагы Башкортстан вәкилләре дә бар. Шул ук вакытта бу ил чикләүләре КамАЗга да кертелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG