Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәдәният министрлыгы саклану министрлыгы белән бергә агитбригадалар төзиячәк


Русия мәдәният министры Ольга Любимова
Русия мәдәният министры Ольга Любимова

Министр агитбригадаларга керәчәк артистларның исемнәрен һәм коллективларның атамаларын әйтмәде. Шулай да, аның сүзләренчә, бу кешеләр үзләре "катнаштыруны" сорый.

Русия мәдәният министрлыгы саклану министрлыгы белән бергә агитбригадалар төзиячәк. Анда "төрле төбәкләрдән, төрле жанрларда чыгыш ясаучы, төрле яшьтәге" артистлар керәчәк. Бу хакта "Россия-24" каналы эфирында илнең мәдәният министры Ольга Любимова җиткерде.

"Тернәкләнү уза торган егетләр янына барып килергә кирәк, кайдадыр исә зур концерт белән барырга, кайдадыр мәйданда чыгыш ясарга, төбәкләргә барырга", диде ул.

Министр агитбригадаларга керәчәк артистларның исемнәрен һәм коллективларның атамаларын әйтмәде. Шулай да, аның сүзләренчә, бу кешеләр үзләре "катнаштыруны" сорый.

"Ведомости" газеты чыганагы әле былтыр октябрьдә үк, Русия президенты хакимият башлыгы урынбасары Сергей Кириенко кушуы белән мобилизацияләнгәннәргә хәрби әзерлекләр уздырыла торган урыннарга агитация-пропаганда бригадалары бара башлаган, дип хәбәр иткән иде.

Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, мондый бригадалар мобилизацияләнгәннәрнең "сугышчан кәефен күтәрү" белән шөгыльләнергә тиеш булган.

  • Былтыр 21 сентябрьдә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч, "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, сугыш барган фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга тәкъдим иткән иде. Агитбригада чыгышларында үзем дә катнашыр идем дип белдерде ул.
  • Күптән түгел Татарстан мәдәният министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән фетнәчел Луһанскига барды. Республиканың мәдәният министрлыгы аннексияләнгән төбәккә "Әкият" курчак театры артистларын һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблен дә алып барган иде. Театр артистлары Луһански академия курчак театрында "Уймак кыз" ("Дюймовочка") урысча спектаклен күрсәткән. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле исә татар, урыс, беларус халык биюләре биегән, татарча, урысча һәм чуашча җырлар җырлаган диелде.
  • Укрианадагы сугышны хуплаучы татар-башкорт артистлары шактый. Алар мобилизациягә эләгүчеләр каршында җырлый, һуманитар ярдәм җыюны оештыра. Татар-башкорт артистларын хакимият пропаганда коралы итеп куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG