Accessibility links

Русия басып алган төбәкләрдә украин теле махсус дәреслекләр белән укытылачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Мәскәү шундый дәреслек әзерләү белән шөгыльләнә. Ул балаларда “Русия традицион кыйммәтләре” формалаштырырга тиеш булачак.

Русиядә оккупацияләнгән төбәкләрдәге мәктәпләрдә украин телен укыту өчен махсус дәреслек булдырмакчылар. Бу хактагы дәүләт килешүе белән "Можем объяснить" Telegram-каналы танышкан. Бу – бары тик украин телендә укуын дәвам итергә теләүче 5-9 сыйныф балаларына гына каралган дәреслек булачак.

Техник бурычлардан күренгәнчә, дәреслек "укучыларда Русия традицион кыйммәтләре формалаштырырга" тиеш булачак.

Моннан тыш дәреслекләрдәге биремнәр мәктәп укучыларында сивил карашлар булдырырга тиеш диелә. Китаплардагы рәсемнәрнең дә Русия белән бәйле эчтәлектә булуы зарур. Дәреслек Русия Конституциясенә ярашлы булырга тиеш. Аны әзерләү 8,5 миллион сумга төшәчәк.

Украин теленнән дәреслек әзерләү ниятләре турында былтыр июльдә мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, бу дәреслек фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"нда һәм башка басып алынган җирләрдә кулланылачак.

"Укучыларга ата-аналары һәм укытучылары карары белән украин телен ана теле буларак алга таба да укырга мөмкинлек биреләчәк", диде Кравцов һәм украин телен беркем дә тыймаячак, дип искәртте. Мөгаен, украин телен хәзерге вакытта Русиянең милли төбәкләрендә милли телләрне укыткан рәвештә укыту оештырылыр.

  • 2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада Русия президенты Владимир Путин урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушты. Шуннан соң Татарстанда һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды — урыс булмаган халыклар үз телләрен балаларына мәктәптә шыпырт кына өйрәтеп ятмыймы, янәсе. Республикаларның дәүләт телләре статусы юк дәрәҗәсенә калды.
  • 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.
  • Узган ел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG