Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония Русиягә керткән яңа чикләүләр исемлегендә "Ак Барс Холдинг" та бар


Японии премьер-министры Фумио Кисида
Японии премьер-министры Фумио Кисида

Япония хакимияте Русиянең 48 физик заты һәм 74 оешмасының активларын туңдырачагын белдерде.

Мәскәүнең Украинага һөҗүменә бер ел тулу уңаеннан, Япония хакимияте Русиянең 48 физик заты һәм 74 оешмасы, шул исәптән бер банкы активларын туңдыру турында игълан итте.

Чикләүләр исемлегендә Татарстанның "Ак барс" холдинг ширкәте дә бар. Татарстанның иң эре берләшмәләрнең берсенә, аерым алганда, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, Камгэсэнергострой, "Электроприбор" Казан заводы керә.

Татарстанның кайбер ширкәтләре күптән түгел Европа берлеге керткән чикләүләр исемлегендә дә бар. Аерым алганда, чикләүләр Казан җайланмалар төзү конструкторлык бюросы, Казан боралак заводы, КАМАЗ, Яшел Үзән заводы, "Казан боралак заводының ремонт хезмәте"нә каршы кертелде.

Япония керткән яңа чикләүләр исемлегенә Русия саклану министры урынбасары Виктор Горемыкин һәм "Калашников" концерны президенты Алан Лушников кергән. Чикләүләр президентның Дәүләт шурасы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Александр Харичевка, аның урынбасары Борис Рапопортка һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның туганы дип аталган Турпал-Али Ибраһимовка да кертелгән.

Санкцияләр Русия кораллы көчләре баш штабы хезмәткәрләренә һәм Баш штаб каршындагы исәпләү үзәгенә дә кагылган.

Шулай ук Япония хөкүмәте "Союз" федераль үзәгенә һәм "Росэлектроника" холдингына, хәрби-сәнәгать комплексы белән бәйле берничә институтка һәм тикшеренү үзәкләренә кагылган.

"Квант" фәнни-җитештерү берләшмәсенең, "Вымпел" көймәләр төзү заводының, "Радиоавионика" оешмасының да Япониядә активлары табылса, туңдырылачак.

Моннан тыш, санкцияләр "Росбанк"ка һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә каршы да кертелә.

Русия аннексияләгән Кырым, Донецки һәм Луһански "халык республикалары" вәкилләре, шулай ук Украинаның Запорожье белән Херсон өлкәләре өлешләрен аннексияләүгә катнашы булган затлар аерым исемлеккә кертелгән.

Экспорт чикләүләре кертелгән оешмалар да аерым исемлектә урын алган.

25 февральдә Япония премьер-министры Фумио Кисида чикләүләр исемлеген киңәйтәчәкләре турында белдерде. Сүз Русиянең 120 физик һәм юридик заты активларын туңдыру турында барды. Шулай ук Япония Русия сәнәгатен ныгытырдай тауарлар экспортын тыячак, мәсәлән пилотсыз очкычлар өчен детальләрне Русиягә сатмаячак. Гомумән алганда Япониянең чикләүләр исемлекләрендә 900ләп русияле һәм Русиянең 450ләп ширкәте һәм оешмасы бар.

  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, 2022 елның февралендә Япония Русия президенты Владимир Путинга, илнең югары дәрәҗәле вазифаи затларына һәм аларның туганнарына, банкларга һәм оешмаларга каршы санкцияләр кертте. Шул ук вакытта Токио Украинага хәрби һәм һуманитар ярдәм күрсәтәчәген белдерде.
  • Русия тышкы эшләр министрлыгы Япония санкцияләренә җавап итеп, Токио белән солых сөйләшүләрен туңдыруын белдерде. Бу ике илнең формаль рәвештә үзара сугыш хәлендә булуны дәвам итәчәген аңлата. Шулай ук Мәскәү бу утрауларда бергәләп хуҗалык эшләрен җайга салу сөйләшүләрен туктатуын белдерде.
  • Шулай ук Русия Японияне "дус булмаган илләр" исемлегенә кертте.
  • Япония премьер-министры Фумио Касида Мәскәүнең бу гамәлләрен "акылсыз һәм кабул ителмәстәй" дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG