Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда Русия полициясе кырымтатарлардан дроннар турында сораштырган һәм аларга "кисәтүләр" тапшырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар барысы да берничә көн элек “Кырым мөселманнары” эше нигезендә өч кырымтатар тоткарлану уңаеннан күмәк дога кылуда катнашкан булган.

Аннексияләнгән Кырымның Курман (Красногвардейски) районындагы Бүюк Онлар (Октябрьское) бистәсендә Русия куәт оешмалары вәкилләре кырымтатарлардан дроннар турында сораштырган һәм аларга "кисәтү"ләр тапшырган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Әлеге "кисәтү"ләр "киңкүләм рөхсәтсез чараларда катнашуны" тыюга кагылышлы диелә.

Русия куәт оешмалары вәкилләре килгән кешеләр арасында сәяси тоткын Рустем Эмирусеинов һәм Арсен Абхаировның өлкән яшьтәге әти-әнисе, "Кырым теләктәшлеге" хәбәрчесе Куламет Ибраимов, 64 яшьлек Шадие Катык, 61 яшьлек Зера Сативалдиева һәм Юныс Вәлиев бар.

Алар барысы да берничә көн элек "Кырым мөселманнары" эше нигезендә өч кырымтатар тоткарлану уңаеннан күмәк дога кылуда катнашкан булган.

Шул ук көнне кисәтүне сәяси тоткын Эмиль Зиядинов яшәгән йортка, аның гаиләсенә дә китергәннәр, ул үзе берничә ел тоткында һәм 17 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

"Полиция хезмәткәре Эмиль Зиядинов белән сөйләшәсем килә дигән. Әнисе моның мөмкин булмавын әйткән. Полиция вәкиле сәбәбен сораган, әнисе улын төрмәдә дигән. Полиция борылып китеп барган", дип сөйләгән сәяси тоткынның хатыны Элвие Зиядинова.

Кисәтүләрне сәяси тоткын Рустем Эмирусеиновның әти-әнисе Решат һәм Зура Эмирусеиновларга да китергәннәр. Ана кеше сәламәтлеге начар булу сәбәпле полиция янына чыга алмаган диелә.

"Очкычлар, дроннар очканын күрдегезме, ди. Әйе, очкычлар оча, калганын белмим, дидем. Аннан соң сезнең янга "махсус операция"гә каршы үгет бирергә киләләрме дип сорадылар", ди Решат Эмирусеинов.

Полиция үзләре янына өлкән яшьтәге Зуре Эмирусеинованың да чыгуын теләгән.

"Хатының чыксын, диләр. Ул каты авырый, йөри алмый, дим. Тәрәзә янына килсен дип, ишегалдына кермәкче булдылар. Тик мин аларны ишегалдына кертмәдем, чөнки ул үзен начар хис итә һәм аңа борчылырга ярамый", ди Решат Эмирусеинов.

"Кырым теләктәшлеге" хәбәрчесе Куламет Ибраимовка "кисәтү"не теркәлгән урынына китергәннәр, журналист үзе башка җирдә яши. Полиция янына аның абыйсы чыккан. Тапшырылган документта "киңкүләм рөхсәтсез чараларда" катнашмаска кушылган. Шулай ук полиция хезмәткәрләре бистә өстеннән нинди дә булса пилотсыз очкыч очып узмадымы дигән сораулар биргән.

"Бу кисәтүне Кырымда бәясез журналистик эшчәнлеккә чираттагы мәртәбә басым ясарга тырышу дип саныйм, чөнки без 2014 елдан бирле монда булган хәлләрне яктыртабыз. Миннән тыш, тагын алты гаиләгә килгәннәр. Бу мине берничек тә туктатмый, журналистик эшчәнлегемә дә йогынты ясамаячак", дигән Куламет Ибраимов.

  • Элегрәк мондый кисәтүләрне күпчелек кырымтатарларга тапшырганнар иде инде, алар арасында Мәҗлес әгъзалары да, активистлар да, хокук яклаучылар да, "Кырым теләктәшлеге" хәбәрчеләре дә бар иде. Хокук яклаучылар моны психологик басым ясау ысулы дип саный.
  • 2022 елның августыннан башлап, Кырымда һәм Акъярда көн саен диярлек шартлау тавышлары ишетелә. Русия хакимиятләре моны "украин пилотсыз очкычларына" ату һәм "һава һөҗүменә каршы ситемның эшләве" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG