Accessibility links

"Кави-Сәрвәр" операсы: НКВД җәзалаулары, әләк, тоталитар режим корбаннары фаҗигасе


"Кави-Сәрвәр" операсыннан күренеш. НКВД хезмәткәре шагыйрьдән сорау ала. Рольләрдә - Рөстәм Асаев һәм Артур Исламов
"Кави-Сәрвәр" операсыннан күренеш. НКВД хезмәткәре шагыйрьдән сорау ала. Рольләрдә - Рөстәм Асаев һәм Артур Исламов

Казанда күрсәтелгән "Кави-Сәрвәр" операсында Сталин репрессияләре чоры тасвирлана. Тоталитар режим вакытында исән калу бәрабәренә намусны югалту никадәр җиңел һәм кеше булып калу мөмкинме дигән сораулар күтәрелә. Азатлык опера авторларыннан 1930нчы еллар вакыйгалары бүген кабатлана аламы дип сорады.

11 февраль Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Кави-Сәрвәр" операсының премьерасы булды. Аның композиторы – Миләүшә Хәйруллина, либретто авторы – Айдар Әхмәдиев. Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмованың мәхәббәт тарихын тасвирлаган әсәрдә төп рольләрне ирле-хатынлы җырчылар Эльза һәм Артур Исламовлар башкарды. Әмма опера мәхәббәт хакында гына түгел. Бу Сталин чорындагы репрессияләр вакытында кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, хыянәтләр, әләкләр аркасында төрмәгә эләгеп җәзалар аша узу һәм тоталитар режим вакытында кешелеклелек сыйфатларын саклап калып буламы, дәүләт системы кеше тормышын ничек газапка әйләндерү хакында да.

Бүгенге көндә Русия хакимияте Совет берлегенең караңгы, җинаятьчел тарихына басым ясамаска тырыша. Ул аны көчле империя итеп күрсәтергә тырыша. Ачлык та юк, репрессияләр дә, төрмәләр дә юк, әмма көчле индустрия, Икенче дөнья сугышында җиңү, халыкны бердәм итеп тоткан идеология бар. Моңа ирешү өчен Сталинның каты кулы кирәк булган дип аның җинаятьчел системын акларга тырышкан риторика да ешрак яңгырый. Шуның белән бергә безнең тормышка 1930нчы еллар азагында булган чит ил шпионнары, дошманнарны эзләү, әләкләр язу, күзәтү, нахакка гаепләүләр белән хакимият сәясәтенә туры килмәүчеләрне төрмәгә ябу кебек күренешләр килеп керде.

Кави Нәҗми – татар шагыйре, Сталин репрессиясе корбаны. Үз вакытында Совет берлегенең тугры хезмәтчесе була, большевиклар хакимиятенә күңеле белән ышана. Совет берлеге солдаты буларак иҗат итә, әмма соңыннан үзе дә, ТАССРның Язучылар берлеге рәисе булуына карамастан, Сталин капкынына эләгә. Төрмәгә үзе дә, тәрҗемәче булып эшләүче хатыны Сәрвәр Әдһәмова да утыртыла. Үзе төрмәдән котыла, әмма хатыны сөргендә иза чигә.

Кави Нәҗми әҗәл тырнагыннан могҗиза белән котыла, иреккә чыгарылгач Сталин системына дан җырлаган шигырьләр иҗат итүен дәвам итә, иң югары премия – Сталин бүләгенә ия була. Шуңа да Кави Нәҗми каршылыклы шәхес дип телгә алына. Кем ул: тоталитар системның тугры солдатымы яисә җинаятьчел систем корбанымы? Үзенең тормышын тәмугъка әйләндергән дәүләт системына каршы торып була идеме, ничек кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска, төрмә газапларын кичергәндә бу мөмкинме? Азатлык "Кави-Сәрвәр" операсының либретто авторы Айдар Әхмәдиев белән шушы сорауларны ачыкларга тырышты.

Айдар Әхмәдиев
Айдар Әхмәдиев

— Айдар, операның ничек туу тарихы кызык. Ни өчен Миләүшә Хәйруллина белән нәкъ шушы мәхәббәт тарихы турында опера иҗат итәргә булдыгыз?

— 2019 елда Казанның данлыклы Мергасов йортын саклап калу акциясе игълан ителде, аны җыештыру, тәртип урнаштыру өмәсе булды. Аны блогер Радмила Хакова оештырды, мин дә волонтер буларак катнаштым. Бу йортта төрле билгеле кешеләр яшәгән, шул исәптән татар шәхесләре дә. Күмәкләшеп җыештырып йөргән көнне яныбызга бер ханым килеп, эшебезне мактады, рәхмәт әйтте һәм берничә китап бүләк итте. Биргән китаплар арасында татар язучысы Кави Нәҗми хатыны Сәрвәр Әдһәмова белән язышкан хатлар җыентыгы да бар иде. Ә яныбызга килгән ханым Кави Нәҗминең бердәнбер улы Тансыкның кызы Фәридә булып чыкты.

Моңа кадәр "Угол"да "Мергасов йорты" спектакле булган иде, шушы хатларның бер өлеше ул спектакльдә дә кулланылды, аны Йолдыз Миңнуллина укыды. Мин шул вакытта ук хатларның эчтәлеген ишетеп тәэсирләнгән идем, аеруча Сәрвәр Әдһәмованың ире Кавига мине сөргеннән көтмә, тормышыңны ничек телисең, шулай оештыр дип язганын йөрәк аша үткәрдем. Бу хатын төрмәдән чыгу, ирен күрү өметен бөтенләй өзгән булуын күз алдына китереп ни кадәр коточкыч фаҗига кичергәнен аңларга тырышканым истә.

Өмәдән кайттым да китапны тулысынча укып чыктым. Кара әле, никадәр кызык һәм шул ук вакыта куркыныч язмышлар, дидем. Нәкъ шул вакытта композитор Миләүшә Хәйруллина яңа әсәр язар өчен тарихи сюжет эзли иде. Миңа да мөрәҗәгать иткәне булды. Бу сюжет яңа опера барлыкка китерә ала дип Миләүшәгә шалтыраттым да эчтәлеген сөйләп бирдем.

Опера без күз алдына китергәннән масштаблырак килеп чыкты

Үзем балачактан опера сәнгатен яратам. XX гасырга бәйле сюжет эзли идем, татарча опера язарга хыял бар иде. Миләүшә белән теләкләр, уй-хыяллар бергә туры килде диләр бит, нәкъ шулай булды. Зур өметләр багламадык, үзебез өчен язып карыйк дидек, ике солист өчен камера әсәре иҗат итеп үзебезне сынарга булдык. Әмма теманы өйрәнгән саен бу мәхәббәт тарихы гына түгел, бу репрессия вакытларына туры килгәнгә күрә, алдау, әләк, исән калырга тырышу, намус, хәтер темалары да калкып чыга. Шуңа безнең персонажлар да өстәлде, сюжет линиясе дә киңәйде. Спектакльдә җәмгысе 18 кеше уйный, хор җырлый. Мирсәй Әмир, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, аларның хатыннары, НКВД тикшерүчесе Усманов – болар барысы да реаль персонажлар. Опера без күз алдына китергәннән масштаблырак килеп чыкты. Кайбер сәхнә күренешләре урысча да бара, башлыча – бу ГУЛАГта булган хәлләр. Миңа кешеләрнең аны ничек кабул итүе мөһим булды. Бер хатын яныма килеп, урысча: "Без бүген барыбыз да бу операдан соң башка кешеләр булып чыгып китәбез, бу кабатлана күрмәсен иде", диде. Бу – мин ирешергә теләгән максат иде.

— Либретто язуның беренче тәҗрибәсе бугай бу сезнең. Нинди кыенлыклар, нинди үзенчәлекләре бар? Тәнкыйтьне күп ишеттегезме?

— Дөрес, бу – беренче тәҗрибәм. Музыка мәктәбендә укыганда инсценировкалар өчен сценарий, аннары кыска либреттолар язгаладым, әмма җитди түгел иде, аннары алар барысы да урыс телендә булды. Ә бу очракта татарча язарга кирәк. Либретто – ул шигъри дә, проза теле белән дә язылган әсәр. Пьесадагы кебек озын текстлар язарга ярамый, ул кыска, аңлаешлы, гади булырга тиеш. Әле композитор да үзгәртергә кирәк дип әйтә, бу яки теге сүзне җырлау авыр, икенчесен табарга кирәк дип әйтә дә яңача язарга кирәк, тагын эзләнәсең, уйлыйсың... Ягъни аның үз спецификасы бар.

Тәнкыйть булды, бу шигърият түгел, татарча да түгел дип тә яздылар, бу темага алыну кызык түгел дип әйтүчеләр булды. Никадәр кеше – шулкадәр фикер. Мин тәнкыйтькә әзер идем.

Без Кави Нәҗми оныклары белән киңәшләштек, алар фатиха бирде. Языгыз, иҗат итегез диделәр. Фәридә ханым да, аның апасы Гүзәл ханым да карады, ошаттылар, бернинди дә каршылык тумады.

Сулдан икенче - композитор Миләүшә Хәйруллина, уртада апалы-сеңелле Гүзәл һәм Фәридә Нәҗметдиновалар, Айдар Әхмәдиев
Сулдан икенче - композитор Миләүшә Хәйруллина, уртада апалы-сеңелле Гүзәл һәм Фәридә Нәҗметдиновалар, Айдар Әхмәдиев

— Бу – документаль әсәрме? Тема кызык түгел дип тәнкыйтьләгәндә нинди дәгъва белдерелде?

— Монда чынбарлыкта булган вакыйгалар шактый, әмма мин аны документалистик дип санамыйм, опера – сәнгать әсәре. Аны шулай итеп кабул итәргә кирәк. Документаль әсәр – ул нәрсә? Ничек бар, шулай күрсәтүме? Документларга гына таянып иҗат итүме? Вакыйгаларны гына күрсәтеп кенә булмый, драматургиянең үз кануннары бар, автор шуңа таянып, кайбер сюжетларны төшереп калдыра, ниндидер персонажны өсти, әсәрдә хронология дә бутала ала. Мәсәлән, Кави операда гел ак күлмәктән, пиджактан йөри, ә чынында язучы гел гимнастерка киеп йөргән дип әйттеләр. Дөрес, Кави Нәҗми әдәбиятны да фронт итеп кабул иткән, хәрбиләрчә киенеп йөргән. Ак күлмәктәнме, караданмы ул, мөһим түгел, монда мәхәббәт, хыянәт итү, кичерү, тәүбә итү, хәтер темасы, гомум кешелек темасы мөһим. Вак детальләргә ул кадәр игътибар итәргә кирәкми.

— Ник нәкъ Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың мәхәббәт тарихы дигән сорау да туа. Бу тема башка татар шәхесләренең дә язмышларында ярылып ята. Мәсәлән, Сталин репрессиясе корбаны булган Кәрим Тинчурин белән Заһидә Тинчурина мәхәббәте. Ире НКВД идәнастында җәзаланып атып үтерелә һәм 10 ел дәвамында аның хатынына бу хакта әйтмиләр, кабере дә билгеле булмый. Хәсән Туфан һәм аның төрмәдән кайтуын көтеп ала алмаган, канын тапшырып иренә ризык җибәреп үзе үлгән хатыны Луиза... Ни өчен Кави Нәҗми темасы? Ягъни, совет чорында ук югары вазифалар биләгән кешегә янә дан җырлау кебек чыга түгелме? Ул систем кешесе буларак, үзе дә шул ук язучылар арасында дошман эзләүгә юл ачкан, бу сәясәтне хуплаган. Ул төрмәгә эләксә дә исән кала, әмма калганнар атып үтерелә, ул хакимият белән "килешүгә" барган кеше буларак кабул ителә. Ягъни Кави Нәҗми – каршылыклы фигура, аңа бүген дә сораулар күп.

100 процент хакимияткә лояль булса да, үзе дә Сталинның балтасы астына эләгә

— Аңлатырга тырышам. Әйе, хәзерге татар җәмгыятендә Кави Нәҗми – каршылыклы фигура дигән караш формалашкан. Сәрвәр Әдһәмова язучы хатыны буларак төрмәгә утыртыла, ире чыгарыла, ә ул ГУЛАГ төрмәләрендә иза чигә. Әйтүе җиңел, ул анда ниләр кичергәнен күз алдына да китереп булмый, әмма иренә мәхәббәт, ихтирам белән каравын дәвам итә. Ничек? Кыюлык, яратуны кайдан тапкан? Кешелеклелек сыйфатларын ничек саклап кала алган? Минем өчен, бәлки, монда төп корбан – ул язучының хатыны. Аның язмышы җәлеп итте. Биографияләрен өйрәнә башлагач, чыннан да, Кави Нәҗминең гамәлләре сораулар тудыра, аның турында төрле фикерләр туа. Менә шул сораулар кызык та. Систем кешесе булса да, 100 процент хакимияткә лояль булса да, үзе дә Сталинның балтасы астына эләгә. Исән калумы, намусны саклап калумы – кешене шушы төп сорау бимазалый. Операда бусы яхшы, бусы начар персонаж дигән әйбер юк. Нәкъ тормыштагы кебек барысында да агы да, карасы да җитәрлек. Драматургиянең асылы да шул, берәр персонажны сайлыйсың икән, ул уңай гына була алмый, ул үзгәреш кичерергә тиеш. Йә әсәр каһарманы кимчелекләрне үзгәртә, йә кимчелекләре колы булып, әхлак ягыннан үзен юкка чыгара.

Кави Нәҗминең йөрәге дәүләткә нәфрәт белән янарга тиеш бер яктан, әмма юк ул аңа хезмәт итә

Кави Нәҗми Сталин сәясәтен тормышка ашыручыларның берсе була. Ул әдәбият өлкәсендә Совет берлегенә каршы язучылар булмаска тиеш дигән фикер әйтеп, аерым иҗатчыларны тәнкыйтьли дә. Аның сүзләренең тәэсире булмый калмагандыр. "Атака" журналының 9нчы санында ул татар язучыларын ике өлешкә бүлә: берәүләрне алдынгы совет иле язучылары дип аера, икенчеләре төшеп калырга тиеш дип яза. Ул – систем солдаты. Әмма ни күрәбез, дәүләткә никадәр тугры хезмәт итсә дә, аны дәүләт чәйнәп өзгәләп ташлый. Кави Нәҗминең йөрәге дәүләткә нәфрәт белән янарга тиеш, бер яктан. Дәүләт аны кыйный, җәзалый, әмма исән калдыра, ягъни, шундый коточкыч басым була. Ә Кави Нәҗми төрмәдән котыла һәм кире шул системга кайта, аңа хезмәт итә. Ни өчен? Нигә? Бу ничек мөмкин? Минем өчен менә бу сорауларга җавап эзләү кызык булды.

— Һәм ни өчен дигән сорауга җавап таптыгызмы? Кави Нәҗми белепме, белмичәме, самимилеге беләнме – аның кулы белән дә башкаларның төрмәгә утыртылуына, атып үтерелүенә сәбәпче булганын аңлаганмы, үкенгәнме? 100 процент тискәре яки уңай персонажлар булмаган дисәгез дә, операда барыбер шагыйрь, язучы аклана дигән хис кала. Яисә бу бүгенге вазгыятькә яраклашумы?

— Операда беркемгә дә бәя бирелми, аклау максаты да куелмый. Дөрес, берникадәр аклау кебек кабул ителәдер, чөнки сәхнә әсәрендә Кави Нәҗми рефлексия кичерүче, уйланучы, фикерләүче итеп күрсәтелә. Чынбарлыкта нинди булган ул – белмим. Кайсыбер фикерләрне аның авызыннан авторлар әйттерә. Мәсәлән, мәхкәмә сәхнәсе бар һәм язучы үзенең соңгы сүзен әйтә. Атып үтерелүен аңлап, бөтенесен әйтеп бирә спектакльдә. Әмма чынлыкта андый кыю адымга бара алганмы? Мин белмим.

Үкенү хисләре, газапларны ничек кичергәнен хатларында бу хакта турыдан-туры әйткән сүзләре юк, әмма аның көндәлекләре дә бар, менә алар җентекле итеп өйрәнелергә тиеш. Төрмәдән исән чыкса да Кави Нәҗми адресына гомер буена аноним хатлар килгән. Хатларда аны каргыйлар, гаеплиләр, куркыталар... Аңа "Син – сатлыкҗан, син генә үлемнән котылып калгансың, башкалар атып үтерелде, төрмәдә черетелде" дип авыр сүзләр язалар. Еллар буена мондый хатлар алу – үзе бер газап. Туганнары да әйтүенчә, Кави Нәҗми гомер буена сират күперен узу травмасы белән яшәгән. Газапланып, исән килеш тә тәмугъта яшәгәндер дип уйлыйм.

Сөргенгә Кави Нәҗми хатыны, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова эләгә. Ул берничә ел төрмәдә иза чигә. Операда шул тарихның бер күренеше
Сөргенгә Кави Нәҗми хатыны, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова эләгә. Ул берничә ел төрмәдә иза чигә. Операда шул тарихның бер күренеше

Бернинди дә вазгыятькә яраклашу юк. Беренчедән, автор теге яки бу персонажның гамәлләрен аңлатырга тиеш. Ул аклау да түгел, ә аңларга тырышу. Бер яклап кына карап теге яки бу кешегә бәяләмә бирә алмыйм, обьективлык та югала. Автор буларак, мин аны тискәре итеп тә күрсәтә ала идем, тәүбәгә килмичә үлеп китүен күрсәтү вариантын да сайлап була иде. Аның хаклы булып калуын да күрсәтә ала идек. Әмма авторларның тамашачыны тетрәндерү максаты да, уйларга этәрү теләге дә бар. Персонаж аркылы кеше үзе дә рефлексия кичерергә тиеш. Ни өчен без мондый халәткә төшкәнбез икән дип уйлануга этәрелүе мөһим. Без аяу булуны уяулыкка кайчан һәм ничек алыштырдык? Без ничек адаштык? Ни өчен бөтен кешедә дошман эзли башладык? Менә бу сорауларга җавапларны эзләгәндә кешеләр дә персонажлар белән бергә бу хисләрне кичерергә тиеш.

Кави Нәҗмине биш тапкыр "расстрел"га чыгаралар

Кави Нәҗмине, дөрес, гаепләп тә була, таш атып та була. Әмма без прокурормы? Безгә андый хокукны кем бирде? Мин, шөкер, ул кичергән газаплар аша узмадым. Аның урынында калсам, нинди адымнарга бара алуымны күз алдыма да китерә алмыйм. Әгәр кыйнасалар, туганымның үлеме белән янасалар, мин башка кеше өстеннән күрсәтмәләр язмас идем дип өздереп әйтә алмыйм. Кави Нәҗмине биш тапкыр "расстрел"га чыгаралар. Бетте, хөкем карары – атып үтерү үтәлә дип кешене мыскыл иткәннәр. Никадәр психологик басым бит. Кеше чыга, гомере белән хушлаша, атам дигәндә пистолет курогына басмый калалар. Шул рәвешле җәзалыйлар. НКВД хезмәткәре аны улын, хатынын ничек үтерәчәген дә ләззәтләнеп, җентекләп сөйли. Ул куркытыла, ул сындырыла, кеше коточкыч сынау уза. Шуңа да аңа 2023 елда хөкем чыгарырга бернинди дә хокукым юк. Теләмим дә. Әмма кешенең теге яки бу гамәлен ни өчен башкара, аны бу адымга нәрсә этәрә – без моны аңларга тырышырга тиеш.

— Төрмәдән могҗиза белән азат ителүен ничек аңлатасыз? Систем аны бөгә: язучы гаепләүләрне таный, бар нәрсәне дә имзалый. Нәрсә бу: исән калу бәхетеме, яки системның капкынында калумы?

— Кешенең исән калуы – бәхет. Әмма систем сине чәйнәп төкереп чыгарган була һәм шул газап белән гомер буе яшисе. Нәҗми исән калып, яңадан Совет берлеге системында эшли башлый, әмма аның ул системнан качу мөмкинлеге, аның сайлау иреге булганмы? Белмим. Операда шундый күренеш бар: төрмәдән чыгып Кави белән Сәрвәр, ниһаять, тимер юл вокзалында очраша, кочаклашып тора һәм шул ук вакытта сәяси тоткыннар белән тулган поезд сөргенгә кузгалып китә. Кави дә, Сәрвәр дә аны күрә һәм Кави: "Халык атасы, бөек Иосиф Сталинга хезмәт итәр өчен, мине коммунистлар партиясе сафларына алуыгызны үтенәм" дигән сүзләр әйтә. Менә бу мине тетрәндерә, кешенең шәхси фаҗигасе бит бу. Яңадан кеше шушы системга әйләнеп кайта икән, бу вәхши системнан ычкынып булмый дигәнне аңлата. Ул вакытта ул систем бөтен яшәеш тармагына үтеп кергән була. Нәҗми җинаятьчеләр, җәлладларга хезмәт итәргә мәҗбүр ителә. Еллар узгач ул Сталин премиясен дә ала. Куанганмы ул аңа? Белмим, ниләр кичергәнен дә аңламыйбыз. Системнан качып булмый икән, бәлки, аңа хезмәт итеп, кеше башкаларга ярдәм итә алырмын дип фикерли ала. Кави Нәҗми, мәсәлән, Фатих Кәримне төрмәдән азат итүгә ирешә. Муса Җәлилнең исемен халыкка кайтаруда да өлеше зур була. Кем белә, бәлки, ул башкаларга да ярдәм иткәндер.

Төрмә газапларын узган ике йөрәк - Кави белән Сәрвәрне Артур Исламов һәм Эльза Исламова уйный
Төрмә газапларын узган ике йөрәк - Кави белән Сәрвәрне Артур Исламов һәм Эльза Исламова уйный

— Режим коточкыч, әмма үзенә хыянәт итмичә калган кешеләр була аламы? Кеше гомере бер генә, бер яктан аны саклап калу да аңлашыла, икенче яктан гомерлек рухи газап кичерү.

Тоткын булсаң да шул чиста намус сиңа ирекле булу бәхетен бүләк итә

— Менә бу сорау мөһим. Операда Самат Бикташев дигән персонаж бар. Бу – уйлап табылган каһарман. Ул – сексот, исән калыр өчен ул күп кешеләрне НКВДга сата. Кешеләрне сатмыйча, куркыныч астына куймыйча кеше булып калу мөмкинме? Шул мөһимме яки ничек тә булса исән калумы? Кайсы юл дөрес? Бу – кешенең диллемасы. Компромис юлыннан бару, килешү – ул четерекле, тайгак, куркыныч юл. Бу очракта кешене кеше иткән сыйфатларын югалтуын сизми дә калырга мөмкин. Бикташев НКВД белән "килешүгә" бара. НКВД аның хатынын үтермибез, ләкин син безгә кем Совет берлегенә каршы булганын әйтеп бирәсең, дип шарт куя. Бикташев сата, күпләр аның күрсәтмәсе белән төрмәгә утыртыла. Ә чынында НКВД җәлладлары Саматның хатынын күптән инде үтергән була. Бу систем кешенең курку, исән калу хисләрендә уйный белә, аны җәзалый. Кешене сындыру җиңел бит ул. Үлемнән күпләр курка, шул үлем куркынычы белән әләкләр языла да. Тик чиста вөҗдан көчлерәк булганда үлем ул кадәр куркыныч булмый башлый. Тапсыз намус – ул үзеңне коткару ачкычы. Тоткын булсаң да шул чиста намус сиңа ирекле булу бәхетен бүләк итә.

— Бу опера бүгенге көндәге хәлләр белән шулкадәр аваздаш, хәтта бу опера ничек чыккан дип шаккаттасың, ягъни анализлый белгән кешегә уйланырга җирлек бар. 1930нчы елларда кебек чит ил шпионнарын эзләү, уйдырмага нигезләнгән карарлар чыгару, әләкләр язу, тамгалауларны бүген дә күзәтәбез. Ничек уйлыйсыз, бу хәлләр ни өчен кире әйләнеп кайтты? Кешеләрнең бер-берсен сатарга, аларның тормышларын пыран-заран китерергә берсенең дә хакы юк, ул чикне чыгарга ярамаганын бүгенге кеше аңлыймы, чамалыймы?

— Бүген халыкта фикерләү, узган тарих белән чагыштыру җитми. Дөресен әйтергә кирәк, без бит ул тарихтан нәтиҗә ясамадык, хәтта ул хәлләрне бик начар беләбез. Тарих кабатланмасын өчен без репрессияләрнең никадәр коточкыч фаҗигагә китергән масштабларын да чамаламыйбыз.

Сталин репрессияләре чорын белгән, ул фаҗигане кичергән кешеләрнең күбесе үлде. Хәтерлибезме без аларны? Ничектер бу хакта хәтер бик зәгыйфь. Ә хәтер җуелса, тагын шул ук хәлләр кабатланырга мөмкин һәм без шуны күзәтәбез дә. Репрессия темасын җентекле өйрәнгән, аны халыкка аңлаткан "Мемориал" хокук яклау үзәге ябылды. "Соңгы адрес" кебек акцияләр була иде, репрессия корбаннары яшәгән йортларда махсус элмә такталары булдырыла иде, бу – кешеләрнең исемнәрен кайтару эше иде. Аны да тыйдылар. Менә бу кешенең хәтерен юк итү максатыннан башкарыла. Искә алмасыннар, белмәсеннәр дип тырышалар.

Көнләшеп "донос"лар язган гап-гади кешеләр дә булган, шуңа монда коллектив гаеп тә бар

Мин бу хәлләр кире кайтыр дип куркам чынында. Гаепне тану, җинаять кылынды дип ихлас тәүбә итәргә кирәк һәм кичерүне сорау мөһим. Репрессия чоры өчен бер Сталин гына гаепле түгел, дөрес, аерым садистлар та бар, әмма аларга ярдәм итә торган, көнләшеп "донос"лар язган гап-гади кешеләр дә булган, шуңа монда коллектив гаеп тә бар. Менә шул барыбызның да гаепле дип тануыбыз, тәүбә итү процессы булмады.

Мин 1990нчы елларда укыдым, демократия, ачыклык вакыты. Өйрән, сөйлә, аңлат балаларга! Тик мәктәптә бу темаларны өйрәнгәнне хәтерләмим, булгандыр ул, өстен-өстен генә узылгандыр. Минем дә карт бабай – репрессия корбаны. Сүз уңаеннан, ул да систем кешесе, хәрби була. Күңеле, йөрәге белән Совет берлегенә хезмәт иткән, гашыйк булган. Баласына да Революция дип исем кушкан. Әмма сөргенгә җибәрелә. Бөтен гаиләсе белән Себергә сөрелә. Карт әбиемнең яңа гына туган баласы сөрген юлында кулында үлә. Ул аны җирли дә алмый, кар астына гына күмәргә мөмкинлек бирәләр. Минем дәү әнинең апасы, 9 яшьлек бала Ворошиловка хат яза, әти-әнисен төрмәдән чыгарыгыз дип яза ул. Хат барып җиткәнме, юкмы – белмим, шулай да карт бабай хатыны, балалары белән Себердән Балтачка кайтарыла. Яшәргә көн бирмиләр, балаларны мәктәптә "халык дошманы" дип мыскыллыйлар. Үзләре дә шул тамга белән җир ала да алмый, йорт та төзи алмый. Берничә елдан соң гына бераз гына иркен сулый башлаганнар. Менә бу – минем гаилә тарихы, ә алар миллионлаган! Тик мин дә, башкалар да бу хакта аз белә. Бу хакта күбрәк сөйләргә, аңлатырга кирәк. Сталин чорындагы сират күперен узучы татар шәхесләренең тарихларын өйрәнергә, әсәрләр күбрәк язылырга тиеш.

Сталин чоры репрессияләре фаҗигасе Кави белән Сәрвәр мәхәббәт тарихы аша күрсәтелә
Сталин чоры репрессияләре фаҗигасе Кави белән Сәрвәр мәхәббәт тарихы аша күрсәтелә

— НКВД җинаятьләрен бүген искә алу мейнстрим түгел, киресенчә, ул большевиклар хакимияте вакытындагы ачлыкны да искә алмаска тырышалар, репрессияләр чорын шулай кирәк булган дигән аклау китте, шулай булса да СССР көчле дәүләт булган дип әйтү гадәткә керә башлады. Һәм Казанда репрессия чорында төрмәдә утырган Кави Нәҗми турында опера чыга. Киләчәктә ничек булыр? Туракламаслармы?

— Бер танышым миңа 2023 елда Казан уртасындагы бинада шушы әсәрне тыңлаганыма ышанмыйм диде. Ничек бар, шулай күрсәттек. Коточкыч җинаять булганмы? Булган. Намус, вөҗдан, дуслыкны кеше бик җиңел югалта алуын да, намусың синең кулда, тәмугътагы тормышта да кеше булып калып була дигәнне күрсәтергә тырыштык. Кемдер ошатмаска да мөмкин, әмма безнең ниятләребез ачык, гомумкешелек темасын халкыбыз узган тарихи вакыйгалар аша күтәрдек. Опера яшәр дип өметләнәм. Мин аның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә күрсәтелүен телим.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG